Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • ГРИППтан курыкмагыз!

    Кышның бик куркыныч бер ягы бар - ул да булса бар дөньяны дер калтыраткан ГРИПП. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, агымдагы елның икенче атнасыннан күпчелек муниципаль районнар вируслы инфекцион авырулар буенча эпидемия чиген узган.

    Бәхеткә, Кайбыч район үзәк сырхауханәсенең баш табибы Газимагомед Магомедов әйтүенчә, Кайбычта хәл чагыштырмача уңай. Дөрес, 1 гыйнвардан 15енә кадәр ОРВИ һәм ГРИПП симптомнары белән амбулаториягә 31 кеше мөрәҗәгать иткән, 19 авыру инфекцион авырулар бүлегенә салынган. Күпчелек очракта ГРИПП диагнозы расланмый - бу хакта лабораториягә җибәрелгән анализларның нәтиҗәләре дә сөйли. Авыру көчәеп киткән, бронхит, пневмониягә әверелгән берничә очрак теркәлгән. Халык арасында таралган имеш-мимешләр быелгы ГРИППның һичшиксез үпкә ялкынсынуын китереп чыгаруы турында сөйли. Әмма, табиблар ышандыруынча, куркырга урын юк. Салкын тиеп, тамак авырту, йөткерү, тән температурасы күтәрелә башлаган икән, "ГРИПП йокты!", дип, куркып калырга, паникага бирелергә кирәкми. Участок терапевтына яки авылдагы ФАП фельдшерына мөрәҗәгать итегез - мөгаен, сездә гадәти салкын тию генәдер.

    Сырхауханәдә ятучы авырулар янына кертмиләр, маска кию режимы төгәл үтәлә. Алты участок терапевты авыллардагы 36 ФАПның фельдшерлары белән элемтәдә эшли. Баш табиб билгеләп үткәнчә, план буенча кайтартылган 3700 доза вакцина мәктәп укучыларын, балалар бакчаларына йөрүче сабыйларны, лаеклы ялдагы кешеләрне, медицина, мәгариф хезмәткәрләрен вакцинацияләү өчен тулысынча тотылган. Әлеге профилактик чараны көз көне, ГРИПП сезоны башланганчы ук үтәү зарур. Поликлиника мөдире Бәхтияр Нигъмәтуллин әйтүенчә, кайбер әти-әниләр, интернет челтәрендә таралган ялган мәгълүматларга ышанып, вакцинациягә рөхсәт бирмиләр. Бу - ялгыш фикер. Әлегәчә, бу ГРИППка каршы үтемле чара булып кала бирә. Кайбыч үзәк сырхауханәсенең табиб-эпидемиологы Сәлидә Закирова сүзләренә караганда, ОРВИ һәм ГРИППның симптомнары охшаш, шуңа күрә, дөрес диагноз куймый торып, үзлектән дәвалану һич тә ярамый. Беренчедән, авыруның тулы картинасын белү тиеш, дарулар шул очракта гына билгеләнә. Икенчедән, традицион дару препаратларына организм тиз ияләшә, аларның нәтиҗәлелеге кими. Димәк, былтыр дәвасын тапкан даруларның быел инде файдасы тимәскә дә мөмкин.

    ГРИПП һәм ОРВИ авыру белән аралашканда, кул биреп күрешкәндә, шәхси гигиена таләпләрен үтәмгәндә җиңел иярә. Шуңа күрә, чир йоктырудан курыксагыз, гади гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Табигый фитонцидлар - суган һәм сарымсак, витаминга бай мүк җиләге, карлыган, сырганак (облепиха), нарат җиләге (брусника) ашагыз. Алар актуальлеген дә, файдасын да беркайчан югалтмас.

    Теги: ГРИПП
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: