Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ул Шәүкәт абыйның илһамчысы иде

Фәридә апа Һидиятуллинаның исеме район гәҗите белән тыгыз элемтәдә торучы, аның белән дустанә мөнәсәбәттә булучы укучыларыбызга яхшы таныш. Ул яшь буын каләм тибрәтүчеләргә дә чит түгел.

Олуг шагыйребез, редакциябезнең якын дусты, сугыш елларында "Колхоз бригадасы" исеме астында чыккан Кайбыч районы гәҗитенең баш мөхәррире Шәүкәт Галиевның хатыны буларак, яшь хәбәрчеләребезне үз иткән киң күңелле искиткеч гади зат иде ул. Кошман, Олы Кайбыч авыллары халкы Фәридә апаны мөгаллимә буларак та белә. Ул яшьлегендә Кошман мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы буларак хезмәт куйган, соңрак, Шәүкәт абый белән гаилә коргач, Кайбычта яшәгәннәр, Җәмил белән Җәмиләләре Кайбыч бала тудыру йортында дөньяга килгән. Шуңа да Казанда, Кайбычта, туган авыллары Бакырчы да булмасын, кайбычлылар көтеп алган кунаклары булды. Һәр очрашуга шатланып әзерләнәләр иде.

Фәридә апа, Шәүкәт абый вафатыннан соң, компьютерны үзләштереп, шагыйрьнең дөнья күрмәгән шигырьләрен барлап, аларның электрон вариантын төрле басмаларга тапшырды. Шәүкәт абыйның иҗат җимешләренең һәр юлын түкми-чәчми укучыларга җиткерү өчен янып-көеп яшәде ул. Һәрвакыт шат күңелле, ачык йөзле булды, яшәүдән тәм табарга, иренә - олуг халык шагыйренә терәк, илһам чыганагы булды. Бакырчыга җәйге ялга кайткач, мәктәп укучылары белән дә очрашырга җай табалар иде, тәм-том әзерләп каршы алдылар Кайбыч укучыларын. Бергәләп күңелле итеп чәй эчүләр, табын артында гамьле әңгәмә корып утырулар күпләрнең исендәдер әле. Шәүкәт абый туган нигезгә мәхәббәт, әти-әнигә хөрмәт, Ватанга тугрылык хакында балаларга гади дә, үтемле дә итеп сөйләде. Ә бу вакытта, беренче генә сөйләшүләре диярсең, Фәридә апа, безнең белән беррәттән, аны балаларча йотлыгып тыңлый иде. Якыныңны тыңлый, ишетә белү зур сәләт ул! Фәридә апаның бу сәләте Шәүкәт абый иҗатын үстерүдә зур роль уйнамый калмагандыр, мөгаен. Кызганыч, бер-берсен тулыландырып яшәүче ике бөек шәхес бакый дөньяга күчте. 2011 елның маенда Шәүкәт абый белән хушлашкан идек, инде менә тагын бер зур югалту: 21 мартта Фәридә апаны соңгы юлга озаттык. Аны Казанның татар зиратында Шәүкәт абый белән янәшә җирләделәр. Якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шәүкәт Галиевның хатыны Фәридә апа Һидиятуллина