Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Олы Кайбыч мәктәбендә физик мөмкинлекләре чикле укучыларга уңай шартлар тудыралар

Республикада "Уңайлы мохит: 2011-2015 еллар" программасы уңышлы эшләп килә. Бу юнәлештә безнең районда да максатчан эш алып барыла.

Программа кысаларында коляскалы инвалидларга, физик яктан мөм­кин­лекләре чикле кешеләргә социаль-мәдәни оешма-учреждениеләргә, күпкатлы йортларга пандуслар кую күздә тотыла. Хәзерге вакытта әлеге программа нигезендә Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбендә эш алып барыла. Капиталь ремонт үткәрелгән бу мәктәптә белем алу өчен бөтен шартлар да тудырылган.

- "Уңайлы мохит" программасын тормышка ашыру буенча төзеклән­дерү эшләре бездә 18 мартта башланды. Коляскада гына утыручы инвалидларга мәктәпкә, ашханәгә, китапханәгә, спорт залына керү, мәктәп буенча хәрәкәт итү, беренче каттан икенче катка кү­тәрелү өчен махсус уңайлыклар тудырылачак. Хә­зер төзүчеләр санузел бүлмәсен үзгәртеп кору белән шө­гыльләнә. Безнең мәктәптә церебраль параличлы бер генә бала укый. Бәхеткә, ул үз ая­гында йөри, аның өчен мәктәптә уңайлыклар тудырырга тырышабыз. Авыру кызны классташлары да хөрмәт итә, һәр­даим ярдәм итә. Укучыларның шулай бер-берсенә игътибарлы булуларына шатланам. Укытучылар кайбер фән­нәр­дән аны аерым укыта. Мәктәп логопеды Ну­рия Сафина да бар осталыгын җи­геп кыз белән шө­гыльләнә, - диде мәктәп директоры Алия Биккулова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч мәктәбендә физик мөмкинлекләре чикле укучыларга уңай шартлар тудыралар