Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

«Чиста су» программасы – гамәлдә

Авылларга су кертү узган гасырның җитмешенче еллар башында башкарылган иде. Хәзер бу суүткәргечләр әле бер, әле икенче җирдән тишелеп, су белән тәэмин итүдә тоткарлык тудыра. Мәсьәләне хәл итүдә "Чиста су" программасы ярдәмгә килә.

Аның нигезендә районның кайбер авылларында суүткәргечләр алыштырылды, яңалары сузылды. Программа Салтыйган халкында да кызыксыну уяткан. Алар шушы мәсьәлә белән авылдашлары, ТР Югары Советы депутаты Рафил Ногмановка мөрәҗәгать иткәннәр. Сөйләшүдән соң боз урыныннан кузгалган. Тумышы белән Кошман егете булган Габделхак Садыйков җитәкчелегендәге "Азамат" җәмгыяте бу эшкә алынган. Салтыйганлылар Радик Камалов җитәкчелегендә биш кешене бер­ләштергән бригада төзе­гән­нәр. Бәхеткә, эксковаторчы, полиэтилен торбаларны эретеп ябыштыручы да үз араларында табылган. Бригада авыл буенча 3020 метр озынлыкта торба салган, 9 су колонкасы, янгын сүнде­рү машиналары су ала алсын өчен дүрт гидрант урнаштырган. Авыл янындагы ике чишмәне чистартып, тимер-бетон боҗралар урнаштырганнар, ике чишмәдән суүткәргеч аша су махсус савытка җыела, аннан насос ярдәмендә 50 метркуб сыйдырылышлы, Рож­нов­ский системасындагы башняга тутырыла. Хә­зер­ге вакытта бригада чишмәләр, башня тирәләрен җыештыру, тирәсен тотып алу белән шөгыль­ләнә. Яңа суүткәргеч системасын 15 август­та файдалануга тапшырырга ниятлиләр.

Рафил Ногмановның туган авылы өчен башкарган игелекле эшләре моның белән генә чиклән­ми, аның тырышлыгы бе­лән авыл урамнарына таш юл салынган, якын киләчәктә рус урамына да түшәлер дип көтелә. Бу эшләрне Фәр­гать Сибгатов җитәкчелегендәге "Агрохимсервис" берләшмәсе башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Чиста су” программасы