Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Корноухово фельдшер-акушерлык пунктын ремонттан соң танырлык та түгел

- Газетага минем турыда язарга кирәкме икән соң? Хезмәтемне яратып башкарам, башкалар да шулай эшлидер, - дип каршы алды безне Корноухово авылындагы фельд­шер-акушерлык пункты фельдшеры Ольга Кузенкова газета хәбәрчеләре икәнлегебезне белгәч.

Ульянково авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундурова авыл фельдшерының тыйнак булуы турында алдан ук кисәтеп куйган иде инде. "Безнең Ольгага артыгы белән бишле куярга кирәк, - ди­ләр аның турында Кор­ноу­хово, Победа авыллары һәм Воскресенский поселогында яшәүчеләр. Бу авыллар халкына Ольга Кузенкова егерме еллап хез­мәт күр­сәтә инде. Төрле авылларга йөреп эшләргә туры килсә дә, авырлыклардан курыкмый ул. Һава торышы нин­ди булуга карамастан, һәрвакыт авырулары яны­на ашыга. Тәүлекнең кайсы гына вакытында шалтыратмасыннар - көндезме, төнлә­ме, беркайчан да юлга чыкмыйча калганы юк. Корноуховодан Воскресенский - өч, Победа ике чакрымнан ераг­рак урнашкан. Кышкы бураннар вакытында юлларны кар көртләре баскач, Ульянково аша унберәр чакрым юл узган чаклары да бар.

- Авыл халкы белән даими элемтәдә торырга тырышам. Хроник авырулардан да дарулары бар­мы икәнлеген гел сорашам. Булмаса, район үзә­гендәге аптекадан алып кайтып бирәм, шулай үзебезчә хәлдән чыгабыз. Гыйнвардан кәрәзле элемтә начаррак эшли башлады, бу нәрсәгә бәй­ле икәнлеген белмибез, - диде фельдшер. - Өлкән буын кешеләре кан басымы белән ешрак авырый. Минем участокта ташламалы нигездә дарулар алучы, ягъни, соцпакеттан файдаланучы 21 кеше бар. Аларның күбесенә даруларны мин алып кайтам. Бездә узган ел дүрт сабый дөньяга аваз салды, өлкән яшьтәге биш кеше вафат булды.

Ул үзе тумышы белән Корноухово авылыннан. Олы Подберезье мәктә­бен тәмамлаганнан соң, Яшел Үзән шәһәренә шәфкать туташы һөнәрен үзләштерергә китә. Кулына диплом алгач, башка иптәш кызлары кебек шә­һәрдә каласы килмәгән аның, туган авылына кайткан. Сөйгән яры да күр­ше авылдан гына булып чыга - Победа авылыннан Сергей Кузенковка кияүгә чыккан. Гомер агышлары сизелми дә шул, инде балалары да буйга җиткән. Олы уллары Алексей белән киленнәре Юлия өч ай элек кенә дәү әни белән дәү әти иткән үзләрен: онык бүләк ит­кәннәр. Юлия каенана-каенатасы белән яши, ә Алексей Калининград шәһәрендә хәр­би институтта укый, аны быел тәмамлый. Кече уллары Роман - хуҗалык агрономы. Ольганың тормыш иптәше Сергей мәктәп автобусында балалар йөртә. Уңган хуҗабикәнең өендә дә тулы тәртип, эш урыны да ялт иткән.

- Узган ел безнең фельдшер-акушерлык пунктында ремонт ясалды, эш шартларыбыз күпкә яхшырды, иң мөһиме - авы­руларга уңайлы, - дип шат­лыгы белән уртаклашты Ольга Александровна. - Элек уңайлыклары булмаган зур бер бүлмәдә эшләгән булсак, хәзер процедура, кабул итү, чират көтеп тору бүл­мәләре аерым. Яңа суыткыч та бирделәр, тумбочкалар һәм шкафларны Олы Подберезьедагы врач амбулаториясеннән алып кайттым.

Авыл фельдшеры диспансеризация үтәргә ти­ешле кешеләрнең аны вакытында үтүләре турында да кайгырта. 2014 елда аның участогындагы 38 кешенең 11е район сырхауханәсендә тикшеренеп кайткан инде. Участогы артык зур булмаса да, эше җитәрлек аның. Язмышына да рәхмәтле ул. Ольга өчен иң зур бә­хет - үз-үзең һәм әйләнә-тирәңдәгеләр белән гармониядә яшәү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев