Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Борындык балалары җәйге матурлыкны “ташка басты”

Мәдәният йорты каршындагы мәйданда асфальт аллы-гөлле чәчәкләргә, кояш нурларына күмелде, челтер-чишмәләргә, тауларга, кош-кортларга "баеды". "Кояшлы җәй" дип аталган рәсем бәйгесендә катнашучы балалар, фантазияләрен эшкә җигеп, төсле акбурлар ярдәмендә иң күңелле ел фасылының матурлыгын ташка күчерде.

- Иртә белән көннең болытлы булуын күргәч, кәефем кырылды. Балалар хакына кояш чыгуын теләп эшкә килдем, - ди бәйгене оештыручыларның берсе, китапханәче Алсинә Тимершина. Бәхеткә, теләкләре кабул булган: рәсем ясап мәш килгән арада кояш чыгып алса да, бәйге тәмамлануга ук яңгыр сибәләргә тотынды!

Китапханәче Алсинә Тимершина белән мәдәният йорты мөдире Ләлә Ярхәмова сабыйлар өчен менә дигән бәйрәм ясады! "Алар кечкенә вакыйганы да бәйрәмгә әверелдерә. Ике сәләтленең осталыгы бергә кушылгач, бездә үткән һәр чара әнә шулай күңелле уза!" - диештеләр авыл апа-әбиләре. Алар оныклары өчен җан атарга килгән. Әнә, Зәйтүнә апа Гарәфиева оныгы Илнараның яныннан да китми, киңәшләрен биреп тора. Илшат рәсемендә Борындык тауларын сурәтләгән.

- Ә Зөя елгасын ник сурәткә төшермәдең? - дип кызыксындым.

- Безнең Зөя зур бит ул! Аны монда гына сыйдырып булмас дип уйладым! - диде тапкыр егет.

Аның каравы, янәшәдә генә тырышып-тырышып рәсем ясаучы Гүзәл Зөянең зурлыгыннан куркып калмаган - зәңгәрсу тасма өстендә энә каракларына кадәр сурәткә төшерергә онытмаган!

Казаннан әбисенә кунакка кайткан Адилә исә яшел болынлык уртасына капка да ясап куйган.

- Болында агачлар үсә, кошлар сайрый, ә менә бу капка - безнең Сабантуй мәйданына керү урынындагы, - дип аңлатты ул үз рәсемен.

Борындыкта туып-үскәнме, читтән кунакка гына кайтканмы - һәрбер бала авылның матурлыгын, ямен сурәтләргә омтылды. Шуңа да аларның һәрберсенә матур китаплар бүләк итте Алсинә белән Ләлә апалары. Сөенүләрен күрсәгез! Җәйнең шушы көнен озак онытмас әле алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Борындык балалары җәйге матурлыкны “ташка басты”