Әфганчылар бергә җыелды

Әфганстан җиреннән Совет гаскәрләрен чыгаруга 23 ел вакыт үтеп китте. Бу вакыт эчендә бик күп үзгәрешләр булды, хәрби хәрәкәткә карата да төрле фикерләр ишетелде. Шуңа карамастан, илебезнең күпме яшь улларының гомерен өзгән сугыш халкыбыз күңелендә төзәлмәслек яра булып саклана.
Районыбыз җитәкчеләре әлеге датаны ел саен билгеләп үтүне матур традициягә әйләндерде. 15 февральдә өч төбәктә әфганчыларны бергә җыеп, мул табын артында чираттагы очрашу үткәрделәр. Миңа "Гөбенә" агрофирмасының Мәлки филиалы ашханәсендә үткән очрашуда катнашырга туры килде.
Мәлки зонасына караган Мәлки, Иске Тәрбит, Хуҗа Хәсән, Чүти авыл җирлекләре территориясендә 17 әфганчы яши. Чит ил туфрагында гомере өзелгән Мәлки авылы егете Валерий Волков һәм Зур Тәрбиттән Владимир Драндровның әти-әниләре Анастасия, Иван Волковлар, Мария, Михаил Драндровлар өчен 15 февраль күңелдәге әрнүләр яңара торган көн. Очрашуда авыл җирлекләре башлыклары да катнашты.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров әфганчыларга район башлыгы Җәүдәт Гаффаровның изге теләкләрен җиткерде һәм аның исеменнән бүләкләр тапшырды. Әфганчылар бер минут тынлык белән яу кырында ятып калган сугышчан дусларын искә алды.
- Интернациональ бурычларын үтәгәндә һәлак булган улларыбызны ел саен шундый очрашулар оештырып искә алуыгыз өчен олы рәхмәт. Сугыш афәтен үз җилкәләрендә татып, туган якларга әйләнеп кайткан егетләргә озын гомер, тыныч, аяз күк йөзе, гаилә бәхете, исәнлек-саулык телибез, - диде ата-аналар исеменнән чыгыш ясаган Анастасия Волкова.
Кыр Буасы авылы егете Владимир Лебедевның да теләкләре изге: сугыш уты беркайчан да кабынмасын. Очрашу Мәлки авыл клубы хезмәткәрләре чыгышы белән үрелеп барды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.11100
-
16 гыйнвар 2021 - 07:572021 елга Мөселман бәйрәмнәре 18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.20900
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.57300
-
13 гыйнвар 2021 - 14:48Кайбыч терлекчеләрен салкыннар куркытмый Кайбыч районы хуҗалыкларында иртәнге савым башланганда көн 38-41 градуска кадәр салкын иде.10500
-
13 гыйнвар 2021 - 11:32“Кайбыч таңнары” бүләкләр тарата Агымдагы елның беренче яртыеллыгына “Кайбыч таңнары” газетасына язылучылар арасында призлар уйнаттык.30700
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.43200
-
9 гыйнвар 2021 - 11:00Чүтидә Раштуа турниры узды Раштуа бәйрәме алдыннан Чүти урта мәктәбенең спорт залында “Гөбенә” агрофирмасы призына волейбол буенча Раштуа турнир” үткәрелә.44000
-
8 гыйнвар 2021 - 14:38Кайбычлылар бадминтон чемпионатында катнашты Яңа ел каникуллары көннәрендә районыбыз спорт сөючеләре ярышларда актив катнаша.50900
-
6 гыйнвар 2021 - 15:30Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!14400
-
5 гыйнвар 2021 - 11:45Кайбыч быел утыз еллык юбилеен каршыларга җыена Быел Кайбыч районы оешуга 30 ел тула Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан районда ниләр көтелә?15200
-
3 гыйнвар 2021 - 13:09Иске Чәчкаб мәктәбе укучысы "Туган тел" олимпиадасында җиңде «Гаилә һәм мәктәп» журналының КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтындагы Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе белән берлектә «Туган тел» олимпиадасы үткәргән иде.47900
-
3 гыйнвар 2021 - 12:20Альберт Рәхмәтуллин: "Яңа ел каникулын хәрәкәттә үткәрегез" Яңа ел каникуллары дәвам итә. Бу көннәрне файдалы үткәрү буенча район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кайбычлыларга киңәшләрен бирде.45500
-
2 гыйнвар 2021 - 16:35Кайбыч Яңа елга әзерлек буенча республика комиссиясен каршы алырга җыена Татарстан Иҗтимагый палатасы вәкилләрен һәм башка рәсми затларны үз эченә алган комиссия Кайбычка 4 гыйнварда килергә җыена.27700
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
18 гыйнвар 2021 - 07:54Кайбычта авыл җирлекләрендә җыеннар башлана18 гыйнвардан авыл җирлекләрендә халык җыеннары башлана.20900
-
18 гыйнвар 2021 - 07:54Кайбычта авыл җирлекләрендә җыеннар башлана 18 гыйнвардан авыл җирлекләрендә халык җыеннары башлана.20900
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.11100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика