Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Бәлештән һәркемгә тия өлеш

    Бәлеш - татар халкының иң кадерле кунакларга,бәйрәм табынына гына пешерә торган затлы ризыгы. Хәер, уңган хуҗабикәләр хәзер аны гадәти көннәрдә дә пешереп, гаиләсен сыйлый. Бәлешне ярма кушып җимештән дә, ит белән бәрәңгедән дә, карабодай, кабак, борайдан да пешерәләр.

    Салтыйганга Корбан ашы­на баргач, Зөбәрҗәт апа Хәсәнова пешергән бә­лештән авыз итергә туры килде. Зур табынга әллә ничә таба бәлеш ясаган иде ул. Шундый изге бәй­рәмгә атап пешергәнгәме, бик уңган иде алар. Өлкән яшьтәге әби-бабайларның барысы да рәхмәт­лә­рен әйтә-әйтә яратып аша­дылар. Салтыйган авылында туып-үсеп, шушы авылга кияүгә чыккан Зө­бәрҗәт апага камыр пе­ше­рү осталыгы дәү әни­сен­нән күчкән.

    - Әткәй урманчы иде, әнкәй гел терлекләр арасында кайнашты. Дәү әни камыр ризыклары пешер­гәндә мине гел үзе янына ярдәм итәргә чакыра иде. Пирогларны матур итеп бизәргә, шартын китереп камыр куярга аннан өй­рәндем. Авылда туганнарыбыз күп, аларда бәй­рәм табыны әзерләсәләр, минем төп эшем - бәлеш пешерү. Бәби чәе, никах туе, Корбан ашы, башка төрле бәйрәмнәрдә башка авылдашларыма да пешеренергә булышам. Бәлештән һәркемгә өлеш чыга. Безнең Салтыйган авылында ярдәмчел кешеләр яши, кода-кодагыйлар төшергәндә, кунаклар чакырганда табынны бергә әзерлибез, - ди Зөбәрҗәт апа.

    Тормыш иптәше Рафаил, район балалар һәм яшүс­мерләр спорт мәктәбе җитәкчесе булып эшләүче улы Илнур, район Советында эшләүче килене Сәвия, дүрт яшьлек оныгы Аяз белән бергә тормыштан ямь һәм тәм табып яшиләр алар.

    Салтыйган авылы китапханәчесе Гөлсинә Камалова да аш-су остасы. Корбан ашына берүзе әл­лә ничә төрле пирог пешереп килгән иде ул. Йөзеннән елмаю китми үзенең, авыл халкы өчен төрле мәдәни чаралар үткәрә, алар хакында газетага да язып җибәрә. Алтын канаты - ире Радик белән ике балага гомер бүләк иткәннәр. Уллары Илдар, кызлары Гүзәлнең гаиләләренә, оныкларына шатланып яшиләр.

    - Нәсел зур булгач, өе­бездән кунакларның өзелеп торганы юк. Без туганлык җепләренең нык булуына сөенәбез генә. Барысын да үзем пешер­гән ризыклар белән сыйлыйм. Абыем - генерал-майор Рафил Ногманов кыстыбый ярата, аның кайтасын алдан белсәм, шунда ук кыстыбый пешерергә тотынам, - ди Гөлсинә ханым.

    Зөбәрҗәт ападан бәлеш рецепты:

    Бер зур бәлеш өчен уртача зурлыктагы 1 чашка сөт, чашка тулыр-тулмас сыек май яки ак май, өч кашык шикәр комы, бераз тоз, өч йомырка, чама белән чүпрә салып, уртача катылыкта камыр баса, аны ярты сәгать чамасы тота. Эчлек өчен 4 чашка дөгене кичтән тозлы суда 10 минут чамасы бүрттерә, газны сүндереп, 3-4 минут суында тотканнан соң, дөгене салкын су белән юа һәм дуршлагта саркыта. Дөгегә ике чашка эретелгән ак май, чама белән шикәр комы, мул итеп кара җимеш, сары җимеш, йөзем салып эчлек әзерли. Бәлешне ясагач, өстенә йомырка сарысы сөртеп, 45 минутка духовкага куя.

    Гөлсинә Камаловадан балан пирогы рецепты:

    Әлеге камыр бөтен татлы пироглар өчен дә бара. 1 литр сөт, 1 аш кашыгы тоз, 1 чашка шикәр комы, 200 грамм сыек май, чүпрә, 5 йомырканы күпертеп камыр баса. Эчлек өчен: баланны кайната һәм дуршлаг аша чыгара. Балан массасын яңадан квас оны белән бутап, шикәр комы салып кайната. 1 килограмм баланга 1 килограмм ши­кәр комы кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: