Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кошман авылындагы Ленар белән Франгизә Насретдиновлар гаиләсе гөлбакчага охшаган

    Тимердән койган коймалы, җыйнак, пөхтә кирпеч йортның ишегеннән узуга ук гөл бакчасына килеп кергәндәй тойдым.

    Хуҗабикәнең аш-суга ос­та булуын Кошманда күп­ләрдән ишеткәнем булса да, гөлләр дә үстерүен белми идем. Ниндие генә юк: аллы-гөлле чәчәк­ләр­гә күмелгәннәре дә, бизәкле яфраклылары да, үрмәләп, түшәмгә җиткәннәре дә... Хәер, Насретдиновларның гаилә оясы да гөлбакчадан әллә ни аерылмый.

    Ленар абый белән Франгизә апаның мәхәббәт тарихы 1967 елның 21 фев­раленнән башлана. Төгәлрәге, кышның зәм­хә­рир суыгында кавыша алар. Аңарчы 29 яшьлек егет белән әле 20 генә тутырган кыз берәр ел чамасы очрашып йөргән. Насретдиновлар белән әңгәмәбезне әнә шул хатирәләрдән башладык. "Ә шулай да, кайсыгызның күз угы икенчегезне беренче эләктереп алды соң?" - дип төпченүемне белдем. Ленар абый җа­ваплады:

    - Ул чакта кызлар хәзерге кебек түгел иде. Егетнең күзе кемгә төшсә, шул чибәргә сүз катып карый. Ә егет инде әйбәтрәген карый... - ди.

    - Алайса, Франгизә апа шул әйбәте булган инде, - дим.

    Дәшми-тынмый тыңлап утырган Франгизә апа, уенын-чынын кушып, әй­теп куя:

    - Яшьрәген караган ла ул...

    Дүрт уллы гаиләдә өченче булып дөньяга килгән Ленар абыйга сугыштан соң тормыш йөген әтисез тартырга туры килгән. 1941 елның июлендә сабыйга өч яшь чагында фронтка киткән әтиләре әле бүген дә хәбәрсез югалганнар исемлегендә.

    - Без кечкенә чакта, сугыш беткәч, өебезгә Бушанча кешесе килгән иде. Әнкәйнең урысчасы ипи-тозлык кына булса да, әткәй белән бергә хезмәт итүен, камалышта калуларын аңладык. Тыныч тормышта авылны җитәк­ләгән әткәебез анда да командир булган, кулы яраланган, дип сөйләде ул. Күрәсең, камалыштан чыга алмагандыр, кая җирләнгәнен дә белмибез. Үсә төшкәч, шул кешене эзләп карадык, әм­ма ул вафат булган иде, - дип, балачак яраларын кузгатты Ленар абый.

    Ул үзе дә армия хезмәтен өч ел Польшада, зенит-ракета гаскәрләрендә үткән. Кайтуының икенче көнендә үк тракторчы курсларына укырга кереп, 39 ел тимер аттан төш­мәгән. Тырыш, булдыклы егетнең үзе кебек үк уң­ган Франгизәгә күз төшерүенә аптырыйсы түгел. Дөнья күргән, акыл җыйган егеткә гыйшкы төшкән кызны да аңларга мөм­кин. Уртак тырышлык бе­лән башта дәү абыйларына, аннары төп нигез­дә, соңрак икенче абыйларына йорт салганнар. Яшь гаилә төп йортта бер генә ел яши дә, үз ояларын өлгертә. Җиңел тормыш эзләп, шәһәргә чыгып китми алар, авылдан аерылмый.

    Әңгәмәдәшләрем сөйлә­шү барышында әледән-әле шөкерана кыла.

    - Әнкәйнең сөйләгәне ис­тә. Фәхербанат җиңги бе­лән зират буеннан урактан кайталар икән. Каршыларына авыл советы рәисе Гыйрфан абый очраган. Кияүдә бул­маган Фәхербанатны җибәргән, ә әнкәйнең ке­сә­ләрен тикшергән. Дүрт малай анасы урактан буш кесә белән кайтмас, имеш. Хәзерге муллыкка сөенеп туярлык түгел бит, - ди йорт хуҗасы. Франгизә апа да иренең фикерен куәтли:

    - Бүгенгесенә шөкер, дибез, әйбәт яшибез. Менә төпчегебез Айдарны да өйләндерсәк, Аллаһы Тә­галә алдында балаларны тормышка чыгару бурычын да үтәгән булабыз. Әнкәйләр "рәхәт күреп яшәсәгез иде", дип дога кылалар иде. Шулар кабул булгандыр, дим. Хә­зер без балаларга дога саен шул теләктә.

    Кызлары Лигизә, Алсу, Рамилә, уллары Ранил үз гаиләләре белән яши. Алсулары Кошманда кияү­дә, Ранил да йортны туган авылында җиткергән.

    - Ранилыбыз 41 яшендә генә өйләнде. Ана йөрәге, нишләтәсең: кая гына барсам да, күзләрем бе­лән аңа хатын эзли идем. Никахы өлгермәгән булгандыр, күрәсең. Үзләре табышты, кавышты. Гөлиябезне дә үз кызыбыздай яраттык. Әтиләренә охшап, олыгаеп өйләнә безнекеләр, - ди әниләре.

    Балалар кемгә охшаган дип, сорашам. Франгизә апа тезеп китә:

    - Әтиләре кебек сабыр алар. Ранил да, Айдар да аның кебек алтын куллы, бөтен эш җаен беләләр.

    Сүзгә үзе дә ике бала әнисе булган Рамиләләре кушыла:

    - Әни үзе дә сабыр безнең. Кайгыртучан, акыллы, төпле киңәшләре бе­лән ярдәм итә. Алар кебек булырга тырышабыз. Ме­нә камыр ризыкларын гына әнинеке кебек тәм­ле итеп пешереп булмый әлегә, - ди.

    Ачык йөзле, тәмле сүзле Франгизә апа белән тыйнак, итәгатьле Ленар абый Насретдиновларның гыйбрәт тә, үрнәк тә булырдай гаилә сәхифәләрен озак актардык ул көнне. Балаларын, оныкларын күз карашы белән дә иркәләп, кайгыртып яшиләр. Зур вакыйга алдында үзләре - тиздән төп нигезгә килен төшә­чәк. Үзләре кебек үк нурлы, мәрхәмәтле, иманлы булыр ул, иншәллаһ.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: