Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • «Булгария» теплоходы корбаннары

    Татарстан халкын гына гына түгел, бөтен илне кара кайгыга салган "Булгария" теплоходы фаҗигасенә 10 июльдә бер ел тулды.

    Изге Болгар җирләренә изге максатлар белән шат­ланып юлга чыгучыларның күбесе өчен аның фаҗига белән тә­мамланган соңгы сәфәр булачагын кем генә уйлап карады икән!? Бу сәя­хәт­кә өч дус, классташ - Казанда яшәүче Мәлки егетләре Иван, Александр, Сергей, хатыннары - Иске Тәрбиттән Наталия, Альбина, Чирмешәннән килен булып төшкән Ирина белән барган була. Шу­шы вакыйгага бер ел тулган көнне без Мәлки һәм Иске Тәрбит авылларында балаларын югалткан гаиләләрдә булып, тагын бер кат кайгыларын уртаклашып кайттык.

    Серафима апа Рябчикованың өендә безнең кебек килүчеләр күп иде. «Булгария» теплоходында батып үлгән улы Сергей белән килене Иринаның искә алу көнен шушы көн­гә билгеләгән­нәр. Мәл­ки кулланучылар җәм­гыятендә ипи пешерүче булып пенсиягә чыккан Серафима апа янына хә­зер җәмгыятьтә эшләүчеләр дә килгән иде.

    - Сергей белән Ирина өй­ләнешеп өч кенә ел яшәп калды. Шундый матур пар булдылар, бер-берсенең күзенә генә карап тордылар. Аларның бу сәяхәткә чыгасылары турында мин белмәдем дә, башка балаларыма әйткән булганнар. Әле ярый кызлары Полинаны үзләре белән алмаганнар, Чирмешәндәге кодагыйга калдырганнар. Бер көн эчендә ятим калган оныгыбызга хәзер ике яшь ярым. Ул Чирме­шәндә әбисендә яши, аралашып, күрешеп торабыз. Гаиләбезгә шундый зур кайгы киләчәген төшемдә күрдем, әмма бу турыда берсенә дә сөй­ләмәдем. Төшемдә бик авырттырып алдагы тешем төште, нигә юрарга да белмәдем. Мәлки авыл җирлегендә секретарь булып эшләүче кызым Альбина, күршедә генә яшәүче улым Андрей, Иске Буадагы кызым Валентина гаиләләре бе­лән даими минем күз алдында булгач, гел иртән торам да, Казанда яшәүче Сергейларга шалтыратам. Улымнан да, киленемнән дә: "Әни, безнең барысы да әйбәт, безнең өчен борчылып ятма", - ди­гән сүзләр ишет­кәч, төшем дә онытыла төште. Алар теплоходы баткан көнне телевизордан хә­бәр­ләрне гел карап бардым, батучыларны кызганып еладым, үземнекеләр дә шундадыр, дип, башкаема да кереп карамады. Гәүдәләре табылгач кына миңа әйттеләр. Улымны үзебезнең авылга, киленне, кодагый үтенече бе­лән, Чирмешәндә җирләделәр. Ярдәм йөзеннән Хөкүмәт биргән акчага оныкка Казаннан фатир алып куйдык. Иремнең дә су буенда йөрәге тотып үлгән иде, инде менә улыбыз да суда җан бирде, - дип өзгәләнә Серафима апа.

    Бу дөньядан киткәннәргә хәзер дога гына кирәк. Серафима апа да Турминский чиркәвенә барып, шәм куйган, дини йолаларны үти. Ә өендә, тормыш дәвам итүен искәртеп, оныклары чабыша, балалары да гел янында.

    «Кызымны сагынып өзелә лә үзәккәем»

    Иске Тәрбиттә Людмила апа безне, үкси-үкси елап, үзе генә каршы алды, кызы Наталия вафатыннан соң сәламәтлеге какшаган тормыш иптәше Петр Башурин шифаха­нәгә ялга киткән иде. Стенадагы календарь битен 9 июльдә ук унберенә кү­череп куйган, «Минем өчен унынчы июль башка юк», - ди Людмила Петровна. Кызлары Наталия мәктәп елларында ук газетага язып, Казан дәүләт университетының журналистка факультетына укырга кереп, җәйге практикалары гел "Кайбыч таңнары" газетасы редакциясендә узды. Казанда "Сә­ламәт" фирмасында эш­лә­гән чорында да гел аралашып тордык. Кояштай якты йөзле, сабыр Наталияне шулай якыннан белгәнгә, югалтуны коллективыбыз белән авыр кичердек. Без аны максатчан, тырыш, кешелекле, ярдәмчел, тәвәккәл булуы өчен дә яраттык. Чандыр гәүдәле шушы бөтерчек кебек кыз күбрәк үз тырышлыгы, әлбәттә инде, әниләре ярдәме белән дә, Казанда ике бүлмәле фатирын да алды, машина йөртү таныклыгына укып, чит ил машинасын йөртә башлады. Казан-Иске Тәрбит юлына тузан кундырмады инде ул. "Безнең Казанга барасыбыз булса, "Автобуска чыкмагыз, үзем кайтып алам", - дип, зин­һарлап үгетли иде", - дип искә ала кызын Людмила Петровна.

    - Өч балабызның өчесен дә тәрбияле, кешеләргә ихтирамлы, хезмәт яратучан итеп үстерергә тырыштык. Безнең өйдә "ан­нары эшлим" дигән сүз юк, ягъни бүгенге эшне иртәгәгә калдырмыйбыз. Берсендә Наташа Казаннан кайтып туктады да, өйгә керми дә керми. Чыксам, бакчага үзе алып кайткан роза, гортензия­ләрне утыртып йөри. Соңыннан да өл­гер­гән булыр идең, дигәч: "Бигрәк нәзберекләр бит, сулмасыннар, тизрәк утыртып куйыйм", - дип җавап бирде. Алар хәзер шау чәчәктә утыра. Өе­безне матур итеп җи­һазлау, уңайлыклар тудыру өчен янып йөрде. Хә­зер ул ниятләгән эш­ләр­не үзебез дәвам итәбез. Наташа бөтен эшне шулай ашыгып эшләп калырга тырышты. Җиде ел яратышып йөргән Мәлки егете Иванга кияүгә чыгып, матур гына яши башлаганнар иде. Сентябрь­дә сабые туарга тиеш иде, "Булгария" ике яшәл­мәгән гомерне алып китте. Шу­шы сәяхәткә чыгасыларын әйткәч, "Авылга гына кайтасызмы әллә, йөкле килеш авыр булыр", - дигәч, Наташа: "Әни, мин болай да ун ел ялсыз эш­ләдем бит инде, ике көн генә ял миңа да ярыйдыр",- диде. Хәзер телевизордан бәбиләр күрсә­тү­че кино-рекламаларны да карый алмыйм, тумый калган оныгымны хәтер­ләтә", - дип искә ала ул кызы белән бәйле хатирә­ләрне.

    Илгә килгән бу кара кайгыда иң кыены - 32 яшендә мәңгелеккә күзен йомган Наташаның әти-әнисенә, энесе Алексей, сеңлесе Олесяга, әле бер ел гына яшәп калган ире Иванга, туганнары, дусларына. Без Людмила Петровналардан китәр алдыннан өйдә телефон шалтырады. Апасы баткан урында мемориаль такта ачу чарасында катнашып, Казанга кайткан Алексей икән. Әмма кү­ңел­ләрен­дә­ге кайгылы хисләр өер­мәсе ургылып чыкканга, сөйләшә алмадылар. 3 августта Олеся кияүгә чыга. Былтыр 12 августта буласы туй, фаҗига сә­бәпле, кичектерелгән булган. Тормыш дәвам итә...

    «Булгария» һәлакәтенә бер ел тулган көнне «Бол­гар» радиосыннан Наталиянең якты истәлегенә багышлап язылган «Соңгы бүләк» җыры көне буе яңгырады. Аның көен композитор Альфред Якшимбетов, сү­зен Гөлфия Шакирова язган. Алина Давыдова башкаруындагы бу җырда мондый сүзләр бар:

    «Соңгы бүләк булсын шу­шы җыр

    Тумый калган сабыйга.

    Их, апаем, киттең,

    Мәңгелеккә киттең,

    Салып безне кара кайгыга...»

    Фотода Наташаның әнисе Людмила Петровна

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: