Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычның мактаулы кешесе исеменә лаек булган олуг шәхес

    Әйдәгез, Кайбыч урамнары буйлап бер әйләник әле. Менә универмаг, мәдәният йорты, урта мәктәп, торак йортлар... Әлбәттә, бу биналарның үз тарихы, үз язмышы бар. Әмма боларның һәркайсы Кайбыч җирлеге өчен зур эшләр башкарган, хәләл көчен кызганмаган Мансур Закиров рухын саклый, аның тырыш хезмәтен хәтерләтә. Таш биналар гына түгел, аның исеме халык...

    ТОРМЫШ ЮЛЫ БОРМА-БОРМА

    Мансур Закиров Олы Кайбыч авылында 1935 елда дөньяга килә. Гаиләдә сигез бала үсә, малайлар арасында иң кечесе - Мансур. Шуңадырмы, әнисе Халисә апа да, әтисе Әхмәтҗан агай да аны гел нигез сакчысы итеп күрә. Кайбычта урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, армия сафларына китә егет. Дүрт ел Владивосток шәһәрендә Хәрби-диңгез флотында хезмәт итеп кайтканнан соң, Казан дәүләт ветеринария институтының зоотехниклар бүлегенең студенты булып куя ул. Юк, аңа чаклы әле документларын авиация институтына бирә. Ләкин ахырдан кире уйлап, авыл хуҗалыгы юнәлешен сайлый. Укуны бетергәч, үз авылында «Правда» колхозында зоотехник булып эшли башлый. Тәҗрибәле остаз, ул чактагы колхоз рәисе Фәсхетдин Ярхәмов кабул итеп ала аны. Яшь белгеч сер бирми. Кышкы бураннар, язгы пычрак, көзге усал җилләр куркытмый аны. Ихлас йөрәгеннән чыккан көчле гайрәт белән туган җиренә хезмәт итә. Сөт җитештерү һәм дәүләткә сату буенча «Правда» колхозы күп тапкырлар беренче урынга чыга. Колхозчылар, терлекчеләр арасында үз кешегә әйләнә яшь зоотехник. Бу урында чак кына Закировларның гаилә тарихына да тукталасы килә. Армиягә киткәнче үк күз салып йөри ул Әлфия исемле чибәр кызга. Әмма кызның, укуны бетермичә беркем белән дә йөрмим, дигән сүзе була. Тын океан киңлекләренә ялгыз йөрәк белән чыгып китә егет. Әмма үз дигәнен эшли! Армиядән кайтуының икенче көнендә үк, яңадан Әлфиягә сүз ката. Солдат сүзен бу юлы кире кага алмый инде сылу кыз. Ике ел очрашып йөргәннән соң, 1960 елның августында матур гына гаилә корып куялар. Әлфия апа башта тегүчелеккә укый. Аның кулы белән тегелгән кәчтүм-чалбарларны, пальтоларны озак киеп йөри әле Мансур абый. Әлфия апа укытучы булырга дип дәүләт имтиханнары тапшырып йөргәндә, 1971 елга нәтиҗә ясар өчен җыелган колхозчыларның гомуми җыелышында Мансур Закировны бертавыштан колхоз рәисе итеп сайлап куялар. Бу чорда ул инде эшенең асылын аңлаган, тәҗрибәле җитәкче булып өлгерә. «Правда» колхозы Олы Кайбыч, Кече Кайбыч, Иске Чәчкаб, Кошман авылларын үз эченә алганшактый зур колхоз була. Кыр эшләре, техника белән тәэмин итү, туктаусыз ярыш эстафетасыннан торган терлекчелек тармагы...бу җаваплы эшләр өстенә, Мансур Закиров үзе эшләгән җирлектә зур төзелешләр дә алып бара. Ул төзеткән биналар әле хәзер дә халыкка хезмәт итә. М.Закиров җитәкләгән елларда «Правда» колхозы өч ел рәттән республика масштабында социалистик ярышта җиңеп чыга. Районда да һәртөрле күрсәткечләр буенча колхоз һәрчак беренче унлыкта бара. Соңрак «Правда» колхозын Закиров исемендәге хуҗалык дип атап йөртә башлыйлар.

    "КЕСӘСЕ ТЕГЕЛГӘН" ҖИТӘКЧЕ

    Бу елның октябрь аенда Мансур агага сиксән яшь тулыр иде. Әлеге датаны билгеләп үтәр өчен, тормыш иптәше Әлфия апа, балалары, туганнары белән җыелып Коръән ашы оештырдылар. Балалары ашны зурлап, Мансур аганың улы Рамил Закиров көче белән салынган «Олимп» бинасында уздырырга ниятләгән. Кунаклар арасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, туганнары, бер чорда эшләгән җитәкчеләр, Мансур аганың хезмәттәшләре һәм "Правда" колхозының шул чордагы алдынгы савымчылары, терлекчеләре бар иде. Әлеге чара Коръән сүрәләре һәм Мансур Закиров турындагы истәлекләр белән үрелеп барды. Гаделлеген, туры сүзле булуын, яңалыкны кабул итәргә яратучы җитәкче буларак искә төшерделәр аны.

    Фирдәүсә ГАЗИМҖАНОВА:

    - Кайбыч районы яңадан мөстәкыйльлек алгач, "Правда" колхозы идарәсе үзәге Иске Чәчкаб авылындагы ферма йортына күчә. Анда да һич кимсенми эшләде ул. Киемемә ферма исе сеңә дип куркып тормас иде, керә, хәлләрне белешә. Начар авыру белән авырган апага Апастан дару ташый идем. Апаның хәле авырайгач, ничә тапкыр Мансур абыйлар капкасын шакыдым, беркайчан да кире борганы булмады, һәрвакыт ярдәм итте.

    Алдынгы сыер савучы Фәүзия САФИНА:

    - Сөт җитештерү буенча колхозлар гел ярыша иде. Мансурабыйның безне гел җиңүче итәсе килде. Без сыер сава торган вакытта керер иде дә, кызлар әйдәгез, бөтенегез дә берәр стакан гына артык саусагыз да, сөт артып китәчәк дип, көч биреп йөри иде.

    Апас районының беренче секретаре Абделхәй ХӘЙРУЛЛОВ:

    - Мансур Закиров белән эшләгәндә бигрәк тә шул истә калган - Закиров исеменә халыктан бер генә шикаять хаты да килмәде. Чөнки әйбәт белә идем: Закиров үзе дә колхозчылар белән бер дәрәҗәдә яшәде. Ул - «кесәсе тегелгән» җитәкче иде. Шуңа күрә бернидән дә куркып яшәмәде ул. Аның каравы, Закировлар өенә кайчан керсәң дә якты чырай, кайнар чәй белән каршы алдылар. Мансур Закировның һәрвакыт ышанычлы тылы - аны аңлаучы гаиләсе булды. Билгеләнгән сәгатькә дә сыймыйча бик күп хатирәләр сөйләнде ул көнне. Яраткан җырчысы Марс Нигъмәтҗанов җыр башкарды, экранда оныклары әзерләгән яшьлек фотолары балкыды: Мансур абый игенчеләр арасында, яшь җилкәнчәк чагында, колхоз алдынгылары белән, студент чакта, яраткан гаиләсе белән...

    МӘҢГЕЛӘШКӘН ИСЕМ

    Бүген тулы горурлык белән Мансур абый Закировның исеме мәңгеләште дип әйтергә була. Әнә, Олы Кайбыч мәктәбенең урам як стенасында Мансур Закиров истәлегенә багышланган мемориаль такта урнаштырылган. Бу эшне башлап йөрүдә Әлфия апа Закированың да, район җитәкчеләренең дә тырышлыгы зур булды. Һәркөнне биредән узып йөрүче мәктәп укучыларының да күңеленә кереп калыр бу исем. *** Мансур Закировка багышланган язмамның исемен «Өендә гөлләр генә үсә иде...» дип атавым юкка гына түгел. Мансур абыйны искә алу кичәсендә аның холкы, гадәтләре турында да күп сөйләделәр. Кайчандыр Закировлар өендә кунак булучылар: «Аларның өендә бернинди затлы әйбер юк иде, гади колхозчылар ничек яшәсә, алар да шулай яшәде,өйләрендә гөлләр генә үсә иде», - дип искә алды. Әйе, хәзер дә гөлләр үсә Әлфия апа өендә. Тәрәз төпләрендәге гөлләре дә һәрчак чәчәктә, балалары - Диләрә, Зөлфия, Рамил, җиде оныгы, оныкчыклары якты кояш астындагы гөлләр кебек матур яшиләр: һәрберсенең тормышта үз урыны - үз түтәле, үз оясы, һөнәре бар. Нәсел - матур үрмә гөл кебек гел өскә, югарыга үрмәли. Ә бу - иң мөһиме!

    Оныгы Тимур ЯРУЛЛИН дәү әтисе турында:

    Спорт белән шөгыльләнүемне һәрчак хуплады дәү әти. Шул ук вакытта бик таләпчән дә булды ул. Ир кеше көчле булырга тиеш дип саный иде. Аз сүзле дәү әти бер мактау сүзе әйтсә - ул безнең өчен һәрчак зур бәя дип исәпләнде. Мине шахмат уйнарга өйрәтте. Хезмәтне хөрмәт итте. Без оныклары белән шаярырга бик ярата иде.

    Улы Рамил ЗАКИРОВ әтисе турында:

    Әти мине балачактан ук тормышка яраклашырга өйрәтеп, һөнәрле ир кеше итеп үстерде. Кечкенәдән, колхозда, ындыр табагында да, машинада да, балта осталары, тимерче янында да эшләтте. Чөгендер дә утадык, йөкче дә булдым. Әни, хәзер әтиегез кайта дисә, шунда ук үземне тәртипкә китереп, эшләрне ялт иттереп куя идем. Чөнки әти һәрчак тәртип яратты. Мин әтидән курыктым да, яраттым да. Ул мине иркәләп тә үстермәде, шул ук вакытта иң якын дустым да булды. Аны югалтуны чынлыкта бик авыр кичердем. Авырганда да, бу дөньядан китәрмен дип уйламады, менә тереләм дә эшкә чыгам, диде. Тормышымда әтинең зирәк киңәшләре булыша. "Авырлык килгәндә бер адым артка чик тә, түзеп тор, аннан биш адымны күкрәк киереп алга атларсың," - дигән сүзләрен һаман истә тотам.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: