Күңелләрдә калды җылысы

Яшьлекләре авыр сугыш, сугыштан соңгы авылларны, калаларны торгызу елларына туры килгән өлкәннәрне хөрмәтләү, күркәм традициягә әйләнеп бара.
Багай авыл җирлегендә бу чараны үткәрүгә аеруча зур әһәмият бирә. Алар 2 октябрьдә Салтыйганда, өчесендә Багай, Арыслан авылларында өлкәннәр өчен чәй мәҗлесләре үткәрде.
Өлкәннәрне бәйрәм белән котларга Арыслан башлангыч мәктәбе укучылары да килгән иде. Алар әбиләренә багышлап шигырьләр сөйләде, җырлар башкардылар. Алга таба укучыларны сәхнәдә Арыслан клубы хезмәткәрләре алыштырды.
Мул итеп әзерләнгән табын артында утырган кунакларны район Советы аппараты җитәкчесе Александр Кучумов, Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерделәр.
Өлкәннәрне авылның киләчәге, урамнарның юлсызлыгы, авылны икегә бүлеп торучы чокыр аркылы салынган күпердән үтеп булмавы борчый. Шулай ук, янгын чыга калса, янгын сүндерү машиналары су алырлык буа юклыгы да күңелләрендә борчу тудыра. Район авылларында төзекләндерү, юллар төзү эшләре алып барыла, билгеле. Бу эшләрнең барысын да бөтен авылларда берьюлы эшләрлек түгел, әлбәттә. Чөнки ул зур чыгымнар таләп итә. Берничә ел элек яз, көз айларында, олы юлдан Арыслан авылына бару сират күпере үтүгә тиң иде. Хәзер авылга кадәр асфальт юл килгән. Димәк, алдагы елларда авыл эчендә дә һич югы таш юл булса да булыр, дигән ышаныч белән яшәргә кирәк.
Табын артында утыручыларның барысы да диярлек колхозда эшләп, лаеклы ялга чыккан, авыр хезмәттә чыныккан кешеләр.
Бераз үзләрен борчыган мәсьәләләргә тукталып, күңелләрен бушатып алгач, Александр Николаевич уйнаган гармун моңына кушылып җырлап, биеп алдылар. Бәйрәм табыны оештыручыларга рәхмәтләрен җиткереп, таралыштылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 май 2022 - 09:09Олы Кайбычның “Миләшкәй” балалар бакчасы чыгарылышлары өчен бәйрәм узды Бакча бинасында капиталь ремонт бару сәбәпле, чыгарылыш кичәсе Балалар сәнгать мәктәбе бинасында үтте.16000
-
21 май 2022 - 08:42Кайбычта “Өченче буын” пенсионерлар спартакиадасының муниципаль этабы узды Анда барлык авыл җирлекләреннән дә диярлек йөзгә якын өлкән кеше катнашты.10700
-
15 май 2022 - 10:24Кайбычта яшь армиячеләр йорты ачылды Районда 16 яшь армиячеләр отряды 457 баланы колачлый. Аларның бергәләп җыелу урыны барлыкка килде.21100
-
13 май 2022 - 17:06Кайбыч районы укытучыларына яңа ноутбуклар тапшырдылар Тантаналы чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, «Ак Барс” банкның “Кайбыч №1” өстәмә офисы җитәкчесе Илсия Хафизова, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, мәктәп директорлары һәм укытучылар катнашты.22500
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.36300
-
10 май 2022 - 21:02Мөрәле авылы өлкәннәре Кәрим Тинчурин исемендәге театрга Җиңү көне уңаеннан күрсәтелгән спектакль карарга барды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Без хәтерлибез!» хәйрия акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары өчен спектакль күрсәтелде.17200
-
10 май 2022 - 21:00Соравылның мәдәният хезмәткәре Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган күргәзмә әзерләгән - Авылыбызда китапханәче дә, клуб мөдире дә үзем. Күпфункцияле үзәкнең фоейсында урнашкан күргәзмәне китап укучылар да, клубка килүчеләр дә кызыксынып карый.9600
-
9 май 2022 - 15:05Кайбычта ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балаларын кафеда хөрмәтләделәр Иске Чәчкабтан Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәтулла Заһидуллин, Олы Кайбыч авыл җирлегендәге тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, 9 Май – Җиңү көне уңаеннан оештырылган парадтан соң, бәйрәм табыны артына җыелды.19200
-
7 май 2022 - 14:40Кошманда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган митинг узды Ул " Үлемсез полк" акциясе белән башланып китте. Укучылар һәм укытучылар яу кырында башын салган, сугышта катнашкан, тылда фидакарь хезмәт куйган авылдашлары, туганнары фотоларын күтәреп, урам әйләнде.47000
-
7 май 2022 - 13:31Чүти авылында Җиңү бәйрәме узды Чүти авылы уртасында урнашкан батырлар һәйкәле янына авылның олысы-кечесе җыелган.43100
-
2 май 2022 - 20:49Олы Урсак авылында яшәүче тыл хезмәтчәне 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте Моннан туксан ел элек, җиһанга җылылык һәм ямь алып килгән май аеның икенче көнендә, Апас районы Югары Акхуҗа авылында Гөлсинә исемле кыз дөньяга аваз сала.41800
-
2 май 2022 - 17:01Кушкүл авылы клубы мөдире Лилия Муллина: ”Май бәйрәмнәрендә эшләргә дә, күңел ачарга да өлгерәбез” “Авыл халкы май бәйрәмнәрен, тоташ ял көннәрен зарыгып көтеп ала.35000
-
2 май 2022 - 05:00Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин: “Ураза гаете котлы булсын!” Мөселманнар өчен изге Рамазан ае да ахырына якынлашты. 2 майда – Ураза бәйрәме.20100
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
20 май 2022 - 10:55Федоровское мәктәбе волейболчылары республика ярышында берьюлы алтын һәм көмеш медальләр яуладыФедоровское мәктәбе волейболчылары республиканың волейбол лигасында берьюлы алтын һәм көмеш медальләр яулады! Әлеге ярышлар тарихында мондый уңышның булганы юк иде әле.8100
-
21 май 2022 - 09:09Олы Кайбычның “Миләшкәй” балалар бакчасы чыгарылышлары өчен бәйрәм узды Бакча бинасында капиталь ремонт бару сәбәпле, чыгарылыш кичәсе Балалар сәнгать мәктәбе бинасында үтте.16000
-
21 май 2022 - 08:42Кайбычта “Өченче буын” пенсионерлар спартакиадасының муниципаль этабы узды Анда барлык авыл җирлекләреннән дә диярлек йөзгә якын өлкән кеше катнашты.10700
-
20 май 2022 - 10:55Федоровское мәктәбе волейболчылары республика ярышында берьюлы алтын һәм көмеш медальләр яулады Федоровское мәктәбе волейболчылары республиканың волейбол лигасында берьюлы алтын һәм көмеш медальләр яулады! Әлеге ярышлар тарихында мондый уңышның булганы юк иде әле.8100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика