Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Яшел елан дустың булмасын

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе чаң суга: Татарстанда агымдагы елның сигез аенда балалар һәм яшүсмерләр арасында алкогольле эчемлекләр кулланудан агулануның 50 очрагы рәсми рәвештә теркәлгән. Шуларның 27се - 14 яшькә кадәрге балалар, 23е - 15-17 яшьлекләр.

Район үзәк сырхауханәсе педиатры Роза Вәлиева безнең районда яшүсмерләрнең исерткеч эчемлекләрдән агуланып сырхауханәгә эләгү очракларының бөтенләй булмавын әйтеп узды. Шулай да моннан алты еллап элек биш яшьлек кызның, тәмле су эчәм, дип, суыткычтан ялгыш аракы эчүе һәм, хәле начарланып, табибка китерүләрен искә төшерде.

Бу - ялгышлык аркасында гына килеп чыккан очрак. Безнең җирлектә хәлнең уңай булуы әйбәт анысы, ләкин район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе мәгълүматлары борчылырга җирлек булуы турында сөйли. Комиссия рәисе Фатыйма Бикбова сүзләренә караганда, агымдагы елда комиссия утырышында РФ Административ хокук тәртибен бозулар турындагы кодексының "Җәмәгатьчелек урыннарында исерек хәлдә күренү" турындагы 20.21 маддәсе нигезендә 4 үсмергә карата административ беркетмә каралган.

Бу беркетмәнең беренчесеннән күренгәнчә, Кайбычтагы һөнәр училищесында белем алучы үсмерне 1 гыйнварда төнге сәгать өчтә Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре шәһәрнең "Родина" мәдәният йорты янында исерек хәлдә тоткарлый. 7 гыйнварда Тәтештәге педагогия техникумында укучы үсмер, туган авылына каникулга кайткач, төнге бердә клубта полициягә эләгә. Шулай ук исерек була, өч кенә стакан сыра эчтем, дип акланырга тырышса да, аңа да кылган гамәле өчен җавап бирергә туры килде. Районыбыз авылларының берсендә яшәүче үсмер дә 14 гыйнварда клубта эчкән килеш күренә, бу аның беренче кат кына болай йөрүе булмый инде. Аның белән профилактик әңгәмәләрнең файдасы булды, ул хәзер, һөнәр училищесын тәмамлап, механизатор булып эшли башлады. 12 февральдә 16 яшьлек үсмер дә төнге сәгать беренче яртыда эчкән килеш урамда йөргәндә полиция тарафыннан теркәлә. Игътибар иткәнсездер, бу үсмерләр икеләтә хокук тәртибен бозган: беренчедән, исерткеч эчемлекләр кулланган, икенчедән "Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында"гы ТР законын үтәмәгән. Бу закон, белгәнегезчә, төнге сәгатьләрдә балаларның урамда йөрүен чикләү турында. Уку елы вакытында алар кичке сәгать уннан иртәнге алтыга кадәр ата-аналары яки аларны алыштыручы затлардан башка урамда йөрергә тиеш түгел. Бу үсмерләрнең барысы да комиссиягә чакырылды, исәпкә куелды, исерткеч эчемлекләрнең зыяны турында аңлатылды, балаларын тиешенчә карамаган өчен ата-аналарына карата чаралар күрелде.

- Спиртлы эчемлекләр - сыра, аракы, шәраб, аз алкогольле коктейльләр яшь организмга зур зыян сала. Боларның барысы да безнең яшьләр өчен ят күренешләр булырга тиеш, - дип саный педиатр Роза Вәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алкоголь Роспотребсоюз Роза Вәлиева