Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Матбугат очрашуы

    Бүген Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин "Кайбыч таңнары" газетасы журналистлары белән матбугат очрашуы булды.

    Әлеге очрашуда журналистлар муниципалитет җитәкчесенә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Әңгәмәдә узып баручы ел нәтиҗәләре, киләчәккә планнар турында сөйләштек. Район башлыгы гаилә фермалары эшчәнлеген җанландыру, демографияне яхшырту, Кайбычның киләчәккә үсеше, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, җитештерелгән продукцияне үзебездән эшкәртү һәм башкаларга кагылышлы сорауларга тирән җавапларын бирде. Бу хакта газетабызның алдагы санында тулырак укырсыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: