Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • 14 февраль – кызыл розалы бәйрәм

    Авылга кайткач шкафның бер почмагыннан мәктәп елларында язылган дәфтәрләремне табып алдым. Истәлекләр...

    Берсе яшел тышлы, берсе - кызыл, зәңгәре дә бар араларында. Һәр­кай­сына төрле-төр­ле наклейкалар беркетелгән, битләре журналлардан кисеп алынган чәчәк, йөрәк рәсемнәре белән чуарланган. Калын дәф­тәр­нең һәр бите саен шигырь юллары, теләкләр, төсле сурәтләр... Менә бу җырның сүз­ләрен эзләп и аптырган идем дә соң ул вакытта! Дус кызым каян табып алгандыр - сырлап, бизәкләп әлеге җыр куплетларын бүләк иткән. Ул арада дәфтәрләр арасыннан җәй, көз исләрен үзенә сеңдергән кипкән ромашка чәчәк­ләре, имән, тупыл, кура җиләге яфраклары коелды... Әнә шулай һәр бәйрәм якынлашкан саен башланган истәлекләр дәфтәре кулдан-кулга йөри, үзеңә ахырдан гына кайтып керә иде. Әле аны башта укымыйсың, берничә көн саклап йөртәсең. Инде барлык дусларың, сыйныфташларың теләкләрен язып, соңгысы нокта куйгач кына өйгә кайтып, арканы җылы мичкә терәп, якын кешеләреңнең йө­рәк җылысын, күңел назын, ихлас сүзләрен үзе­нә сеңдергән үтә дә кадерле әлеге дәфтәрнең, менә, беренче битен дә ачасың. Тәмен белеп. Яратып. Сыйпап. "Килә­чәк тормышыңда бары тик бәхетләр телим"... "Дуслыгыбыз озын гомерле булсын"... "Юллар аерылса да бер-беребезне онытмыйк!"... Әнә шундый самими дә, ихлас та, эчкерсез дә теләкләр. Дәф­тәрләрдән открыткалар калышмады. Хәзергесен белмим, әмма без мәк­тәп­тә укыган елларда дус-ишләр белән открытка алышу бик тә модада иде. Бер генә бәйрәм дә открыткасыз узмады безнең. Әле дә ул чорларның кадерле ядкаре булып саклана алар. Әйе, кайчандыр открыткалар зур дәрәҗә казана иде, ә хәзер - "валентинка"лар.

    Ярата, яратмый, ярата...

    Сер түгел, гыйнвар аеннан февральгә адым ясау белән яшь-җилкенчәк, мәк­тәп укучылары канатлана-канатлана "Валентин көне"нә әзерләнә башлый. Мәктәпләрдә дә кызу эш өсте: кызлар кулында - сөю-сәгадәт турындагы шигырьләр җы­ен­тыклары, кәрәзле телефоннардан, шалтыраган саен, мәхәббәт җырлары "агыла", балалар кәгазь кисәкләрен йөрәк рәвешенә кертеп кисә. Коридорның уртасына зур "почта әрҗәсе" куела. 14 февраль көнне исә нәни почтальоннар, сыйныф саен йөреп, валентинкаларны ияләренә ташый. Укуда, дәресләрдә гамь калмый инде бу чорда! Кызлар, күптән күз атып йөргән егетләрен­нән мәхәббәт открыткалары көтеп, эчтән генә сыза, егетләр өчен дә күңелләренә ошаган кызыкайга хис-кичерешләрен аңлату өчен менә дигән ысул бу. Гашыйклар көне ди­гән­нән, 14 февраль якынлашкан көннәрдә күңелдә бер күңелсез хатирә яңа­ра. 10 сыйныфта укыган чагыбыз. Әле Вәли көне мәктәпкә үтеп керергә генә маташа. 11 сыйныф егетләре, кызлары шартын китереп "Мәхәббәт әрҗә­се"н дә ясап куйганнар. Барыбызның да "бурычы" - валентинкалар белән шул тартманы тутыру. 5-7сыйныф укучылары, бүл­мәдән бүлмәгә йөреп, авторсыз "йөрәкләрне" өләшә дә башлады. Дә­рес­ләр инде тәмамланып килә. Тик, гөнаһ шомлыгы, сыйныфыбыздан бер кыз­га гына килми дә килми бит көткән валентинкасы. Тәнәфес саен кыбырсый-борчыла, "почтальоннарны" тыны белән тартып китерердәй булып көтте. Әмма... Тәмам сөм­сере коелды, кәефе кырылды дустыбызның, елар дәрәҗәгә җитте. Ярый әле арабыздан беребезнең дәфтәре эчен­дә язылмаган валентинкасы калган. Кызыкаебыз күрмәгәндә, хәрефләрне ничек тә кәкрерәк, эрерәк язарга тырышып (имеш, егет кулы белән язылган!), бер-ике җөмлә сырладык та сумкасына салып куйдык. Сумка тө­бен­нән әлеге "йөрәк"не табып алгач ничек куануын күрсәгез иде сез аның! Аңардан да бәхетле кеше юк сыман тоелды безгә.

    Кемгә - бәйрәм, кемгә - акча

    Әлеге мәхәббәт бәйрәме алыпсатарларның, эшмәкәрләрнең кесәләрен ярыйсы гына калынайта. Яңа ел шаукымы узарга да өлгерми, алар инде Гашыйк­лар көненә хәстәр­лек чараларын күрергә тотына. Эреле-ваклы сәүдә нокталары, кибет киштәләре кызыл төстәге плюш йөрәкләр, фәрештә формасындагы сувенирлар, иге-чиге булмаган "валентинкалар" белән тула. Узган ел сатылмый калганнары да, күпмедер бәя өстә­леп, янә сатуга чыгарыла. Бер кибеттә шундый кызыклы бүләк күрдем: кабыгына, кырып, "Я тебя люблю" дип язылган кызыл алмалар... Һәр­кайсы ае­рым капларга салынган...

    Чәчәк кибетләре дә шактый гына табыш кертә 14 февральдә - кызлар өчен егетләр­дән иң матур бү­ләк ич ак хризантемалар, алсу, кызыл розалар.

    Статистика күрсәткечләренә күз салсаң, Вәли көненә багышлап алынган открыткалар, йомшак уенчыклар сан ягыннан хәтта Яңа елны да уздыра икән. Тере чәчәкләр, шоколад һәм конфетлар да открыткадан кимен куймый. Әлеге көннең исеме генә дә ни тора бит - Гашыйклар көне! Барыбыз да ярата, барыбыз да кадерле кешесенә игътибар күрсәтергә теләп, кибетләр буйлап чаба, бү­­ләк эзли. Ә сәүдә­гәр­ләргә шул гына кирәк - шактый мая туплап калырга менә дигән көн бу!

    Җырларда җырланган мә­хәббәт әнә шулай акча да китерә икән...

    Ә тарих ни сөйли?

    Халык телендә, дөресрәге яшьләрнекендә яратып кабатланган легендар из­ге Валентин бәйрәменең тарихына күз салсак, Европада ул 13нче гасырдан бирле 14 февральдә билгеләп үтелә, Америка Кушма Штатларына - 1777, ә Россиягә 1990 еллардан үтеп кергән. Ни өчен соң ул шулай зурлап Гашыйклар көне дип атала? Моның инде ничә гасырлар буена яшәп кил­­гән үзенә бер легендасы да бар. Тарихы җеп­ләре исә борынгы Италиягә барып тоташа.

    Император Клавдий 2 тарих буенча кырыс кануннар белән идарә иткән Рим императоры буларак билгеле. Ир-егетләрнең сөйгән ярларыннан, хатыннарыннан, балаларыннан ае­рылырга теләмәүләре император өчен зур кайгыга әверелә. Аның фикеренчә, гаилә ирләрне өйгә бәйли һәм нәтиҗәсе булып дәүләт­нең сугышка керерлек көчле армиясе таркала. Шул сәбәпле, Клавдий 2 үзе идарә иткән империядә өйләнешүне тыючы Указ чыгара. Нәкъ шул чорда Рим империясенең Терни шәһәрендә Валентин атлы рухани яшәве мәгълүм. Ул фәнни тикшеренүләр һәм шәхси медицина практикасы белән шөгыльләнә. Әлеге рухани, императорның Указына колак салмыйча, берсен-берсе яраткан һәм өйләнешергә те­ләгән яшь парларны яшерен рәвештә ярәшүен дәвам итә. Явыз теллеләр аркасында "законсыз гаилә кору" хакында белеп алган император Валентинны кулга алырга куша һәм җәзалап үтерергә боера. Яшь рухани төрмә башлыгының сукыр кызы Джулиягә гыйшык тотып йөргән була. Хәтта аңа багышлап шигырьләр дә иҗат итә. Зинданда чагында да кызга булган сөюе йөрәгеннән чыкмый. Джулия үзе дә егет­кә мәхәббәт белән җавап бирә. Риваять буенча Валентин могҗизалы рә­вештә кызның күзлә­рен дә дәвалый.

    270 елның 14 феврален­дә Валентин сөйгә­ненә үзенең соңгы сәламен - шигырь юллары язылган хатын тапшырырга өлге­рә. Хатның ахырына "Сез­­нең Валентин" дип имзалый. Һәм нәкъ шул көнне ул җәзалап үтерелә. Валентинны Рим­дә­ге Изге Праксидис чиркәвендә җирлиләр, ә изге йортның капкасын "Валентин капкасы" дип атап йөртә башлыйлар. Соң­рак чиркәү аны изге зат дип игълан итә, гашыйк парлар телендә дә әлеге рухани изгеләштерелә.

    Ә борынгы Римдә 14 февраль - зур әһәмияткә ия көн булган, чөнки бу көн Рим империясендә Юнона атлы Мәхәббәт алиһәсенә хөрмәт йөзеннән бәй­рәм көн дип игълан ителгән. Валентинның да үтерелү датасы нәкъ шул көнгә туры килгән. Шуннан бирле кешеләр ел саен Валентинны искә алганнар һәм Гашыйклар көнен бәй­рәм итәргә гадәтләнгәннәр. Бәйрәм бүгенге көнгә кадәр онытылмаган, киресенчә, халык, аеруча яшьләр арасында киң таралды. Гашыйклар кө­нен­дә бүләк­ләр бирешү, "валентинка"лар тарату да бер га­дәткә әверелде.

    Изге Валентин көненең символы булып кызыл роза чәчәге санала. Борынгы грек легендасы буенча, мәхәббәт алиһәсе Афродита сөйгәне янына ашыкканда ялгыш ак ро­за куагына баса һәм аның чәнечкелә­ренә ая­гын яралый. Җәрәхә­тен­нән каны тамган розалар кызыл төскә керә һәм мәңгегә шундый булып кала. Валентин кө­нен­дә ир-егетләр сөйгән­нәре­нә нәкъ менә кызыл розалар бү­ләк итәләр дә икән. Чөнки али­һә каны тамган әлеге чәчәкләр ге­нә иң кайнар сөюне йө­рәктән йөрәккә җиткерерлек көчкә ия икән, имеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: