Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Керәшеннәр җырыу әйтә – укыгыз да, тыңлагыз!

    Уууу!!! Аларның осталыгына исең-акылың китәрлек! Керәшен җыруларын теттерәләр генә! Беренче күрүдә үк яраттыралар да, аннары концерт-тамаша саен шуларның чыкканын, залны "яндырганын" көтәсең генә кала. Кайбыч керәшеннәре үтә дә тырыш, хезмәт сөючән, кунакчыл, шул ук вакытта тыйнак халык. Ә җырлары арасында моңлы, сагышлылары да, күңелләрне җилкендерердәйләре дә бар - әмма берсе...

    Шуңа да ул якка иҗади сәфәр үзгә бер ямьгә, төсләргә, хисләргә бай була. Явыз Иванлы тарих чоңгылларына чумдырыр, кеше ышанмастайга да инандырыр, авызларына гына каратып тотар, шулай итеп күңелеңне дә яулап куяр болар. Яуламый хәле юк: һәркайсы кайчандыр каләм аша үтелгән, ә андыйларның язмышына бер кагылдыңмы, котылам, димә - үзеңнекенә ялганып, чорнала да китә!
    Мәлки ягы керәшеннәренең борынгыдан килгән җырларын барлаучы, өйрәнүче, Санкт-Петербургтагы Россия сәнгать тарихы институның өлкән фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты Наилә ханым Альмиева безнең төбәктәге сәфәрләре вакытында ниндирәк хисләр кичерде икән? Керәшен моңнарын ничә еллардан бирле өйрәнүче ханым - "Керәшен татарларының көйләре" дигән җыентыклар авторы да. Беренче томы Питрәч районы керәшеннәре фольклорына багышланса, күптән түгел генә дөнья күргән икенче томында Мәлки ягы керәшеннәренең моң байлыгын ачып бирә. Гаҗәеп басманы Мәлкидә "Туым җондызы" фестиваленең зоны туры концерты вакытында тәкъдир иттеләр.


    Татарстанда яшәүче керәшеннән яшәү урынына карап, берничә төркемгә бүленә. Кайбыч районында яшәүчеләрне "Мәлки керәшеннәре" дип атап йөртәләр. Татарстанның Чувашия белән чигендә урнашкан районда яшәүчеләрнең фольклоры да, автор фикеренчә, милли үзенчәлекләргә гаять бай.
    Беренче язмаларны Наилә Әлмиева 1986-1987 елларда ук туплый башлаган. Әйтергә онытып торам: китап DVD диск белән бергә сатыла, анда үзебезнең керәшеннәрнең җырлавын аудиотасмалардан тыңларга, видеоязмадан күрергә мөмкин! Китап өстендә эшләгәндә 2007 елда автор яңадан Мәлки якларына юл тоткан. Иске Тәрбит авылында Владимир Федоров, Михаил Харитонов, Михаил Герасимовларның Салдат көен башкаруын видеоязмадан күрсәгез икән сез! Әллә ниләр бар бу юлларда: туган илкәйләрдән аерылу сагышы да, сөйгән җарны сагыну да, ватан өчен гомеркәйләрне бирергә әзер булу да...
    Кыр капкасын энде лә, ай, чыкканда,
    Күтәрелде энде лә күк томан.
    Җә кайтырбыз энде, җә кайтмабыз,
    Сау булыгыз энде лә, туганнар...

    Китапта Мәлки, Иске Тәрбит, Камыллы, Соравыл, Кыр Буасы, Хуҗа Хәсән, Байморза, Олы Тәрбит авылларының үзләренә генә хас җырулары, ноталары, хәтта рус теленә тәрҗемәсе дә тәкъдим ителә. Төсле битләрдә кайбер башкаручыларның (шул авылларда гомер итүче ага-апайлар ла инде!) фотосурәтләре дә урын алган. Ә кушымтада - иң кызыгы: теге яки бу җырга керәшен апаларының аңлатмалары, хатирәләре...


    Керәшеннәребез өчен гаять тә җакын, күңелгә җатышлы басма булыр ул - үз укучыларын табар! Һәрхәлдә, минем - керәшеннәргә олы хөрмәт, чиксез ярату белән караучы журналист кемсәнең китапаханәсендә бу китапның түрдән урын алачагына шигем юк!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: