Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Почта хезмәте авыр да, җаваплы да

Авылда яшәүче һәр кеше яхшы белә: почтальонның хезмәте бер дә җиңел түгел. Элегрәк алар газета-журналлар, хат-телеграммалар, тарату, пенсия өләшү белән генә шөгыльләнсә, хәзер боларга әллә никадәр эш өстәлде.

- Хезмәтем авыр дип зарлана алмыйм, чөнки яратып башкарган эш кы­ен була алмый. Безне һәр йортта шатланып кө­теп алалар, димәк, халык өчен кирәкле эш башкарабыз. Почтальон эшенең җаваплы булуы бе­лән килешмичә мөмкин түгел. Матди җаваплылык бездән төгәллек, намус таләп итә. Үземә җиткерелгән планны беркайчан да үтәмичә калганым юк, - ди Бәли авылы халкына алтынчы елын почта хезмәте күрсәтүче Рената Клишева.

Рената Ризаевна, Колаңгы почта бүлекчәсендә корреспонденцияләр алгач, иңсәсенә зур сумкасын асып, башта "Кайбыч балык хуҗалыгы" на юл тота. Анда шушы оешмага почта китерә һәм биредә яшәүче өч гаиләгә хезмәт күрсәтә. Монда эше төгәлләнгәч, Бәлигә кайта һәм 99 хуҗалыкка почта тарата. Гел җәяү йөрергә туры килсә дә, почтаны тоткарлыксыз өләшә. Ташкент якларында туып-үскән кыз безнең як табигатенә яраклашкан инде, салкыннардан курыкмый. Җәй көннәрендә ике кечкенә улы да аңа ярдәм итә.

Рената кебек үз эшен тө­гәл башкаручы хат ташучылар күп бездә. Хөр­мәт­ле укучыларыбыз! Ә сез үзегезнең авыл почтальоныннан канәгатьме? Без үзебез аларның хезмәтен тиешенчә бәяли беләбезме? Шул хакта хатларыгызны редакциягә юл­ла­сагыз иде. Сез­дән кил­гән хатлар буенча районның иң яхшы хат ташучысын билгеләячәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев