Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Мөрәледә 50 ел парлап гомер итүчеләрне “Алтын никахлар” китабына теркәделәр

    Сикәлтәле гомер юлы, диләр... Әйе, очсыз-кырыйсыз юллар да гел тигез генә булмый, борылышлары да, сикәлтәләре дә очрый. Гомер юлы да шулай. Якты дөньяга аваз салырга өлгерми адәм баласы, ә язмыш китабында аның өлешенә тигән көмеше, күрәсе-кичерәселәре язылып та куела.

    Сөенечләре дә, көенечләре дә җитәрлек бирелә кешегә. Әнә шуларны кичерергә җиңелрәк булсын, дипме, галәмдә һәрнәрсә парлы итеп яратылган. Туй көнендә үк парлыларга тигез тормыш телиләр. Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен парлап тату - олы бәхет, диләр. Мөрәле авылында яшәүче, шушы көннәрдә алтын туйларын билгеләп үтүче Әдиятовлар һәм Тимершиннар гаиләләренә әнә шундый бәхет насыйп булган. Үзләре дә шуңа шөкер итеп яши алар. Мөрәле мәдәният йортында узган очрашуда моннан ярты гасыр элек кавышкан ике гаиләнең мәхәббәт тарихын искә төшерделәр.

    Шәфыйк абый белән Назирә апа икесе дә Мөрәледә туып-үскән. Алай гына да түгел, бер үк сыйныфта белем алганнар, мәктәпне тәмамлагач, ул чордагы бик күп яшь-җилкенчәк белән беррәттән, колхозга эшкә калганнар. Ул вакытта ук бөреләнгән булдымы икән хисләр - анысы билгесез, тик күндәм, тыныч холыклы Назирәнең Әдиятовларга килен булып төшүе хак. Ул гомер буе колхозда төрле эшләрдә әйдәп йөрүчеләрдән була. Шәфыйк абыйны исә авылдашлары төзүче буларак олылый.

    - Әти-әниебез белән чиксез горурланабыз. Авылыбызда безнең әтинең кулы кагылмаган, хезмәте кермәгән биналар булса да, бик аздыр, - ди кызлары. Дүрт балага сөекле әти-әни, 8 оныкка һәм 2 оныкчыкка дәү әти белән дәү әни алар бүген. Очрашуда аларны котлап, балалары һәм оныклары Айгөл җырлады. Әдиятовларны, яратып, авылның Ак бабае белән Ак әбисе дип тә йөртәләр. Тигез картлык, балалар, оныклар, авылдашларның хөрмәте - гомер көзендә шул түгелмени бәхет?

    Тимершиннарның да бу көннәрдә яшьлек хатирәләрен барлаган чаклары. "Сөям", "яратам" дигән сүзләр инде үткәндә калса да, Рәшит абый белән Сания апаның бер-берсе өчен өзелеп торуы әле бүген дә күз карашларыннан ук сизелә. Бәйрәмне алып баручы, Мөрәле китапханәчесе Миләүшә Әхмәтованың "Сания апага ничек итеп дәшәсез?" дигән соравына Рәшит абый кыска, әмма мәгънәле итеп җавап бирде:

    - Дустым, дим мин аңа. Гомер буе янәшәмдә атлаган, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашкан җан дустым бит ул минем...

    Я, ничек сокланмыйсың да бу икәвенә, ничек ышанмыйсың ди җирдә мәхәббәт барлыгына?

    Савымчы булып эшләүче акыллы, чибәр Сания бердәнберен армия хезмәтеннән зарыгып көтеп алган, ике арада сагынулы хатлар гына йөргән шул өч ел дәвамында. Кайткач та, тиз генә кавышу насыйп булмаган - комсомол путевкасы белән Рәшитен Казахстанга төзелешкә җибәргәннәр. Ара ераклыгы гына киртәмени чын яратуга? Тимершиннар гаиләсе авыл хуҗалыгы өлкәсенә озак еллар багышлаган: механизатор Рәшит абый - кыр батыры, гел алдынгылар рәтендә атласа, балаларының әнисе, җан дусты, сөеклесе Сания дә калышмый - сыер да сава, бозаулар карый, чөгендер үстерә, колхозның кырыкмаса кырык эшенең берсеннән дә калмый. "Эш сөйгәнне ил сөяр" ди халык. Тырыш, булдыклы, ярдәмчел Тимершиннар белән Әдиятовларны күршеләре дә чиксез хөрмәт итә. Бәйрәмдә дә алтын юбилярларга бүләкләр, чәчәкләр белән бергә, рәхмәт хисен һәм иң матур теләкләрен бүләк иттеләр.

    Тантананың тагын бер күркәм йоласы - Кайбыч муниципаль районының гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә сакланучы "Алтын никахлар" кенәгәсенә кул кую.

    Моннан илле ел элек никах теркәү нинди шартларда узгандыр, анысы Тимершиннар белән Әдиятовларның үзләренә генә мәгълүм. Бу юлы аларның имза куюын авылдашлары, якыннары, туганнары дулкынланып күзәтте, алкышларга күмде. ЗАГС җитәкчесе Рафия Гайнуллина әйткәнчә, мәхәббәтләрен гомер буе саклап яшәүче алтын юбилярларның пар канатлары армасын, талмасын, каерылмасын иде...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: