Рәхәтләнеп күңел ачтык
12 июньдә Ябалак авылында Сабантуе шаулап-гөрләп узды.
Район башлыгы исеменнән халыкны бәйрәм белән котлап, район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова чыгыш ясады. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина, "Заволжье" җәмгыятенең "Ябалак" филиалы управляющие вазифаларын башкаручы Илшат Хамматов урак батырларына, терлекчеләргә иң изге теләкләрен җиткерде. Мәйданда ук мул итеп табын әзерләнгән иде, теләгән һәркемне самовардан кайнар чәй белән сыйладылар. Механизаторларны, терлекчеләрне бүләкләгәннән соң, мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерт номерлары белән чыгыш ясады, "Заволжье" җәмгыятенең "Ябалак" филиалы савымчысы Илгиз Борһанов халыкны матур җырлары белән ял иттерде. Балалар һәм өлкәннәр бергәләп төрле халык уеннарында катнаштылар, җигүле атларда йөрделәр. Кече Кайбыч авылына Яшел Үзән шәһәреннән кунакка кайткан Рөстәм Заһидуллин (рәсемдә) санаулы секундларда колга башына менде һәм әтәчне алып төште. Ябалактан Алинә Салаватова авыш колгага бик оста менде. Аңа да әтәч бүләк ителде. Тиздән Сабан туеның абсолют батыры исеме дә яңгырады: бу исемгә Кече Кайбычтан Ильмир Гашигуллин лаек булды. Сабан туе дискотека белән дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев