Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Иске Тәрбиттә – яңа медпункт

Иске Тәрбит авылында модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасына авыл халкы гына түгел, тирә-күрше авылларда яшәүчеләр дә, район үзәк сырхауханәсенең медицина хезмәткәрләре дә, барлык фельдшерлар да килгән иде.

Азнакайдагы "Нефтемаш" заводында эшлән­гән беренче медицина ярдәме күрсәтү пункты заманча җиһазландырылган, авыруларны кабул итү бүлмәсе, процедура кабинеты бар, биредә як­ты, иркен, санузел эшли. Бу көнне халык күптән көт­кән иде инде, чөнки иске медпунктта кыш айларында гына түгел, җә­ен дә салкын иде. Кышын биредә авырулар да, медицина хезмәткәрләре дә пәлтәдән утырган. Район башлыгы Альберт Рәх­мәтуллин да үз чыгышында шулай диде:

- Әлеге авылның проблемалары миңа барыгызга караганда да яхшырак таныш, чөнки тугыз ел буена бу якларда эре агрофирма белән җитәкчелек иттем. "Кайчан бездә дә яңа медпункт булыр икән?" дип авыл кешеләре миңа еш мөрәҗәгать итте. Иске Тәрбит - районнан шактый ерак урнашкан авылларның бер­се. Турминскийда участок сырхауханәсе, Зур Подберезьеда амбулатория ябылгач, медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләсе кискенләште. Бәхеткә, республикада сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү буенча программа эшли башлады һәм аның нигезендә бер ай эчендә диярлек шушы объект сафка басты.

Биредә бу авыл халкы гына түгел, күршеләр дә дәвалана ала. Телиләр икән, авыл белән чиктәш Чувашия Республикасыннан да килә алалар. Иске Тәрбиттә хәл итәсе мәсьә­ләләр бар әле. Киләчәк планда яңа клуб төзү, юл­лар салу карала, демографияне күтәрергә кирәк. Боларны тормышка ашыру өчен эш темпларын тиз­ләтү мөһим. "Гөбенә" агрофирмасының Иске Тәр­бит филиалында терлекчелек продукциясе җитештерү буенча күр­сәт­кечләр районда иң югарысы. Калганнар да мондагы кебек хезмәтне яратсалар, тормыш күпкә яхшырыр иде. Барыгызны да бүгенге истәлекле көн белән котлыйм, ныклы сәламәтлек телим. Медпунктка авырып си­рәгрәк килегез, ә авыруларны профилактикалау мәсьәләләре буенча ешрак мөрәҗәгать итегез. Сәламәтлек турында чирли башлагач кына түгел, ә алданрак кайгыртырга кирәк.

Район башлыгы төзелеш­кә керткән өлешләре өчен Иске Тәрбит авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеевка, авыл клубы мөдире Михаил Герасимовка, "Гөбенә" агрофирмасы директоры урынбасары Фердинат Уткинга Рәхмәт хатлары тапшырды. Тантанада чыгыш яса­ган район үзәк сырхауханәсенең баш врачы Газимагомед Магомедов, ветераннар Советы рәисе Галина Семенова, авылда яшәүче Петр Башурин, Николай Иванов, Петр Семенов һәм башкалар кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен Татарстан Республикасы Хө­күмәте, ТР Президенты, район җитәкчелегенә рәхмәтләрен белдерде­. Юллар, мәктәпләр, клублар, фельдшер-акушерлык пунктлары авыл халкына һава кебек ки­рәк. Алардан башка авыл сүнә. Сәламәтлек саклау системасы ветераннары Людмила Симушкина, Альберт Симушкин, Федосия Горшкова-Тимофеева, Римма Богатырева, Анна Морозова, Ульяна Шустракова, Мария Павлова, Александра Гуслина, санитарка Агрепина Симушкина адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады. Хәзер биредә фельдшер булып эшләүче Галина Медовага аерым рәхмәт сүзләре әйтелде. Бар да аның тизрәк савыгуын тели, ФАП ачылган көнне ул сырхауханәдә дәвалана иде. Әлегә авыруларны яңа ФАПта Соравылдан Нина Сидорова кабул итә. Үз­лә­рен медицинага хезмәт итүгә багышлаган кеше­ләр фидакаръ җаннар алар. Авырулар сәламәтлеген кайгыртып, еш кына үзлә­ре турында онытып та җибәрәләр. Авыл фельдшерларына җиңел булмаган шартларда эш­ләр­гә туры килә, ә модульле фельдшер-акушерлык пунктлары эш шартларын яхшыртуга ясалган зур адым ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Тәрбит авылында модульле фельдшеракушерлык пункты