Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Җир белән күк арасы

    Янәшә генә урнашкан ике хуҗалыктагы хәлләр кайчак бер-берсеннән шактый аерыла. Берсе чәчүне дә вакытында башкарып чыга, урып-җыю эшләрен дә чагыштырмача иртәрәк тәмамлый. Икенчесе ел дәвамында тир түгеп үстергән уңышны җыеп алуны да кара көзгә кадәр суза.

    Терлекчелектә дә күрсәткечләр - җир белән күк арасы. Ите, сөте булгач, хуҗалыкка көн саен акча кереп тора. Эш хакы һәм салымнар буенча да бурычлары юк. Икенчесе, кем әйтмешли, муеннан бурычка чумган. Югыйсә җире дә, кешеләре дә шундый ук. Техникасы да бер чама. Нәтиҗәләр генә төрле. Мондый хәлләрнең сәбәбе нәрсәдә? Кайбыч районы хуҗалыкларында шул сорауга җавап эзләп йөрдем.

    Түлисене алдан уйлыйсы...

    Эшләр бер кирегә китә башласа, уңай якка бару шактый читен шул инде. Кайбыч районы Чекмарев исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгындагы хәлләрнең соңгы елларда гел кирегә тәгәрәвен күздә тотып әйтүем. Югыйсә киләчәккә планнары зурдан була аларның. Берничә ел элек кредит алып, хуҗалыкка заманча техника да кайтарталар.

    Уңдырышлы җирләре, ферма тулы мал-туарлары бар. Түләрбез әле, янәсе. Тик эшләр генә алар уйлаганча барып чыкмый. Җитештерелгән продукциягә тиешле бәяләр булмау крестьян-фермер хуҗалыгының киләчәккә булган планнарын җимереп ташлый. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, берничә ел рәттән килгән корылык та хуҗалыкның тез астына нык суга. Кыскасы, төрле яклап проблемалар башлана.

    Банктан алган кредитны вакытында түләп бармаган өчен терлекләрен дә төяп алып китәләр. Аңлашыла ки, хуҗалыкта терлегең аз булса, халыкка хезмәт хакын да, тиешле салымнарны да вакытында түләп баруы бик кыен. Нәтиҗәдә бүген Чекмарев исемендәге хуҗалык игенчелектә генә түгел, терлекчелектә дә районда иң артта сөйрәлергә мәҗбүр. Көнлек савым да бер сыердан 6-7 килограммнан артмый...

    "Гөбенә"дә һәркем сөенә

    Янәшәдә генә урнашкан "Гөбенә" хуҗалыгында бүген һәр сыердан 21 килограммнан артык сөт савалар. Хуҗалык көн саен югары сыйфатлы 21 мең килограмм сөт сата! Килограммын 13 сумнан эшкәртүче үзе килеп ала икән. Димәк, "Гөбенә" хуҗалыгы сөттән генә дә көн саен 200 мең сумнан артык акча эшли дигән сүз.

    "Гөбенә" агрофирмасында бүген мөгезле эре терлекләрнең баш саны 5 меңнән артып киткән. Өстәвенә 1500 дуңгыз, өч йөзгә якын сарык та асрыйлар. Хуҗалыкта уртача хезмәт хакы да унбер мең сумнан артып киткән.

    "Гөбенә"леләр исә бу уңышларын Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин исеме белән бәйли. Хуҗалык җитәкчесе биредә эшләүчеләрне бер йодрыкка туплый алган. Хезмәтенә күрә әҗере дә бар. Өстәвенә пай җирләре өчен дә күпме тиеш, шулкадәр бирелә. Быел тагын бер капчык он, шикәр комы да өстәгәннәр.

    Кайбыч районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рифкать Басыйров та элегрәк елларда 9 ел хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән. Кайсы гына фермага барып кермә терлекчеләрне дә, сыер савучыларны да белә. Хуҗалыкның иң алдынгы сыер савучысы Галина Корникованың балачакта әнисенә ияреп фермага килгән көннәрен дә яхшы хәтерли. Ясалма орлыкландыручы Светлана Кошкина, белгечләр Олег Корнилов, Алексей Чинакин, Илгизәр Мисбаховлар турында яратып сөйли. Бездәге кебек уңган, булдыклы кешеләр бүтән беркайда да юк, ди.

    "Гөбенә" хуҗалыгында һәркем бирегә инвестор буларак килгән "Ак Барс" агрохолдингына рәхмәтле. Алар ярдәме белән соңгы елларда гына да дистәләрчә миллион сумлык яңа техника кайтарылган. Башкача ярдәм дә санап бетергесез, диләр.

    Димәк, мин эзләгән сорауга бер генә җавап кала: эшли белеп эшләргә кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: