Бердәмлектә сыналдык

Су белән тәэмин итү системасында авария һич көтмәгәндә, һава температурасы -32 градуска кадәр төшкән вакытта килеп чыкты.
Бер атна дәвамында Кырбаш (Мәлки авылының Ырым елгасының уң ягында урнашкан өлешен шулай атыйлар) халкы сусыз тилмерде. Килеп туган хәлдән чыгу җаен һәркем үзенчә эзләде: апалар, яшь кызлар чиләк-көянтәне эшкә җикте, ир-атлар машина, трактор, чаналар белән су ташыды. Авария булган урынны төзекләндерү өчен ике-өч көн вакыт та җитәчәк иде, әмма моның өчен суүткәргеч трассаның схемасы, техник паспорты кирәк булып чыкты. Ә алар юк. Шуңа күрә чамалап казый башладылар. Алтынчы көнне генә трасса өзелгән урынны таба алдылар. Төзәтү эшләрен салкын җил дә тоткарлады, ике метр тирәнлектә ятучы суүткәргечне табуга һава температурасының түбән булуы комачаулады. Ремонт эшләрен башлап йөрүче авыл җирлеге башлыгы Артем Козлов булды, эшне ул оештырды, үзе көрәк, лом белән казыды. Авылдагы бюджет оешмаларында эшләүчеләр, авыл халкы аңа ярдәм итте. Хәтта хатын-кызларыбыз да булышырга теләк белдергән иде, тик аларны авыр эшкә якын да китермәделәр - туң җирне казу җиңел эш түгел бит. Андрей Андреев, Андрей Гаврилов, Сергей Гаврилов, Александр Галкин, Кирилл Иреев, Сергей Маланьев, Александр Бичарин, Василий Бичарин, Дмитрий Шпаков атна буе иртәдән кичкә кадәр суүткәргечне төзәтү өчен тырышты. Авыл халкы аларга бик рәхмәтле. Киләчәктә дә шушындый күңелсезлек килеп чыкмасын өчен суүткәргеч трассаның схемасын ясап, авария булган урыннарны шунда билгеләп куярга кирәк, дигән нәтиҗәгә килдек. Суүткәргечне авыл җирлеге баллансына куеп, аны тотуга җирлек бюжетыннан акча бүлеп бирелсә дә ярар иде. Су башнясына су куучы насос урнашкан сарайны да яңартсак, әйбәт булачак. Авыр хәлдә калмас өчен чарасын бүгеннән үк күрү мәслихәт.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 июнь 2022 - 18:13Кайбычлылар быел да Урмай Сабантуенда гөрләтеп кайтты Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге зур делегация – район Советы, башкарма комитетында эшләүчеләр, авыл җирлекләре башлыклары, авыл үзешчәннәре, мәдәният хезмәткәрләре, спортчылар барды.24700
-
24 июнь 2022 - 09:52“ЭкоЯз – 2022” акциясенең район этабы җиңүчеләре бүләкләнде Район Советының видеозалында “ЭкоЯз - 2022” республика акциясенең район этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.12100
-
24 июнь 2022 - 07:56Кайгы утларына салып, арабыздан мәңгелеккә китеп бардың... Мәлки авылында гомер иткән кадерле әниебез Роза Хафиз кызы Захарованың гомере өзелде.79700
-
24 июнь 2022 - 07:49АК БАРС ИМИНИЯТ компаниясенә рәхмәт хаты Узган елның декабре һәм бу елның гыйнвары, башка елларга караганда, кырысрак булып чыкты. Кар да күп яуды. Ә яз көне, шул сәбәпле, ташулар нәтиҗәсендә күп кенә шәхси хуҗалыкларны су басты.21600
-
22 июнь 2022 - 15:28Кайбыч ягы музее яңа экспонатлар хисабына баеды Кайбыч ягы музеена Борындык авылында туып үскән Бөек Ватан сугышы ветераны Рәшидә Хәйруллинаның кызы Нурия, энесе Габделбарый гаиләләре белән килде. Максатлары – музейга әниләренең фронтта төшкән фотоларын, орден-медальләрен тапшыру.18200
-
22 июнь 2022 - 14:27«Күңелле әлифба» каналында йорт хайваны турында яңа видео Балагыз койрыклы дустын дөрес тәрбиялиме? Тизрәк кереп карагыз!37000
-
17 июнь 2022 - 06:16Ак Барс Иминият компаниясе «АК БАРС ИМИНИЯТ» ҖЧҖ – Татарстан Республикасы үсешенә 15 елдан артык өлеш кертүче динамик үсештәге төбәк компаниясе. Компаниянең Татарстан буенча 42 өстәмә һәм операцион офисы һәм РФ буенча 5 офисы бар. Компания иминиятнең классик риск төрләре буенча комплекслы хезмәт күрсәтә. Бердәнбер акционер - «АК БАРС» БАНК ГАҖ.23400
-
16 июнь 2022 - 13:33«Күңелле әлифба» YouTube каналында яңа видео Яңа чыгарылыш йөклелек хакында.22500
-
12 июнь 2022 - 22:22Кушкүл Сабантуенда Дөресен әйтик, Хуҗа Хәсән якларына яңа инвестор килгәч, мондагы Сабантуй элеккеге “Гөбенә” агрофирмасындагы кебек югары дәрәҗәдә узармы икән, дигән шик булды. Әмма ул урынсыз булып чыкты. Кушкүл авылы янындагы яшел тугайда узган бәйрәм оештырылу ягыннан да, бүләкләре белән дә узган елдагылардан бер дә ким түгел иде.57200
-
12 июнь 2022 - 22:08Ябалак авылында Сабан туе гөрләде Ябалак, Кече Кайбыч, Бәрлебашы, Морза Бәрлебашы авылларын берләштергән Сабан туе халык уеннарының үзенчәлекле булуы белән аерылып тора.83400
-
6 июнь 2022 - 10:10Федоровское авылында яшәүче өч гаилә 30 сутый мәйданда агач утырткан Федоровское авылы яныннан узучы трассадан ерак булмаган урында әле берничә ел элек кенә яңа урам барлыкка килде.20800
-
6 июнь 2022 - 10:06Эшмәкәрлеккә юл ачык Буа шәһәрендә авыл халкының эшлекле активлыгын арттыруга багышланган зона киңәшмәсе узды. Мондый киңәшмәләр 2010 елдан бирле үткәрелеп килә һәм ул матур традициягә әйләнде.17500
-
3 июнь 2022 - 14:18Кайбычның үзешчән шагыйрәләре шигърият өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләрне уртага салып сөйләште Шигырь язу җиңелме? Ул кайчан һәм ничек туа?14100
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
22 июнь 2022 - 15:26Дәүләт бүләге батырның туган авылына кайттыОлы Подберезье авылында яшәүчеләр бүген Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәл янына җыелды.46600
-
25 июнь 2022 - 18:13Кайбычлылар быел да Урмай Сабантуенда гөрләтеп кайтты Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге зур делегация – район Советы, башкарма комитетында эшләүчеләр, авыл җирлекләре башлыклары, авыл үзешчәннәре, мәдәният хезмәткәрләре, спортчылар барды.24700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика