Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Авыл хатыннары ничек яши?

    Календарьга күз салсаң - исең китәрлек, нинди генә көн юк анда! Көн дә бәйрәм, көн дә туй дигәндәй, һәр дата нинди дә булса бер вакыйгага багышлана. Баксаң, октябрьдә Халыкара авыл хатыннары көне билгеләп үтелә икән. Беренче тапкыр бу бәйрәм 2008 елда уза. Төп максаты - авыл хатыннарына башкарган хезмәтләре өчен...

    Бүгенге көндә авыл хатын-кызлары җир йөзе халкының дүрттән бер өлешен тәшкил итә икән. Аларның яшәү рәвеше һәр көн җиргә хезмәт куюга, мал-туар асрауга, гаилә һәм балаларны кайгыртуга нигезләнә. Әлеге гүзәл затлар авыл хуҗалыгында, азык-төлек җитештерүдә алдынгы роль уйный, аларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә табыннар икмәкле һәм ит-сөтле була. Шулай да ничек яшибез соң без, бүгенге авыл хатыннары? Һәр яңалыкның чыганагы булган шәһәрдән ерак яшәсәк тә, без замана белән бергә атларга тырышабыз, һәрдаим камиллеккә, үсеш-үзгәрешкә омтылабыз. Иркә затлар булып саналуга карамастан, күбебез «тимер ат»ны йөгәнлибез, арабызда җитәкче кәнәфиен биләгән хатын-кызлар да бар. Тренажер залы булган, бассейнлы, сауналы, «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексына йөрүчеләр дә байтак. Шәһәр хатыннарыннан калышмыйча, киенеп-ясанып без дә концерт-спектакльләргә барабыз. Авыл клубларына да, район үзәгенә дә еш килә артистлар. Хәер, үзебезнекеләр дә каланыкыннан калышмый. Кыскасы, гомеребез газ плитәсе янында ашарга әзерләп, кер юып кына үтми безнең. Кул эшләренә осталыгыбыз булса да, күбебез оекбаш-бияләйләр бәйләп интекмибез, кибеттә бар дип, сатып алуны хуп күрәбез. Күп йортларда ризыгын да бит аның мультиварка дип аталучы көнкүреш техникасы пешерә, ә керне әбиләребезнең төшенә дә кереп карамаган автомат кер юу машинасы юа, чайкый һәм киптерә. Кыскасы, шәһәрдән ким яшәмибез, шуңа да авылны яратабыз. Элек бит болар берсе дә булмаган, ничек өлгергәннәр? Авыл хатыннарының башларын алып шәһәргә качасы килдеме икән? Җавап эзләп ерак китмәдем, утыз сигез ел савымчы булып эшләгән, чып-чын авыл хатыны булганкаенанам Гөлфинәгә мөрәҗәгать иттем. - Ничек өлгергәнебезгә үзем дә аптырыйм, кызым. Фермада эшләгәч, кояш белән бергә йокыдан торып эшкә бара идек. Бөтен хезмәтне кул белән башкардык, авыр капчыкларны аркага салып ташыдык, унөчәр баш сыерны кул белән саудык ул чакта. Җәй көннәре печән чабып, утын хәзерләп үтә иде. Әле бит өстәвенә гектарлап чөгендер эшкәртәсе бар. Өйгә кайткач та ял итү юк - су ташырга, мичен ягарга, ишле гаилә булгач, көнаралаш ипи салырга, балаларны ашатып-эчертергә кирәк. Элек бит һәр йортта дүртәр-бишәр бала була иде, менә шул балалар зур ярдәмчеләр иде. Алар ярдәмендә әлеге бетмәс- төкәнмәс булып тоелган эшләр җиңеләйгәндер дә инде. Тик шулай да шәһәр тормышына бер дә кызыкмадым. Үткәннәргә кире кайтып, сайлау мөмкинлеге туса, мин янәдән авыл хатыны булып яшәр идем, - диде ул. Әйе, замана белән бергә яшәү һәм эшләү шартлары да үзгәрә. Тик авыл хатыны гына гомер-гомергә үзенең күркәм сыйфатларын җуймый - гади дә, уңган-булган да, җор телле дә ул. Минем «Каланы макта, салада тор» дигән әйтемне бүгенгә яраклаштырып «Саланы макта да, биредә яшә!» дип үзгәртәсем килә. Чөнки авыл тормышын мактап туймаслык бит. Мондагы матурлыкны күреп, тынычлыкны тоеп, күкрәк тутырып саф һаваны сулау өчен биредә калган да бит инде без. Рәхәтләнеп бакча үстерүнең һәм җырлый-җырлый сыер савуның ләззәтен шәһәрдә бернәрсә дә алыштыра алмас, миңа калса. Эчәр суларыбыз, җыясы ризыкларыбыз авылда булгач, сайлаган статусыбызга тугры калып, чып-чын авыл хатыннары булып яшик әле!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: