Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Авыл төзеклеге – халыкның тырышлыгы нәтиҗәсе

Иске Тәрбит авыл җирлегендә узган отчет җыелышыннан авыл язмышы өчен җан атып яшәүчеләрнең күп булуына инанып кайттым.

Аларны шәхси мәсьәлә­ләр түгел, авылларының, елга буйларының чисталыгы, Ырым елгасының ярларын ныгыту, юлларны, күпер тирәсен төзекләндерү, язгы юл өзеклеге вакытында урамнарда техника йөрт­мәү, хуҗасыз этләрнең күплеге, Соравылда асыл­малы күпер төзү, яшьләрне авылда калдыру, ветеринария табибы булмау кебек мәсьә­ләләр борчый. Авылда төрле җаваплы урыннарда эшләп лаеклы ялга чыккан Петр Башурин мәдәният йорты төзү проблемасын күтәреп чыкты. Чынлап та, 2003 елда янгыннан юкка чыкканнан соң, Иске Тәр­бит­тә мәдә­ният йортын мәк­тәпнең иске ашханәсе бинасына урнаштырдылар. Бөтен мәдәни чаралар, киңәш­мә­ләр шунда узды. Әлеге җыелышта катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, быел республикада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән "Авыл клублары" программасы тормышка ашырыла башлавы турында хәбәр итеп, бәлки Иске Тәрбиттә дә шушы программа тормышка ашырылыр, диде. Һәрхәлдә район җитәкчелеге моның өчен тиешле чаралар кү­рәчәк. Авылдагы фельдшер-акушерлык пунктының да иске, салкын булуыннан зарландылар. Фельдшер Галина Медова, эш шартларының тиешенчә булмавына карамастан, хезмәт вазифасын намус белән үти. Флюорография узу күр­сәт­кече дә 100 процентка якын. Медикны авылдагы демографик хәл борчый, гаилә коручылар аз, былтыр ике генә бала туган, вафат булган 14 кешенең күбесенең үлемендә аракы сәбәпче икәнлеген дә яшермәде. Авыллардагы сәламәтлек учреждениеләрен капиталь ремонтлауга хәзер ил күләмен­дә игътибар бирелә баш­лады. Татарстанда да "Та­­тарстан Республикасында 2011-2012 елларда сәләмәтлек саклауны модернизацияләү" программасы тормышка ашырыла. Бәлки шундый программалар фельдшер-акушерлык пунктларын яңартырга мөмкинлек бирер. Өметне өзәргә ярамый. Авыл халкының тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән программалар да элек юк иде бит, хәзер инде ул мөмкинлекләр­дән файдаланмаган кешеләр сирәк.

Иске Тәрбиттә авыл җирлегендә дә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үсте­рүгә субсидияле кредитлар алалар, былтыр 14 кеше "Үзмәшгульлек" программасына кергән. Авыл апалары дәүләткә 225 мең 938 литр сөт тап­шыр­ган, моның өчен аларга 1 миллион 505 мең сум ак­ча түләнгән. Хуҗалыкларында мал асраучылар ит сатудан өч миллион сумга якын керем алган. Авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев чыгышыннан күренгәнчә, былтыр җәй айларында су трассалары ремонтланган, колонкалар да өлеш­чә сафка бастырылган. Яңа ел алдыннан тагын өч су колонкасы сатып алганнар. Кизләүләрне тө­зек­ләндерү буенча да эш алып баралар. Соравылда клубка яңа кочегарка төзелгән. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турында да эшлекле сөй­ләшү булды. Иске Тәр­биттә 2008 елда ачылган янгын сүндерү посты җи­тәкчесе Сергей Тимофеев чыгышында җирлектә яшәүчеләрнең бердәмлеге тагын да ачык чагылды. "Бездә янгын сүнде­рү машинасын күрүгә, авыл халкы чиләген күтәреп машина артыннан чаба башлый, башка төбәк­ләр­дә безнең эшләгәнне кү­зәтеп торалар", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Тәрбит авыл җирлеге