Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Чит балалар булмый ул

    Балалар йортларында тәрбияләнүче ятимкәйләрне үзләренең җылы канаты астына сыендырган ата-аналар катнашындагы түгәрәк өстәл артында сөйләшүнең әнә шул исем астында узуы бер дә очраклы түгел. Җиде ятның баласын үзенекедәй якын итеп караучы олы йөрәкле кешеләр бит алар.

    Әлеге очрашу, яшел елан белән дуслашкан, көне-төне эчеп йөреп, дөньяда баласы барлыгын да оныткан, аны урамда сукбайлыкта йөрергә мәҗбүр иткән әнисе ана хокукларыннан мәхрүм ителгәннән соң, балалар йортына тапшырылган кызның хат язу күренешен тасвирлаган фильм караудан башланып китте. "Кадерле әнием! Мин хәзер син танымаслык булып үстем инде. Мәктәптә тырышып укыйм, синең йөзеңә бер дә кызыллык китерәсем килми. Укытучы-тәрбиячеләребез дә әйбәтләр, тәртибем дә яхшы. Өебездә тәмле ашлар пешкәнен хәтерләмим дә диярлек, каты-токы белән тукландык. Шуңа да ризык тулы өстәл артына утырган саен: "Их, бу сый-нигъмәттән әнине дә авыз иттерәсе иде бит", - дип телим. Безгә матур урын-җир әйберләре бирделәр. Сине дә шул чиста урында йоклатасым килә, ә безнең өйдә юньле карават та юк иде бит. Хат язуын язам да, әмма аны кайда җибәрергә? Үзең килеп күренмәгәч, исәнме икән, дип тә уйлыйм... " Кыз хатын язып бетерде дә, шактый уйланып торгач, кәгазь битен самолет кебек төреп, һавага очырды.

    Фильмны күпләр күз яшьләре аша карады, чөнки барысына да таныш күренешләр чагылыш тапты анда. Фатыйма Шәүкәтовна әйткәнчә, бүгенге көндә районда чит кеше балаларын тәрбиягә алган 14 гаилә бар, аларда 24 ятим бала үсә. Опека һәм попечительлек бүлегенең баш белгече Зөлфия Гарәфетдинова аларның барысы турында да тирән эчтәлекле презентация әзер­ләгән иде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин теләктәшлеге белән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьә­ләләр буенча урынбасары, балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Фатыйма Бикбова, "Бердәм Россия" партиясенең Кайбычтагы башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина оештырган бу очрашуның максаты - гаиләләргә ярдәм күрсәтү, аларны борчыган проблемаларны хәл итү юлларын бергәләп эзләү. Муниципалититет җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ренат Хайровның ярдәмчесе Денис Левинсон, ТР Дәүләт Советы Иҗтимагый палатасының сәламәтлек саклау һәм сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзасы, Бөтенроссия "Татар гаиләсе" фонды җитәкчесе, врач Миләүшә Гайфуллина, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының уллыкка алу, опека һәм попечительлек үзәге психологы Венера Ибраһимова катнашуы очрашуны чыннан да файдалы итәргә мөмкинлек бирде. Ата-аналар ятимнәрне 18 яшь тулгач торак белән тәэмин итү, укыту, эш белән тәэмин итү мәсьәләләрен күтәрде. Олы Кайбычтан Рамия Нуретдинованың борчылуы да урынлы: "Кызлар мәктәпне тәмамлагач, шәһәргә укырга керер, ә менә кая яшәрләр? Фатирга түләү бәясе дә кыйммәт, ятимнәргә тулай торак мәсьәләсен хәл итеп булмасмы икән? Без аларга шулкадәр күнектек, үзебезнекләр кебек кабул итәбез, түләп тә укытырбыз. Ләкин бар кеше дә алай булдыра алмый бит, шуңа да уртак сәясәт кирәк". Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, депутат ярдәмчесенә мөрәҗәгать итеп, ятимнәр, инвалидларга максатчан йортлар төзү өчен муниципалитетларга квота, субсидияләр бирсәләр, бу мәсьәлә уңай хәл ителер иде, моны Дәүләт Думасы югарылыгында күтәрергә кирәк, дигән, фикерен җиткерде. Чыгыш ясаган ата-аналарның фикере бер: "Килешү нигезендә без ятимнәрне 18 яшькә кадәр генә карарга тиешбез, ә аннан соң, "сау бул, балам, син хәзер безнеке түгел инде", дип, берничек тә урамга чыгарып җибәрә алмыйбыз. Аларның үзләренең дә Кайбыч төбәгендә калып яшиселәре килә". Депутат ярдәмчесе Денис Ромович, әлеге проблемаларның бөтен Россия күләменә хас икәнлегенә тукталып, бозның урыныннан кузгалачагын әйтте. Бу нисбәттән Иҗтимагый палата әгъзасы Миләүшә Хафизовна:

    - Бүген илдә демографияне яхшырту турында зурдан кубып сөйләшә­ләр икән, ятимнәрнең алдагы тормышын ныклап кайгырта торган вәзгыять булдырырга ки­рәк. Бу бит гаиләләрне кайгырту дигән сүз. Ныклы гаилә - ил терәге ул. Без, җәмәгатьчелек фикерен өйрәнеп, аны Хөкүмәткә җиткерәбез. Бүген Кайбычта эшлекле сөйләшү узды, монда бала хокукларын яклау буенча сүздә генә түгел, гамәлдә эшләүләренә инанып китәбез. Әлеге очрашу турында мин телевидение аша да чыгыш ясарга җыенам әле, - диде.

    Районда партия лидеры, үзе дә тәрбиягә бала алган Рушания Лотфуллина партиянең "Россиядә һәр бала кадерле", "Чит балалар булмый ул", "Сәламәт гаилә - сәламәт бала" проектлары белән таныштырды.

    Очрашуда ятимнәрне тәрбияләүче ата-аналарга рәхмәт сүзләре яңгырады. Олы Кайбычтан Наилә апа Лебедева бу сөйләшүнең бик тә файдалы һәм кирәкле булуын ассызыклады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: