Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Чәчәкләр ханбикәсе Гүзәл Хәялиева гөлләр үстерү серләрен ача

    "Гадәти чәчәк бакчасы, әллә ни белән шаккаттыра алмам", - диде дә, тәки сүзендә тормады Гүзәл ханым. Шаккаттырды, һәм ничек кенә әле!

    Йортлары каршысына килеп җиткәч тә, беркавем аптырап басып тордым. Ярымачык бакча ишегеннән кереп киткәнче "Теремкәйдә кем яши?" - дип сөрән саласы килде. Урам яктан ук чәчәкләргә күмелгән лә бу тирәлек! Капка төбендә үк төрле җимеш куаклары, кызыл җимешләре белән балкыган миләш агачы , "биек булып үсәм әле мин" дигәндәй, горур гына утыручы ак чыршы.

    Декоратив ат арбасына төрле төстәге яран гөлләргә күмелгән чүлмәкләр тезелгән. Гүя, якында гына Алмачуары утлап йөри сыман...

    Бер мизгелгә әкият дөньясына эләккәндәй булдым да, кыргый виноград үрелгән бакча капкасы аша эчкә уздым. Гөлләре тирәсендә кайнашкан бакчабикәдән мастер-класс алу иде максатым.

    - Бакчабыз иртә яздан кара көзгәчә чәчәктә утырсын, дип, иртә ата торганнарын да, кар яуганчы чәчәген коймый торганнарын да утырттым әле. Беренчеләрдән булып, май башында тюльпан - лаләләрем сөендерә, йөздән артык төп, бакчаның буеннан-буена да, сукмак кырыйлатып та утыртылган алар. Ландыш та шул вакытта чәчәк ата, - дип сөйләп китте дә, колак ишетмәгән, күз күрмәгән тагын әллә ничә төр гөл исемен атарга өлгерде.

    Розаларның кыска буйлылары (аларны бордюрный дип атыйлар) брусчатка сукмак тирәсендә чәчәктә утыра. Түрдә - розалар патшалыгы. Төс­лә­реннән күз камаша.

    - Розаны нәзберек гөлләр рә­те­нә кертәләр. Кояш нурлары төшә торган, ачык, әмма җилсез урынны ярата. Тәрбия таләп итсә дә, кара син аның матурлыгын - хан кызы сыман бит?! - дип, иркәләп-назлап кы­на сөйләп алды хуҗабикә.

    Өйгә керүче ишек төбенә кадәр - берничә колонна, тирә-якларын яран чүлмәкләре әйләндереп алган.

    - Монысын сәяхәтләрдән күреп кайттык. Борынгы замок-сарайлар рухын искә төшереп торсын, дидек, - дип елмайды Гүзәл ханым.

    Һәр илдән - бер яңалык

    "Июнь-августта биредә җәннәт бакчасына тиңдер", - дип уйларга да өлгермәдем, әңгәмәдәшем төрле төстәге пион, лилияләр, хризантема, георгин, кашкарый, циния, гладиолуслар һәм башка бик күп төрле чәчәкләр турында сөйләп китте. Сөйләшә-сөйләшә, бакча уртасындагы ясалма күл һәм фонтан янына килеп чыктык. Ял зонасында безнең бакчалар өчен бөтенләй ят, экзотик лотоска кадәр үстергәннәр!

    - Эшләп аргач, монда килеп ял итәргә мөмкин. Фонтанны кабызып, суга карап утыру җанны тынычландыра. Ә менә бу беседкабызның түбәсенә игътибар ит - быел безгә ләкләк килде, - дип, шатлыгы белән дә уртаклашты ул, тәүге оныклары Зөбәрҗәтнең дөньяга килүенә ишарәләп.

    Хәялиевләргә эш буенча да төрле җирләрдә, илләрдә булырга туры килә, үзләре дә сәяхәт итәргә ярата. Кая гына барса да, Гүзәл ханым бакчасына яңалык алып кайтырга тырыша икән. "Париж турында хыяллар" почмагы - шуларның берсе.

    - Монысы - кызыбыз Гөлнараның (биюче кыз турында газетада язган идек инде) фантазия җимеше. Гади генә эскәмиягә Эйфель манарасы сурәтен төшерде дә, романтик хисләргә бирелергә җай чыгарды, - дип көлеп алды бакчабикә.

    Чынлап та, хыялларны чынга ашырырга күп кирәкми шул. Эскәмиягә утырып, күзеңне йомасың да, һәм.. вуаля! - син инде Парижда!

    Гомумән алганда, хуҗалар үз бакчаларын "стильләр җыелмасы" дип атый. Тагын бер почмакта Япония стилендәге бакча ясау теләге дә бар икән әле. Әлегә "проекты" Гүзәл ханымның башында, йөрәгендә яши, киләсе язда ук ул аны, һичшиксез, тормышка ашырып та куяр.

    Кайбычта имән үсәргә тиеш!

    Бакчадагы күптөрле агачларны тәрбияләү белән гаилә башлыгы Рәмис әфәнде шөгыльләнә. Уннан артык сорт алмагач, берничә төр груша, слива һәм тагын бик күп агач-куак үсә бу бакчада. Әмма хуҗалар унлап төр урман агачына да урын тапкан.

    - Кайбыч символы - имән салкыннарга, авыруга бирешүчән. Бәхеткә, матур гына үсеп китте, аның янәшәсендәге кедр, пихта да калышмый. Шул ук рәттәге дүртенче агач - безнең якта сирәк очрый торган каштанның чәчәк аткан чоры сокландыра. Ә миләш, юкә - безнең өчен гадәти күренеш, - дип таныштырды хуҗа.

    Гүзәл ханым төрле тәмләткеч үләннәр дә үстерә - шалфей, лаванда, лимонник, календула, ясмин һәм башкаларны санап китте ул. Сүз уңаеннан, күпчелек үсемлекләрнең орлыгын көздән җыеп калдыра - яз көне орлыгын эзләп йөрисе булмый.

    Гүзәл ханымның тагын бер "йомшак" ягы - бүлмә гөлләре. Өйдәге оранжереяда лимон, мандарин, гранат үсеп утыра, дисәм, ни диярсез? Җимешләре күзне кызыктырса да, тәме әчкелт була икән.

    Гөл савытларында абага, яраннар, фиалкалар - аларны санап бетерү мөмкин дә түгел. Иң шаккаттырганы... чебен ашый торганы! Көпшәсенә чебен-черки кунса, ябыла да, шуны үзенә суырып ала икән - табигатьнең кечкенә бер могҗизасы.

    Түзмәдем, сорыйсы иттем, янәсе, ничек барысына да өлгерәсез?

    - Теләсәң, барысына да өлгерергә мөмкин. Гаиләбез белән бергә кайнашабыз, күрәсең, шулай ял итәдер безнең күңел. Яшеллеккә, тереклеккә мәхәббәт әнием Фатыймадан күчкән дип беләм. Гомумән, кеше гүзәллеккә, матурлыкка омтылучан бит. Дөньяны камилрәк итүне үзең яшәгән тирә­лектән башларга кирәк!


    Гүзәл Хәялиевадан берничә киңәш

    Киләсе язда, һичшиксез, сынап карагыз әле!

    1. "Тере диварлар"

    Бакчаны зоналарга бүлгәндә, мәсәлән, чәчәклекләрне яшелчә түтәлләреннән аеру өчен "яшел коймалар" үстерергә мөмкин. Үрмә гөлләр - клематис, виноград аеруча матур күренәчәк. Үрмәләтү өчен җиргә берничә тимер колга утырту да җитә. Шулай ук биек булып үсә торган декоратив көнбагыш та тере дивар хасил итә.

    Тышкы ягы бик үк матур булмаган сарай диварларына да үрмәләтергә ярый. Үрмә гөлләрдән ясалган арка-капкалар да бакчага ямь өсти. Иң мөһиме, аларны ясауның бер авырлыгы да юк!

    2. "Тезләрне саклагыз!"

    Роликларда йөрүчеләрнең тезләрен саклар өчен наколенниклар киюен күргәнегез бардыр. Баксаң, шундыйларны бакчада кию арудан, буыннар сызлавыннан саклый икән.

    "Бакчада тезләнеп эшләргә туры килә, ә аларны киеп куйгач, сәгатьләр буе ару-талуны белмисең", - дип киңәш итә бакчабикә.

    3. "Чүп үләне үсмәсен!"

    Чәчәк араларын гел йомшартып торырга, чүпләрен утарга кирәк. Кайбер очракта бу бәладән келәм хасил итеп үсүче үсемлекләр коткара ала. Еш кына аларны Альп таучыклары ясаганда кулланалар. Кайбер төрләрен агач, куак төпләренә утыртырга мөмкин.

    4. "Җәйгә - ачык һавага"

    Гүзәл ханым әйтүенчә, кайбер бүлмә гөлләрен җәй көне ачык һавага чыгару да бик файдалы икән. Мәсәлән, яраннарны. Алар җәй буе чәчәк атачак, яфраклары да яшәреп китәчәк. Көз көне шул ук чүлмәге белән кертеп куярга, яки яңа савытка утыртырга мөмкин.

    5. "Яхшы кәефне үз кулларың белән тудыр!"

    Бакчаны могҗизалы элементлар белән баету өчен әллә ни чыгымнар кирәкми, бары тик хыял-фантазияне эшкә җигү һәм, яраткан сериалдан аерылып, бер-ике сәгать вакытны багышлау да җитә.

    Су савытына, чиләк-көрәк ише эш коралларына төсле буяулар белән чәчәкләр ясап куйсаң, күз төшкән саен, кәефне күтәрәчәк. Эскәмия, таган шикелле ял итү урынына әкият геройларын төшерергә мөмкин - монысы инде кечкенә кунакларга да ошаячак!


    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: