Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Яңа йортта рәхәт үтсен көннәре

Узган атнаның чәршәмбесендә Мөрәледә һәм Бәрлебашында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның тол калган хатыннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча төзелгән ике ветеран йорты файдалануга тапшырылды. Мөрәледән ветеранның тол калган хатыны Сәлимә Габитова һәм Бәрлебашыннан фронтовикның улы Владимир Матренин яңа, уңайлы йортларга күчтеләр.

Тантанада муниципалитет җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин катнашты. Йортларны "Султан" ҖЧҖ эшчеләре төзегән, фундамент салудан башлап эч­ке эшләргә кадәр район башлыгы һәм Баш инвестиция-төзелеш идарәсенең әйдәүче белгече Сергей Хорьков күзәтүе астында башкарылган. Төзелеш барышында бер­ничә бригаданы алыштырырга, стеналарны үз­гәр­теп ясарга туры килгән. Барысы да төзелеш нормасы һәм кагыйдәләре төгәл үтәлсен, сыйфатка хилафлык килмәсен өчен эшләнгән.

Без килгәнче йорт хуҗабикәсе Сәлимә Габитова кайнар һәм салкын суы кергән, уңайлыклары булган яңа йортка күченгән иде инде. Туганнары аш бүлмәсендә мәш килә, кунакларны чәй табыны янында каршы алырга әзерләнәләр. Шатлыклы вакыйга туганнарны, нәкъ элеккегечә, ветеран Гайфулла Габитовның әтисе Зиннәтулла исән вакыттагы кебек, бер түбә астына җыйган. Өч хатыннан сигез баласы булган аның: биш улы һәм өч кызы. Уллары Хикмәтулла белән Хәбибулла сугыштан кайтмаган, Гайфулласы, яраланып, исән калган, Кәрибулласы да исән-имин әйләнеп кайткан. Хәзер, туган нигез янында өр-яңа йорт салынгач, куанычлы вакыйга барысын бергә җыйды. Сәлимә апаның куанычын район башлыгы да уртаклашты, авыл халкына ихлас шатланулары өчен рәхмәтен җиткерде, озын имин гомер теләде. Яңа йортта әбекәй улы Рафис белән яшәячәк. Улының гаиләсе булмавы гына кызганыч, оныклар йөгереп йөрсә, күңеллерәк булыр иде. Оныклар дигәннән, икенче ветеран - Бәрлебашыннан Владимир Матренин мактана ала. Оныклары кунаклар килүен урамга сибелеп көтәләр иде, ә хуҗа үзе тыйнак кына өйдә көтеп торган. Яшьтән үк колхозда эшләгән, 20 ел кирпеч заводында хезмәт иткән Владимир Николаевич лаеклы ялга чыканнан соң да өйдә утырырга телә­мәгән. Альберт Рәхмәтуллин аны чын күңеленнән котлады:

- Бәхетле картлык телим, сез моңа лаек. Яңа йорт җиһазлары да алгансыз, балаларның тырышлыгы шуннан күренә. Су керттек, барлык уңайлыклар тудырылган. Картлык көнендә болары да мө­һим бит.

Ветеран әтисен бөтенләй хәтерләми, балаларына һәм оныкларына аның турында сөйли дә алмый. Сугыш тәмамланып, 60 ел үткәннән соң шушындый бәхет елмаюына чиксез шат ул. Без дә сезне котлыйбыз, сугыш афәте беркайчан да балаларны иң якын кешеләреннән - әти-әниләреннән аермасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мөрәле Кайбыч районы хәбәрләре Бәрлебашы