Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Шахталарда узган яшьлеге

Бәли авылында яшәүче Анна Антоновага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Шул уңайдан аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы тапшырылды. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова Анна Григорьевнага район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның тәбрикләү сүзләрен дә җиткерде, бүләген дә бирде.

Кайбыч Анна Антонова өчен бөтенләй ят төбәк. Чиләбе өлкәсендә туып-үсеп, шунда яшәгән, эшләгән әбинең Бәли авылына кайтып төпләнүенә әле җиде генә ел. Лаеклы ялга чыкканчы төрле горнизоннарда хәрби булган кияве Николай Клишев шушы авылдан аның. Анна Григорьевнаның бердәнбер кызы Валентина Александровна белән илебезнең төрле төбәкләрендә эшләгән кияве олыгайган көннәрендә туган авылына күченеп кайтырга уйлаган. Туган җирнең тарту көче көчле шул ул. Бәлидә йорт сатып алганнар, бүген шунда өчәү бергә гомер кичерәләр. Чын авыл тормышы белән яшиләр алар. Баштагы елларда сыер да асраганнар, хәзер кәҗә тоталар, бакчачылык белән яратып шөгыльләнәләр.

Туксан яшьлек Анна Антонова җәй айларында күп вакытын саф һавада үткәрсә, көз-кыш айларында өйдән бик чыкмый. Яшьлегендә ут чәчеп торган, эшкә батыр булган әбинең сәламәтлеге мактанырлык түгел шул. Озак еллар буена шахтада авыр эш башкарып, ярты сәламәтлеген җуйган ул. Колагының начар ишетүе дә шахтада булган һәлакәт нәтиҗәсе. Кызы белән киявенең кайгыртуын, Чиләбедә яшәп калган оныкларының хөрмәтен тоеп яши ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәли авылы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин