Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • «Бибихәлия, кыз туды дип борчылма. Минем бәхеткә тугандыр әле ул...» Кече Кайбыч авылында яшәүче Мөнширә апага бәйле тарих

    Әниемнең әнисе Бибихәлия ГАЙНУЛЛИНА – Бөек Ватан сугышына киткән газиз ирен соңгы сулышынача көткән, әмма көтеп җиткезә алмаган хатын-кызларның берсе.

    Бабайны сугышка озатканда 4 бала белән кала ул. (Берсе – көндәшенең кызы. Лотфулла бабай кызу холыклы була. Аның нәрсәгәдер ярсып кайтуын ишетеп, әниләренә чыгып йөгергән хатынына үч итеп, шул кичне үк күрше авылдан... яшь килен төшерә. Хатынының авырлы булуы да туктатмый аны. Бибихәлиясенең кызы туганын ишеткәч кенә икенче хатынын аерып җибәреп кабат әбине өенә алып кайта. Яшь хатын да бабайдан авырлы булып китә һәм бала тууга аны әби кулына китереп тоттыра: Саимә апаны да безнең әби имезеп үстерә). Әйе, 4 бала, ә бишенчесе – күкрәк астында. Анысы – минем әни... Бабай сугышка китеп, 7 ай узгач кы-на туачак әле ул. Әни тугач, Лотфулла бабайдан нибары бер хат килә: «Бибихәлия, кыз туды дип борчылма. Минем бәхеткә тугандыр әле ул...» Әнием өчен бабайдан калган иң зур хатирә – шушы җөмлә. Бердәнбер хатирә дисәң дә була аны. Ут эченнән килгән хатлары сакланмаган, фотосы юк... Еллар барысын да җуйган... Сталинград сугышында катнаша, шунда хәбәрсез югала...
    Әнкәеннән ятим калганда да әнигә нибары 11-12 яшь була. Бибихәлия әбиебезнең дә карарга сурәте юк бездә...
    Әби бик йомшак күңелле булгандыр дип беләм. (Көндәшенең кызы Саимә апаның аны якын итүе – үз әнисе дип санавы бик күп нәрсә турында сөйли бит. Саимә апаны эшкә Киров шәһәренә җибәрәләр. Кайткан саен, әбигә күчтәнәч алып кайтырга тырыша ул. Ә әби, ул күчтәнәчләрнең байтагын танышлары аша: «Кызыннан», – дип Саимә апаның күрше авылда гына яшәүче әнисенә тапшырта. «Ул сине тапкан ана, аны да якын күрергә кирәк», – дип Саимә апага адым саен әйтеп торган әби.)
    Дини булгандыр безнең әби. Тормышыбызга дин ки¬ре әйләнеп кайткач, әни иң беренчеләрдән булып намазга басты. «Догалар шундый тиз кире исемә төштеләр, аларны миңа үз әнкәем өйрәткәнен хәтерлим», – диде ул. Хәер, Аллаһыны зурлау аның күңелендә һәрвакыт булды: әти белән аларның корбан чалмыйча калган елларын хәтерләмим.
    Төпчек кызын Бибихәлия әби, әлбәттә, яраткан. Берсендә кырга эшкә киткән әнкәен эзләп, әнием өйдән генә түгел, авылдан ук чыгып киткән. Бик кечкенә булган әле, күп булса 4-5 яшьтер. Бара-бара тимер юлга кадәр барып җиткән (Апас районы Шыгай авылы тимер юлдан ерак түгел урнашкан.) Әнисе юл тузаны өстендә калган кечкенә генә аяк эзләре буйлап килеп эзләп тапканда, поезд юлы өстендә чуерташлар белән уйнап утыра торган булган ул. «И-и, кызым ла! И-и, кызым ла!» – дип күтәреп кочаклап алуын бүгенгедәй хәтерлим», – дип сөйли әни...
    – Әтинең «хәбәрсез югалуы» турындагы кәгазьне кулына тотып әнкәйнең тәгәри-тәгәри елавы күз алдымда, – ди әни.
    Лотфулласын исенә төшереп, соңгы хәбәрен кулына алып үксегән чаклары булгандыр инде ул әбинең...
    Әби дияргә дә читен... Шундый япь-яшь булган бит әле ул. Нибары 54 яшь! Ике генә көн авырып, кинәт вафат була ул... Урыны җәннәттә, рухы шат булсын!
    P.S. Бибихәлия әбиемнең, әйткәнемчә, бер генә фотосурәте дә юк бездә. Рәсемдә – бүген Кече Кайбыч авылында гомер итүче әнием Мөнширә. Туган авылы Шыгайда ятимә кызны «Кечкенә Хәлия» дип йөрткәннәр. Димәк, әбиебезгә – дәү әниебезгә (бу сүзне үскәндә ничек әйтәсе килгәнемне үзем генә беләм!) бик тә охшаган ул...

    Гөлнур САФИУЛЛИНА, «Сөембикә» журналисты
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: