Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кече Кайбычта яңа кибет эшли башлады

Узган атнаның пәнҗешәмбесендә Кече Кайбыч авылында тантаналы төстә яңа модульле кибет ачтылар. Комплекслы хезмәт күрсәтү пунктын ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, «Татпотребсоюз» идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов һәм Мәлки кулланучылар җәмгыяте рәисе Салават Халиков катнашты.

Әлеге кибет республикада тормышка ашырылучы «Авыл кибете» максатчан программасы нигезендә сафка басты. Кече Кайбычтагы бу кибет – шушы программа буенча районыбызда файдалануга тапшырылган дүртенче сәүдә ноктасы. Мондый кибетләр Федоровское, Байморза, Бортас авыллары халкына хезмәт күрсәтә инде. Хәзерге вакытта Ульянково авылында да шундый кибет төзелә.
Кече Кайбычта моңа кадәр бер шәхси кибет эшләгән. Анда яшәүчеләргә беренчел кулланылышта булган азык-төлек товарлары һәм башка кирәк-яракларның киң ассортименты тәкъдим ителгән. «Бер кибет яхшы, ә икәү булгач, тагын да яхшырак», – ди сатып алучылар. Алар товарлар ассортиментының тагын да баерак булачагына, ике кибет арасындагы сәламәт көндәшлекне дә күздә тота. Соңгысы, сүз дә юк, бәяләр сәясәтенә йогынты ясаячак.
Альберт Рәхмәтуллин бу кибеттә товарларның сыйфатлы һәм хезмәт күрсәтүнең югары дәрәҗәдә булачагына ышанычын белдерде.
Сәүдә ноктасы үз ишекләрен ачарга әзер булса да, сатучы булып эшләргә теләк белдерүче табылмагач, аны ачу бераз кичектерелгән. Хәзер авыл халкына Корноухово авылында яшәүче Алсу Бударина вакытлыча хезмәт күрсәтә. Яшь сатучының сатып алучылар белән эшләү тәҗрибәсе бар. Ул кибете булмаган кечкенә авылларда автолавкада товар саткан.
– Республикада модульле 76 кибет эшли, быел тагын 21 кибет төзелә. Хәзерге вакытта Татарстандагы 800 кечкенә авылда кибетләр юк, аларга автолавкалар хезмәт күрсәтә. Без өстәмә рәвештә тагын 25 машина алырга планлаштырабыз. Ерак авылларда яшәүчеләрне беренчел кирәк-яраклар белән 40 автолавка тәэмин итәчәк, – диде Рашат Шәймәрданов.
Кече Кайбычның хөрмәтле кешеләренең берсе – имам Мәгъзүм Тимершин авыл халкын шулай кайгыртучыларга бөтен авылдашлары исеменнән рәхмәт белдерде.
– Авыл кулланучылар җәмгыятен саклап калуда Мәлки сельпосының элеккеге рәисе Светлана Журавлеваның өлеше зур икәнлеген дә исебездән чыгармыйбыз. Хәзер бу оешма белән Салават Халиков оста идарә итә. Без аларның уңышлы эшләвенә шатланабыз. Кибетләрендә җаның ни тели, шул бар, булмаса, алып кайтып бирәләр, – диде ул.
Мәгъзүм ага фикере белән башкалар да килешә. Кибет ачу тантанасына махсус килгән 84 яшьлек Равил Җамалетдинов та фикерен җиткерде.
– Өлкән яшьтә булгач, мин дә, тормыш иптәшем дә кибеткә сирәк йөрибез. Безгә азык-төлекне кызларыбыз алып кайта. Сатучы халыкка ягымлы булса, аның сәүдәсе дә яхшы барачак, кибетеннән дә кеше өзелеп тормас. Элек безнең кибеттә Альмира исемле сатучы эшләгән иде. Сатып алучыларга ягымлы булганы өчен яратып калдык аны. Андый сатучылар күбрәк булса, сәүдә эшләре дә гөрләп барачак, – диде ул.
Товарларга килгәндә, барысының да теләкләре бер –алар сыйфатлы һәм кулай бәядән булсын.
Яңа кибеттә якты, уңайлы, чиста. Алсу сатып алучыларны ачык йөз белән каршы алды. Кибет киштәләре азык-төлек белән тулы. Хәзер авыл халкына юк кына нәрсә өчен дә район үзәгенә барырга кирәкми инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев