Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Федоровское авылында күке-ана өч баласын эчкече иренә калдырып киткән

    Район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә нинди генә язмышларга тап булмыйсың да, нинди генә гыйбрәтле хәлләр турында ишетмисең. Кызганыч, вакыйга үзәгендә самими балалар.

    Җан өшетерлек, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтеп, күздән яшь чыгара торган мизгелләр еш була комиссия утырышларында. Әле шушы көннәрдә генә мәгариф бүлеге начальнигы, комиссия рәисе урынбасары Илдар Шакиров рәислегендә узган утырышта да күп булды андый минутлар. Быел җәй Федоровское авылында өч кечкенә баласын эчә торган иренә ташлап калдырып, күрше авылдагы шулай ук аракы белән дус икенче иргә йортка барып кергән, үзе дә еш хәмергә үрелүче хатынны ана дип әйтергә тел дә әйләнми. Сабыйларын язмыш кочагына ташлап, чит ир куенына кергән бу хатынның "балакайларым нишли икән?" дип йөрәге бер дә өзгәләнми микән соң? Спиртлы эчемлекләр кулланган өчен 2009 елдан бирле ведомствоара исәптә торучы әлеге гаилә белән нинди генә профилактик чаралар үткәрелмәде, югыйсә. Ир белән хатынга, балалары хакына, наркология диспансерына барып дәвалану, анага кире гаиләсенә әйләнеп кайту, эшкә урнашу да тәкъдим ителде. Ләкин күрше авылдан кайтырга җыенмый әле, җәйдән бирле балалары янына кайтып күренмәгән, аларның сәламәтлеге белән дә кызыксынмый, матди яктан да булышмый. Балалар хәзер әбиләре тәрбиясендә, укытучылары контролендә. Утырышта һәр ике якны да тыңлап карадык, ләкин өметләндергеч сүзләр ишетмәдек. "Сезгә икегезгә дә төп таләп - эчкечелектән дәвалану, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, балаларыгызны тиешенчә тәрбияләү бурычы куела", - дигәч, ире дәваланырга барырга ышандырды. Киресе булганда, ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителүләре дә мөмкин булуы турында аңлаттылар. Ә балалардан мәхрүм ителүнең ни икәнлеген алар комиссиягә үзләреннән соң кергән авылдашлары мисалында яхшы белә. Бу елның 20 августында ук Чүпрәле районындагы "Җылы йорт" приютына җибәрелгән Аиданы (исеме үзгәртелеп бирелә) өйгә кайтарасылары килә ата белән ананың. Кызның әнисе аналык хокукларыннан мәхрүм ителгән, әтисе көн-төн эчкәнгә җибәрде комиссия кызны приютка. Гаилә күптән инде социаль яклау бүлеге, опека һәм попечительлек бүлеге, авыл җирлеге контролендә. Гүя комиссия карарыннан айнып китте әти кеше, чөнки факт алдына куйдылар: я дәваланасың, я аталык хокукларыннан мәхрүм итү өчен судка документлар әзерли башлыйбыз. Эшнең шуңа таба баруын сизенеп, Яшел Үзәндәге наркология диспансерында дәваланып кайтты.

    - Кызымны бик сагындым, бүтән эчмәскә ышандырам. Эшкә дә урнаштым, приютка да берничә тапкыр бардым. Рөхсәт бирегез баламны приюттан алып кайтырга,- диде ул.

    - Ярар, Аиданы алып кайтырга рөхсәт, тик кышкы киемнәрен алып барырга оныта күрмәгез тагын. Җәй кызуында ук приютка киткән иде бит ул. Балагызны тиешенчә карап торганнары, шушы биш ай эчендә аңа әти дә, әни дә булган приют хезмәткәрләренә рәхмәт әйтергә оныта күрмәгез тагын,- диде аңа Илдар Шакиров.

    Утырышта хатын-кыз эчкечелегенә бәйле башка эшләр дә каралды. Исерек килеш урамда йөргән кайбер аналарга полициянең участок уполномоченные үзе беркетмә төзесә дә, аларның берсе генә дә гаебен танырга ашыкмый шул. "Мин эчмим",- генә диләр. Ә хатыннар хәмергә тизрәк күнегә...


    Комиссия секретаре Фирдания Алиева биргән мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә районда эчкечелек белән шөгыльләнүче 146 хатын-кыз бар. Моны авыл җирлекләре аша ачыклаганнар. Аракы эчеп, ата-ана бурычларын үтәмәгән 20 гаилә комиссиядә, социаль яклау бүлегендә исәптә тора, аларда 43 бала тәрбияләнә. Бу гаиләләрдәге 14 хатын-кыз һәм ялгызы гына бала үстерүче ике әти эчкечелектән дәваланып кайтты һәм хәзер аек тормыш белән яши.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: