Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Безне Урсакта да яраталар

Зур Урсак авылына эш сәфәре белән килгәч, почта бүлекчәсенә кагылмый булдыра алмадык. Район үзәгеннән читтә, Апас чигендә урнашкан авылда «Кайбыч таңнары»н ничек укыйлар, дигән сорауга җавап алу иде.

Зур Урсак почта бүлекчәсе начальнигы Гөлназ Ну­риева сүзләренә караганда, хәзерге вакытта биредә "Кайбыч таңнары"н 128, рус телендәге басмасын 28 язылучы өе­нә алдыра икән. Ни шатлык, бүлекчәгә килеп кергәндә почта хезмәткәрләренең нәкъ менә безнең газетаның яңа гына кулларына килеп иреш­кән чираттагы саны белән танышып утырулары иде. "Газет-журналлар килүгә иң беренче эш итеп район газетасын укып алабыз, андагы яңалыклар белән танышабыз. Авылдашларыбыз да көтеп ала, Кайбычның җанлы тормышын яктыртучы бас­ма аларның да якын дусты", - диләр алар. Зур Урсак авылына хезмәт күрсәтүче Алия Мөхәм­мәтҗанова, Имәле Башында почта таратучы Зөлфия Галиева һәм ин­де 12 ел Чүкри Алан поч­тальоны булып эшләүче Роза апа Галиева белән хезмәтләренең җаваплылардан булуы хакында да сөйләшеп алдык. Җил­ме-яңгырмы, буранмы-салкынмы - газета-журналлар, пенсия-субсидияләр адресатына вакытында барып җитсен өчен тырыша алар. 2013 ел­ның беренче яртыеллыгына матбугатка яздыру кампаниясен дә башлап җибәргәннәр. Эшне тиз тотарга уйлыйлар: алдан куелган план буенча декабрьгә кадәр газет-журналларга яздыруны тә­мамларга кирәк. Әле хә­зер дә авылларда почта бүлекчәсе тормыш кайнаган урыннарның берсе булып кала бирә: сәүдә ноктасы да ул, матбугат учагы да, хат-телеграмма җибәрү, акча алу урыны да, торак-коммуналь хез­мәтләргә түләргә дә бирегә киләләр. План буенча 2013 елның беренче яртыеллыгына районда 12 мең данә газета-журналга яздыру күздә тотыла. Район почта элемтәсе бүлегеннән алынган мәгъ­лүматларга караганда, хәзерге вакытта планның 30 проценты үтәлгән. Гадәттәгечә, яздыруның "урак чоры" ноябрь ахыры-декабрьгә туры килә­чәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зур Урсак «Кайбыч таңнары»