Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Исемнәре һәйкәлдә, үзләре хәтерләрдә

Зурлап каршылаган Бөек Җиңүнең җитмешенче язы артта калды, ләкин аның юбилеена багышланган чаралар әле дә дәвам итә. Кайбыч муниципаль район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев белән әңгәмәбез шул чаралар хакында. - Районыбызда Советлар Союзы заманында 1965 ел­да, Бөек Җиңүнең 30 еллыгы уңаеннан төзелгән һәй­кәлләр бик искергән иде, җимерелә башлады. Һәр яз...

Зурлап каршылаган Бөек Җиңүнең җитмешенче язы артта калды, ләкин аның юбилеена багышланган чаралар әле дә дәвам итә. Кайбыч муниципаль район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев белән әңгәмәбез шул чаралар хакында.


- Районыбызда Советлар Союзы заманында 1965 ел­да, Бөек Җиңүнең 30 еллыгы уңаеннан төзелгән һәй­кәлләр бик искергән иде, җимерелә башлады. Һәр яз саен аларга ремонт ясалды. Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек вакытында һәйкәлләр мәсьәләсе кискен куелды: яңаларын төзергә, кайберләренә яхшы ремонт ясарга. Шул рәвешле, Кайбыч районы буенча 20ләп һәйкәл тө­зел­де, - диде Рәмис Хәялиев.

- Мәсәлән, Иске Тәрбиттә, зур авыл булуга да карамастан, моңа кадәр һәйкәл юк иде. Мәктәп бакчасында Михаил Кузьмин бюсты гына бар иде. Агымдагы елда күп функцияле үзәк янында үзенчәлекле матур һәйкәл сафка басты, аның уртасына Михаил Кузьмин бюсты урнаштырылды. Күпчелек тикшерү - эзләнү эшләрен мәк­тәп коллективы, ветераннар Советы, киң җәмәгатьчелек алып барды.

Һәйкәлләрдәге элекке исем­лекләргә сугышта хә­бәрсез югалганнар кертелмәгән иде. Исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән, аларның да фамилияләре исемлекләргә кертелде. Һәр авыл җирлегенең сугышта катнашучылар исемлеге аерым тупланды.

Райондагы яңа һәйкәлләр­дә «Сугышта һәлак булганнарга мәңгелек дан!», «Алар илгә Җиңү алып кайтты» исе­ме астында исемлекләр барлыкка килде. Сугышта катнашучыларның үзләре исән чагында ук һәйкәл куелырга лаеклы булуы бәхәс­сез, әлбәттә. Һәйкәлләр тирә­се рәшәткә белән әйләндереп алынган, территориясенә брусчатка һәм плитка җәелгән. Алар иң кирәкле атрибутлар - Ватан сугышы ордены, Георгий тасмасы, Кызыл йолдыз белән бизәл­гән, бер һәйкәл икенчесен кабатламый. Кошман, Ульянково, Федоровское, Арыслан, Турминский һәм башка авылларда төзелеш эшләрен "Заман" фирмасы алып барды.

Мәлкидә яңа һәйкәл шулай ук күп функцияле үзәк янында урнашкан, аның янәшәсендә пушка урнаштырылган. Кечкенә генә Кыр Буасы авылында яшәүчеләр дә үзләренең һәйкәлен булдырган. Байморза авылындагы һәй­кәлне дә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин яңартырга тәкъдим итте. Хуҗа Хәсәндә исә косметик ремонт ясалды, исемлекләр яңартылды. Моннан тыш, Алексей Королевның тырышлыгы нә­тиҗәсендә, тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә куелган һәйкәл дә төзекләндерелде.

Турминскийда һәйкәл узган ел ук яңартылган иде, биредә Советлар Союзы Герое Иван Федоровка барельеф кую көтелә. Шундый ук хәтер символлары Дан орденының тулы кавалерлары - Корноруховодан Иван Субботинга, Надеждинодан Василий Пла­тоновка һәм Шүшир­мәдән Тимерша Нәҗметдиновка да урнаштырылачак. Олы Подберезьеда исә үзенчәлекле мемориал эшләнде. Биредә Советлар Союзы Герое Ан­дрей Кошкинга бюст куелмаган иде. Зур чыгымнар таләп итсә дә, бронзадан эшләнгән бюст урнаштырылды. Авыл көнендә яңартылган мемориаль комплексны ачтылар. Фронтка китүчеләрнең иң зур исемлеге бу авылда, ди­мәк, Олы Подберезьедан сугыш елларында күп кешеләр корбан булган.

Ульянково авылында яңа һәйкәлне сафка бастыруда ветераннар зур роль уйнады, ә Корноуховода булганын яңартасы бар. Надеждинода да күп функцияле үзәк янында, якташларның истәлеген мәңгеләштерү йөзен­нән яңа һәйкәл төзеләчәк. Багай белән Салтыйганда һәй­кәлне яңа материал белән тышладылар. Әлеге эшләрне башкаруда Салтыйган авылында туып, хәзерге вакытта Казан шәһәре фирмаларының берсендә эшләүче Марсель Гыйльманов спонсорлык ярдәме күрсәтте. Ябалак авылындагы мемориаль комплекс, иганәче Дамир хәзрәт Гыйззәтуллин ярдәме белән эшләнеп, Ябалак, Бәрлебаш һәм Морза Бәрлебашы исем­­­лекләрен үз эченә берләштерде.

Кече Кайбыч авылындагы өстендә ярымай балкучы һәйкәл зур тырышлык куеп салынды. Сызымнарын авылның остасы Алмаз Низаметдинов ясады, бертуган Зиннуровлар, башкалар да әлеге төзелештә катнашты. Кошманда һәм Федоровскоеда берсеннән-берсе матур һәй­кәлләр калкып чыкты, ә Борындык белән Шүширмәдә алар Роберт Сафиуллин ярдәме белән сафка басты.

Олы Урсак авыл җирлегендә дә зур эшләр башкарылды. Арыслан белән Бортаста да яңа һәйкәл төзелде, ә Чүти, Мөрәле, Колаңгы, Кече Мәме һәм Бушанчада реставрацион ремонт ясалды. Башка авыллардан аермалы буларак, Олы Тәрбиттә һәйкәл беренчеләрдән булып төзелде.

Иске Чәчкабта исә ярымайлы һәйкәл яңа урында барлыкка килде. Элек биредә озак еллар клуб вазифасын үтәгән мәчет булган, кыш көне аны сүткәннәр. Хәзер авылда ике һәйкәл - иске һәм яңа. 9 Май көнне "Үлемсез полк" колоннасы иске һәйкәлдән яңасына таба атлады. Төзелешкә аталы-уллы Галимулла белән Рушан Хуҗиннар һәм күпчелек авыл халкы зур өлеш кертте.

Төзелеш эшләре яңа материаллар кулланып башкарылды. Әлеге максатка авыл җирлекләре үзара салым акчасының берникадәр өлешен файдаланды. Шунысын ышанып әйтә алабыз - планлаштырылган бер генә эш тә арткы планга күчмәячәк. Мәсәлән, Федоровскоеда һәйкәл төзелешендә 140 мең сум күләмендә үзара салым акчасын файдаланганнар, ә һәйкәл үзе 350 мең сумга төшкән. Калган эшләр "Заман" фирмасы җитәкчесе тәэмин иткән материаллар белән башкарылган. Үзара салым акчасын хөкүмәт авыл җирлегенә 1 миллион 200 мең итеп кайтарачак. Ә Иске Тәрбит белән Иске Чәчкабта авыл халкы һәйкәл төзелеше өчен өстәмә акча җыйды.

Күргәнегезчә, кайбычлылар әлеге игелекле эштә бердәм булдылар - матди һәм әхлакый булышлык күрсәттеләр. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән барыгызга да югары гражданлык позициясе өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Бөек Ватан сугышында катнашучыларга хөрмәт күрсәтү бурычының зур өлеше эшләнде. Һәйкәлләр төзү моның беренче билгесе булса, әлеге эштә халыкның катнашуы - икенче билге. Иң зур һәйкәл-мемориаль комплекс Олы Кайбычта барлыкка килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев