Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Хирург Алексей Русов: «Әфган җирендә хезмәт иткәнемне әни белмәде»

    - Кара, апа, кара әле, минем нинди уенчыгым бар? Ул да түгел, ишектән керә-керешемә үк диярлек, ике яшьлек Артем кочагыма кереп тә сыенды. Ярый әле кышкы салкынны иярткән тунымны салып, элгечкә эләргә өлгергән идем.

    - Синең исемең ничек, апа? - Нәни Артем миңа күрсәтергә теләгән уенчыгы хакында инде күптән онытты, аның өчен хәзер зур яңалык - кунак апа. Кем ул? Ник килгән? Артемны яратачакмы? Кызыксынуы шулкадәр көч­ле күрәсең сабыйның - алкамны да тотып карый, иңемдәге фотоаппарат каешын да барлый, чә­чемнән дә сыйпап-сыйпап ала әнә.

    - Безнең Артем шундый кызыксынучан бала инде, - дип елмая әнисе Марина. - Бер генә минут та тыныч тора алмый. Аңа һәрвакыт эзләнергә, күзәтергә, танышырга ки­рәк. Сезнең белән дә бик тиз уртак тел табачак ул.

    - Ә без инде дуслашып та өлгердек. Шулаймы, Артем? - Муенымнан кысып кочаклаган малай, килешкәнлеген аңлатып, соравыма башын селкеп җавап бирде. Сизәм, күк гөм­бәзедәй якты зәңгәр күзле әлеге нарасый өчен бүген кечкенә генә бәйрәм ясадым бугай. Чөнки өйләре бусагасын атлап кергән һәр кунакны шатланып каршы ала ул.

    Маринага ияреп, залга үтәм.

    - Менә шулай яшәп ятышыбыз. Узыгыз, уз, кыенсынмагыз, - дип кояштай балкып, хуҗабикә мине түргәрәк әйдәли.

    "Я, кунакка барган да, шуны хәзер бик тәмләп гәзиткә язган! Ник мактанырга инде!" дияр кайберләрегез. Тик әлеге кичке утырмам бик гадиләрдән түгел шул. Кунакка килүем дә эшлекле төстә иде.

    Хирург Алексей Русов. Аның турында Кайбыч халкыннан бары тирән хөрмәт белән сугарылган җылы сүзләр генә ишетергә мөмкин. "Минем әнине дәвалады ул. Өйгә килеп, хәлләрен белешеп торды. Әни әле дә рәхмәт укый аңа"... "Башка районда яшәүче энем авыруына төгәл диагноз куйдыра алмагач, Алексей Валерьяновичка мөрәҗәгать иттем. Килсен, карарбыз, диде. Һәм, Ходайның мең рәхмәте яусын үзенә, дәвалады бит энемне!"... "Бер елны кулым сынды. Алексей Валерьянович янына бардым. Аның кулларында тылсым бардыр ахры. Сынган кулым тиз арада төзәлде. Рәхмәт аңа"... Мондый эчтәлектәге җөмләләрне шактый язарга булыр иде, хөрмәтле укучым, ләкин гәзит битләре җитмәс шул. Йөз тапкыр, мең, миллион тапкыр рәхмәт сүзләре... Рәхмәт артык була аламы? Юк, тагын бер кабат юк! Табиб өчен иң зур бүләк, хезмәтенә иң зур бәя - үзе ярдәм иткән, үзе терелткән, үз куллары белән шифа биргән кешеләрдән ихлас рәхмәт сүзе ишетүдер, мөгаен. Ул сүз иң кадерлесе дә, иң назлысы да, иң изгесе дә. Әйе, әйе, бер сүз, нибары бер сүз.. Әнә, бүген тагын бер авыруны үлемнән алып калды. Операция өстә­лендә берни белми наркоз астында ятучы әлеге пациент кемнеңдер газизе, сөеклесе, йөрәк парәсе бит. Ходайга шөкер, бар да уңышлы узды. Соңгы җөй дә салынды. Тереләчәк, аякка басачак шәт. Ә күңелдә - шатлык өермәсе...

    Инде ничә еллар әрни яралар

    Сүзгә саранрак, диделәр аның турында. Мактанырга да, үзен мактауларын да яратмый, диделәр. Бер җөмләгә биш җөмлә белән җавап кайтарып, сүз боткасы ясаучы ир-атларга, гомумән, хөр­мәтем чамалырак анысы. Минем өчен идеаль табиб та нәкъ менә аз сүзле, Гиппократ антына тугъры булырга, авырулар хәленә керә, аларны тыңлый белергә, үз һөнә­ренең бар нечкәлеген төгәл аңларга тиеш. Кыскасы, ак халатлы фә­рештәгә тиңлим үзләрен. Шуңа күрә дә Алексей Валерьяновичның аз сүз­ле булуы бер дә гаҗәпләндермәде. Киресенчә, кунакчыллыгы, ачык йөзе, елмаеп, тыйнак кына сөйләшүе барлык икеләнүләремне мизгел эчендә куып таратты. Гаилә җанлы, бала җанлы булуы белән күңелемне яулап алды, дисәм дә һич хата түгел. Чөнки биш яшьлек Никитаның, ике яшьлек Артемның әтиләре янына килеп-килеп иркәләнүләре, алдына утырып, үзләрен сөйдерүләре әлеге йортта никадәрле наз, җылылык яшәвенә ишарәли иде. Ярату, хөрмәт яши Русовлар гаиләсендә. Йорттагы иң өлкән кеше - Иске Тәр­биттә гомер кичерүче Зоя Яковлевна да кышлыкка дип улы гаиләсенә килә икән.

    - Оныклар белән әвәрә килеп, аларга китаплар укып, вакытның узганы да сизелми, балам. Киленем дә бик яхшы кеше бит минем. Бик яратам аны. Хәер, килен диясем дә килми. Кызым ул минем, кызым! - ди әнә әбекәй, энҗедәй тешләрен балкытып.

    Үз гомерендә күпне кү­рергә, күп борчулар, югалтулар кичерергә ту­ры килә Зоя Яковлевнага. Бик яшьли тол кала ул. Сөеп-сөелеп, назга төренеп яшәр чагында 34 яшьлек хатын ирен мәң­гелек йортка озата. Ул вакытта олы улы Алексейга 2 яшь тә 4 ай булса, төпчеге - кызы белән көмәнле килеш кала.

    - Ирем, үләр алдыннан: "Әти-әнине ташлама, кияүгә чыкма, балаларны укыт, кеше ит", дип әйтеп калдырды. Ходайга шө­кер, васыятен үтәдем - каенанам һәм каенатам белән бер түбә астында яшәп, соңгы юлга да хөр­мәтләп озаттым, кабат тормыш кору турында уйлап та карамадым. Балаларым-газизләрем бе­лем­леләр, халык өчен хезмәт итәләр. Кызым да абыйсы юлын сайлады. Бүгенге көндә Мәскәүдә яши, табибә.

    Зоя ханым, яшьләнгән күзләрен бер ноктага тө­бәгән дә, салмак кына үт­кәннәрен барлый, хати­рәләр сандыгын актара...

    - Минем әфганда хезмәт иткәнне әни белми дә калды, - дип сүзгә кушылды гаилә башлыгы.

    Гаҗәпләнүле карашымны кү­реп, елмаеп куйды.

    - Әйе, борчыйсым килмәде. Болай да без дип яшә­де һәм яши бит ул.

    - Кайткач кына белдем шул, балам. - Зоя Яковлевна янә ул көннәргә әйләнеп кайтты. - Хәрби билетын ачып карасам, әфган сугышында катнашканлыгы хакында язылган. Өч ай еладым, балам. Төннәрен йоклый алмый чыга идем. Яралануы, камалышта калуы турында да күпмедер вакыт узгач кына сөйләде. Ана йөрәге бик сизгер бит. Улымны хәрби сафларга озаткач, үз-үземә урын таба алмаган көн­нәрем шактый булды. Ә ул вакытта газизем яу кырында булган икән.

    Әйе, 1987 елда армиягә хезмәткә алынган Алексейның тормышы башка якка юнәлеш ала шул - сугыш барган әфган җи­ренә озаталар аны. Бу хакта бик сөйләргә яратмый ул. Камалышта калуы, аягына пулемет кыйпылчыгы тиеп, госпитальдә дәвалануы, сугыш тәмамланып, солдатларны әфган җиреннән чыгарганда, вертолетка сыймыйча, очкычның ки­ре әйләнеп килүен тау башында берьялгызы кө­теп калуы хакында да миңа Зоя Яковлевна сөй­ләде. Сугышның соңгы көннәрен кичеп, 1989 ел­да исән-имин туган ягы Кайбычка кайтып төшә ул. Кайтышлый ук Казан дәүләт медицина университетына документларын тапшыра. Җиде ел әлеге уку йортының дәвалау факультетында белем ала ул.

    Туган авылыннан читтә яшәүне күз алдына да китерә алмый Иске Тәр­бит егете. Шуңа күрә, ике дә уйламыйча, кулына диплом алуга, Кайбычына юл тота Алексей. Үзәк сырхауханәдә тәүге хез­мәт юлын башлый яшь хирург. Ул көннән соң 17 ел вакыт та узган. Питрәч гүзәле Марина белән танышып, матур гаилә коралар. Инде менә үзлә­ренең дәвамчылары - Никита белән Артем үсеп килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: