Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында алимент түләүчеләрнең бик зур бурычы җыелган

    Әлеге язмага тотына алмыйча озак уйланып йөр­дем. Һөнәребезнең бер "авыр" үзенчәлеге бар: булачак язманың геройлары белән танышканнан соң, берара шуларның язмышы белән яшисең, аңларга, кирәк икән, кичерергә тырышасың. Уңай яктан гына телгә алырлык, сокландырырлык язмышлар кәгазь битенә тиз арада күчә. Ә менә мондыйлары...

    Суд приставлары хезмәтенең Кайбыч бүлеге суд приставлары белән алимент түләүдән качып йө­рүчеләрнең хәлен белеп кайтырга булдык. Хәер, аларның хәле билгеле инде - я исерек, я махмырдан интегә. Мәлкидә яшәүче Владимир Егоровның кызын әбисе тәр­бияли. Ата кешенең газиз баласына 2005 елдан бирле 378 мең бурычы җыелган. Беркайда да эшләмәүче ир каян алып түләсен аны? Җи­наять җаваплылыгыннан Владимирны әлегә үз әни­се коткарып килә, пенсия акчасыннан аз-маз җибәрергә тырыша ул. Суд приставлары хезмәтенең Кайбыч бүлеге начальнигы Эльвира Заһидуллинаның сорауларына да ни исерек, ни аек ир төгәл генә җавап бирә алмады.

    - Каникулда кызыңның да башка балалар кебек ял итәсе, сыйланасы, яңа киемнәр киясе килә бит. Агрофирмада эшче куллар һәрчак кирәк, сиңа да эш табылыр иде, - ди Эльвира Заһидуллина, аптырагач.

    Егоровның җа­вабы кыска булды:

    - Мин колхозда эшли белмим...

    Шулайдыр шул, аның кебекләр эшли белми, эчә генә белә. Шушы ук авылда яшәүче Виталий Яковлевны без өмәдән, өй салучылар арасыннан таптык. Ул да эчәренә акчаны әнә шулай, анда-монда эшләштереп таба. Бердәнбер кереме - кайнар ноктада хезмәт иткәне өчен түләнүче пособие. Шуның 25%ын (закон буенча керемнең әнә шулкадәр өлеше бер балага алимент итеп түлә­нергә тиеш, ике балага - 33%, аннан да күбрәк булса - 50%) - 350 сумны түли ул 13 яшьлек кызына. Әмма, ни кызганыч, закон алар файдасына түгел. Пособие керем буларак саналмый, шуңа күрә Виталийның да бурычы Россиядәге уртача хезмәт хакының 25%ы исәбеннән исәпләнә. Россиядә эшләмәүче һәр алиментчының бурычы ай саен якынча 7 мең сум исәбеннән санала, чөнки хәзерге вакытта илдәге ур­тача хезмәт хакы 28 мең сум тирәсе.

    Чәчләр үрә торырлык...

    Соравылда яшәүче Виктор Майоровны да өендә тота алмадык. Капка тө­бендә безне ир-атның әнисе каршы алды:

    - Сезне күргәч, чәчләр үрә тора... - дип башлады ул сүзен. Нишләтәсең, улы нинди генә ваемсыз, җавапсыз булса да, ана кешегә баласы кадерле. Хәтта улы өчен әнә шулай авылдашлары алдында гына түгел, Кайбыч халкы алдында кызарырга туры килсә дә. Дөрестерме, юктырмы - Викторны Пит­рәч районына, эшкә чыгып киткән, диделәр. Эчкечелеккә бирелгәнче, агрофирмада эшләгән ул, шуңа күрә бурычы да әллә ни күп түгел. Хәер, бала алдындагы бурычны акча белән генә бәя­ләп булса икән...

    Зур Подберезьеда яшәүче Виктор Шиваровларда безне сюрприз көтә иде. Тыштан пөхтә генә күрен­гән кирпеч йортта дүрт-биш ир-ат, берничә хатын-кыз күзгә чалынды. Өйдәге хәл нәкъ киресенчә: идәннәр пычрак, кухняда юылмаган савыт-саба, бүлмәләрдә - аунап ятучы кием-салым. Йокы бүлмәсендә әллә исерек, әллә авыру бер ир-ат йоклап ята. Ә Шиваров үзе суд приставларыннан качып өлгергән булып чыкты. Суд приставы-башкаручы Фәнзилә Вахитова әйтүенчә, мондый "качакларны" абзар-кура тирәсеннән, идән асларыннан, хәтта шкаф, карават асларыннан табарга туры килгән очраклар була икән. Бу юлы да кием шкафыннан берәүне таптылар. Посып утыручы хатын-кыз, кемлеген аңлатудан баш тартып, "матур" сүзләр бе­лән озатып калды. Өйдән чыгып барганда өстәл өстендә яткан рәсемгә күзем төште. Дәфтәр битенә буяулар белән ясалган. Шунда ук пумала, су, буяулар... Кечкенә ба­ла ясаганлыгы көн кебек ачык. Караңгы төсләр бе­лән тонык кына итеп ко­яш, болытлар ясаган, яшел чирәмдә берәү (кү­рәсең, үзедер...) басып тора. Мондый шартларда яшәү баланың психикасына нинди йогынты ясаганлыгын чамалавы авыр түгел. Рәсемендә дә әнә шулар ярылып ята бит!

    Викторны суд приставы Ришат Шакиров тапты. Каршыдагы өй янында өелгән утын өеме артында качып утырган икән. Улына 187 мең бурычы булган ирнең (моны ата дияргә тел дә әйләнми) күзләрендә иман дигәненең әсәре дә юк... Ә үзе сүз артыннан кесәгә керүче түгел - каршы сөй­ләргә булдыра. Суд приставлары мәсьәләгә ачыклык кертергә булды.

    - Өйдә бала киемнәре, уенчыклар күренде, ди­мәк, сезнең белән ниндидер бала да яши. Кемнеке ул? Ник андый шартларда яшәргә мәҗбүр итәсез аны? - дип сорады Эльвира Заһидуллина.

    - Ә нәрсә булган? Менә мин дә туганнан бирле шулай яшим, шуннан нәр­сә? - дип кенә җикеренде Шиваров. Кисәтү кәгазенә кул куярга каршылык күрсәтеп озак маташты.

    Аналар да алимент түли

    Мондый ваемсызлар ара­сында ир-атлар гына булса икән! Аларга җәмгыятебез күптән ияләште инде. Хәер, баласын ше­шәгә алыштырып, аналык хокукыннан мәхрүм ител­гән хатын-кызларга күнегеп барабыз бугай. Әнә, Ябалакта яшәүче Ирина Сергееваны гына алыйк. Ике улы, кызы, тапкан әниләре исән-сау була торып, чит гаиләдә тәрбиядә. Шулай яхшырак та: эчкече әни янында яшәгәнче, үз баласыдай якын итеп, яратып, кайгыртып яшәүче читләр янында яшәү хәерлерәктер. Иринаның башка ир-аттан туган кечкенә баласы да бар. Декрет ялына чыкканчы аз-маз кереме булган аның. Төскә-биткә дә ярыйсы үзе, чибәр диярлеге дә бар. Йорт-җире, ишегалды да җыештырылган, кулыннан эш ки­лә, диләр суд приставлары да. Әлеге дә баягы шул спиртлы эчемлекләр куллануы гына...

    - Күптән түгел әниемне җирләдек, мин эчүне ташладым, барысы да тәр­тип­тә булачак, - дип ышандырырга тырышты ул безне. Соңгы арада эчмәгәнлеге күренә: бала киемнәре, вак-төяк уенчыклар пөхтә итеп җыеп куелган, кухняда да чиста. Эх, шешә белән дуслыгы шуның белән бетсә иде дә бит, ай-һай...

    Хәзерге вакытта Кайбыч районында алимент тү­лә­мәүче 44 кеше контрольдә тора. Кайберәүләре эшли, әмма барыбер бурычлары бар. Арада ун хатын-кыз булуы гына уйландыра. Акчадан биг­рәк, балаларга әти, әни назы кирәк тә бит... Язманың "геройлары" аны аңлаудан күптән узган инде, бурычлары мәңге бетәрлек түгел. Балага18 яшь тулганнан соң да бурыч өсләрендә кала. Әгәр баланы үстерүче хатыны яки ире судка бирсә, индексация ясалып, бурыч берничә тапкырга артырга да мөмкин. Бу очракта, алимент түләүче эшкә урнашса, яки лаеклы ялга чыкса, хезмәт хакыннан яки пенсиядән 70%ына кадәр бурычны каплауга юнәлтергә хаклы суд приставлары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: