Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Борындыктан Гөлҗиһан апа Яруллинага Россия Президентының 90 яшь белән котлау открыткасын тапшырдлар

    Россия Президенты Владимир Путинның 90 яшь белән котлау открыткасы бу юлы Борындыкка - тыл хезмәтчәне Гөлҗиһан апа Яруллина адресына килде. Бөек Җиңүне якынайтуга үзеннән зур өлеш керткән, гомер буе тырышып эшләгән, гаиләсендә үрнәк ана булган әбигә тирән рәхмәт сүзләре белән сугарылган ул.

    Без килеп кергәндә авылның ак яулыклы әбисе өй түрендәге диванда тәс­бих тартып утыра иде. Без диюем - башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева һәм мин. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән бирелгән бүләккә дә бик шатланды юбиляр.

    - Мине, гап-гади авыл хатынын, шулай зурлаучыларга Ходайның рәхмәт­ләре яусын. Бүгенге тормышым Аллага шөкер, үз аягымда йөрим, зиһенем әйбәт, сәламәтлегем карт­ларча, өйдә бөтен уңайлыклар бар, ризык мул. Әмма күп ашарга ярамый, мин, мәсәлән, кичке алтыдан соң авызыма ризык алмыйм, алай йокларга җиңелрәк, - диде әби, аркабыздан сөя-сөя.

    - Безнең әнигә дару эчерәсе мең бәла, химияле порошогыгызны үзегез эчегез, дип кенә җибәрә. Хәзер дару бирмибез дә инде, халык медицинасыннан файда таба, прополис төнәтмәсен даими куллана, организмы нык,- дип сүзгә кушылды инде ла­­­­еклы ялда булган кызы Дилә.

    Тормыш иптәше Галиулласы 1979 елда 59 яшендә вафат булып, төп нигездә ялгызы гына картайгач, Гөлҗиһан апаны авылдагы кызы Дилә белән кияве Шәриф үзләренә яшәргә чакыра. Ни дисәң дә, ялгызлык ялгызлык инде ул, әниләре риза була. Даниясе дә гаиләсе белән туган авылында яши, ул да гел хәлен белешеп тора. Апас районының Акхуҗа авылында төп­ләнгән улы Данияр, Яшел Үзәндәге Динар, Динәсе дә туган авылга эзне суытмый. Яшьлегендә трактор кадәр трактор иярләгән эшчән, таләпчән, кирәк чакта кырыс та, мөлаем да, тәмле сүзле дә була белгән әниләренә мең рәхмәтле алар.

    - Бортас кызы мин үзем,- ди Гөлҗиһан апа.- Сугыш башланган елны унсигезем тулы. Авылдашым Зифа белән икебезне армиягә алдылар. Кайбыч хәрби комиссариатыннан Чувашиягә, аннан, сыер төягән вагоннарга утыртып, Казан пристанена озаттылар. Без Сталинградка якынлашканда, анда көчле сугышлар бара иде, безне шәһәргә кертмәделәр, кире бордылар. Ачлы-туклы килеш авылыма кайтым егылдым. Ипине күгәргән, ашны әчегән булса да ашар идем, дип өзгәләнүем әле дә хәтеремдә. Аннан соң окоп казырга җибәрделәр. 1943 ел­дан 1949 елга кадәр "Универсаль" тракторында җир сукаладым, чәчү чәчтем. Ике Социалистик Хезмәт Герое - тракторчылар Барый Гарифуллин белән Рифкать Кәлимуллин янәшәсендә эшләдем, әмма үзем герой була алмадым.

    - Әти белән әни тормышның авырлыкларын күп күргән, - дип сүзгә кушылды Дания апа. - Әти колхоз рәисе иде. Аны салым җыючыларга: "Гыйнвар аенда халыктан тавык йомыркасы җыймыйлар инде," - дигәне өчен алты елга төрмәгә япканнар. Имеш, Сталинга каршы барган. Әни ике нәни бала белән (берсе мин) калган. Укырга кергәч, мәктәптә бер укытучыга әйткәнмен бит, «әтине төрмәгә сез генә утырттыгыз», дип. Ә ул мине әтигә әләкләгән. Сүзеңне үлчәп сөйләргә өйрән, дип, әти мине борчак кырында тезләндереп торган иде...

    Авыр хатирәләр генә түгел, шатлык белән тулы көннәре дә күп булган аларның. Ә бүгенгесе аеруча бәхетле Гөлҗиһан әбинең. Кияве Шәриф, кызы Дилә, якыннары, оныклары аның өчен өзелеп тора. Дөньяда үзеңнең кирәклегеңне тоюдан да татлырак тагын ни бар икән?!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: