Амалия бездән ярдәм көтә!

Матбугатның тәэсир көче ныклы аның. "Амалиягә бергәләп ярдәм итик!" дигән мәкаләбез белән халкыбыз күңелен уята алдык, димәк, максатыбызга ирештек. Ә кызчыкка ярдәм итү буенча игълан ителгән акциябез дәвам итә.
Максатыбыз кечкенә кыз Амалиянең проблемасын киң җәмәгатьчелеккә җиткерү, Германиядә дәвалану өчен акча җыюны башлап җибәрү иде. Бу көннәрдә редакциябез телефоны бер дә тынып тормый, барысы да сабый язмышы белән кызыксына. Амалия Галиевага дип редакциягә акча китерүчеләрне дә кире бормыйбыз. Бухгалтерыбыз Рәзинә Ибәтуллина аларның һәрберсенең күпме акча бирүенең төгәл исәбен алып бара. Матди ярдәм күрсәтүчеләр үзләренең исемнәрен газета битләрендә күрсәтүне теләмәсәләр дә, без сезне алар белән даими таныштырып барачакбыз. Менә алар: Югары Кошман мәчетеннән фитра сәдакасы - 2500 сум, Афанасьевкадан Гөлчирә Миңгалиева, Олы Кайбычтан Артем Александров - меңәр сум, Олы Кайбычтан Фаил Шаһивәлиев, Зөфәр Гарәфетдинов, Колаңгыдан Фидаил Гарәфетдинов - 500 әр сум, Иске Чәчкабтан Ләлә Әдиятуллина, Олы Кайбычтан Ильяс Гарәфетдинов - 200 әр сум, Сания Нәфыйкова 100 сум. Кайбыч муниципаль район Советы, контроль-хисап палатасы хезмәткәрләре - 4805 сум, башкарма комитет, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасында эшләүчеләр 6560 сум, финанс-бюджет палатасыннан мең сум акча җыйганнар. Алар бер көнлек хезмәт хакларын Амалияне дәвалау өчен күчерде.
23 ноябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, Амалияне чит илдә дәвалау өчен 733 341,92 сум акча (барлыгы 1 миллион 400 мең сум акча кирәк) җыелган. Рәхмәт сезгә! Хәзер кешеләрнең күңеле катыланды, бер-береңнең хәлен белешү юк, дигән сүзләрнең безнең өчен ят икәнлеген раслый халкым. Изге күңелле, булганын башкалар белән дә бүлешә белүче кешеләр яши безнең Кайбычта.
"Минем дә бөтен балалар кебек көләсем, шатланасым, яшел чирәмдә йөгереп йөрисем килә",- дип өзгәләнүче сабый язмышына битараф калмасагыз иде. Изгелек җирдә ятмас.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.2000
-
11 август 2022 - 09:58Борындыкта яңа бәйрәм барлыкка килде Борындык авылында яңа бәйрәм барлыкка килде. Без аны "Урам уеннары диалогы” дип атадык. Киләчәктә ул зур фестиваль булыр дигән өметтә калабыз.12000
-
11 август 2022 - 09:53"Кайбыч таңнары" газетасы “Кичке уен”ны үткәрүдә үз өлешен кертте Редакциянең дә “Кичке уен» фестиваленә үз өлешен кертүе очраклы гына түгел. Мәдәният хезмәткәрләре дә, журналистлар да төрле конфессия вәкилләренең борынгыдан килүче гореф-гадәтләрен, туган телләрен, мәдәниятен саклауга үзенең саллы өлешен кертә.12900
-
10 август 2022 - 16:03Бүген ТРның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Кайбыч районына килде Ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән бергә Балык хуҗалыгында, Колаңгыда төзелүче бетон заводы, “Кайбыч агропаркы” сәнәгать паркында, аның “СЛ-Молоко” җәмгыятендә, “Август-Кайбыч” җәмгыятендә булды.17700
-
10 август 2022 - 09:35Олы Тәрбиттә яшәүче Вера Тараканова сокланырлык гомер юлы узган Яше туксанга җитсә дә, күңеле белән әле дә яшь булып калган Вера Никитична район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән килгән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов белән Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Таракановны ачык йөз белән каршы алды. Радик Мәҗитович юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, районның 30 еллыгы медален һәм бүләк тапшырды.13900
-
9 август 2022 - 15:38Кайбычның урак алдынгылары Район басуларында уңыш язмышы хәл ителә. Комбайнчылар арасында аеруча югары күрсәткечләргә ирешеп эшләүчеләр бар. Урак батырларының исемнәрен сезгә дә тәкъдим итәбез. Күрсәткечләр 9 августка.18400
-
9 август 2022 - 14:58Кайбычлылар «Мин күкне сайлыйм!» дип исемләнгән авиация бәйрәмендә катнашты «Казан» гаилә үзәге янында «Мин күкне сайлыйм!» дип исемләнгән бәйрәм узды. Ул авиацияне популярлаштыру, яшьләрне әлеге тармакка җәлеп итү максатыннан ел саен үткәрелә. Быелгысы «Туполев» конструкторлык бюросына нигез салынуга 100 ел тулуга һәм Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның 90 еллыгына багышланды.15700
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.22500
-
5 август 2022 - 14:35Соравылда яңа күпер сафка басты Авылларны төзекләндерүдә һәм социаль яктан мөһим булган башка мәсьәләләрне хәл итүдә хөкүмәттән бирелә торган ярдәм – грантларның файдасы зур. Иске Тәрбит авыл җирлеге дә, конкурста катнашып, быел 1,5 миллион сум грант откан. Шул акчага Соравылда җәяүлеләр өчен яңа күпер эшләп куйганнар. Аны карарга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да барды.40700
-
4 август 2022 - 08:46Электр линияләренең сак зонасында таләпләрне үтәмәү нәрсәгә китерә? “Челтәрле компания” ААҖ электр тапшыру линияләренең сак зонасында төзелеш алып бару очракларын еш ачыклый. Әмма милекчеләр үзләренең гаебен танымый һәм әлеге очракны бетерергә ашыкмый.36400
-
1 август 2022 - 10:33«СалаваTik»лар гөмбәләр турында җырлый Бүген интернет киңлекләренә «Гөмбәләр биюе» җырының видео-клибы чыкты.23100
-
30 июль 2022 - 13:52«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео урнаштырылды Яңа подкаст «Шулай язган» стресс турында.13900
-
29 июль 2022 - 10:32Кече Кайбычта Төркиядә яшәүче райондашыбыз белән очрашу узды Чит илдәге тормыш, анда яшәүче милләттәшләребез язмышы кайсыбызда гына кызыксыну уятмый икән? Үзәк китапханә хезмәткәрләре дә, китап укучыларны Төркиядәге гореф-гадәтләр, йола, бәйрәмнәр белән таныштыру максатында, шушы кояшлы илдә яшәүче якташыбыз Кадрия Әхтәриева-Сойтекин белән очрашу үткәрде.46200
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
12 август 2022 - 20:09Кайбыч районында мәктәп һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерү башландыЯңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Эксперт комиссиясе белем бирү учреждениеләренә барып, аларның әзерлеген тикшерү эшен башлады.30000
-
12 август 2022 - 20:09Кайбыч районында мәктәп һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерү башланды Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Эксперт комиссиясе белем бирү учреждениеләренә барып, аларның әзерлеген тикшерү эшен башлады.30000
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.2000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика