Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Машиналарга туктау өчен махсус урыннар төзелә

Районда төзекләндерү эшләре уңышлы дәвам итә.

Казан шәһәреннән Валерий Козлов җитәкчелегендәге юллар төзү, ремонтлау буенча җаваплылыгы чикле җәмгыять төзүчеләре Кайбычта инде бишенче елын шөгыльләнә. Төзелеш участогы начальнигы Николай Тимофеев бригадасының максаты - эшне сыйфатлы итеп башкару. Быел ай ярым вакыт эчендә алар Олы Кайбычның Карлы, Яр буе урамнарында таш, Спорт, Тукай урамнарында асфальт юл салган, каты көнкүреш калдыклары түгү өчен контейнерлар мәйданчыкларын асфальтлаган. Җәмәгатьчелек үзәге янында "Автомобильләр туктатырга ярамый" дигән юл билгесе торуга да карамастан, кайберәүләр моны инкарь итте. Бу әлеге урыннан үтеп йөрүче машиналарга кыенлыклар тудырды. Иртәнге сәгатьләрдә "Миләшкәй" балалар бакчасы яны да машиналар белән тула иде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин инициативасы белән әлеге бригада район үзәк сырхауханәсе, район электр элемтәсе узелы, "Миләшкәй" балалар бакчасы каршында автомобильләр кую өчен тукталыш урыннары булдырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзекләндерү