Олы Кайбычта яшәүче Әминә әби Габдрахманова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

"Бәхетле ана кыз таба" диюләре хактыр. Бар гомерен Кошман авылында уздырган 90 яшьлек Әминә әби Габдрахманова Олы Кайбычта кызы Гөлнур гаиләсендә әнә нинди уңай шартларда яши!
Бар җире балкып утыручы йортта гомер кичерә әби. Урын-җире чиста, өе җылы, үзенә аерым бүлмәсендә кабельле телевидение эшли. Тәмледән-тәмле ризыкларны пешереп кенә тора кызы, пироглары да нәкъ әнисенеке кебек пешә, камыр куярга аннан өйрәнгән бит. Кияве Рамил да хөрмәт итә үзен, оныклары да «дәү әни» дип өзелеп тора. Картлыгымда чит авылда яшәргә мәҗбүрмен, дип тә кайгырасы түгел, Кошман белән Олы Кайбыч арасы шәһәрнең ике тукталышы кебек кенә. Якын булгач, туганнары белән дә аралашып торалар. Без башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин белән Россия Президентының тыл хезмәтчәне Әминә Габдрахмановага 90 яшьлек юбилее белән котлап язган тәбрикләү хаты һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның бүләген тапшырырга килгәч тә, әбине кунакка чакырып әллә ничә тапкыр телефон шалтырады. Күрше урамда гына кызы белән яшәүче бертуган сеңлесе Рабига икән. Кошманнан ветеран-укытучы Мансур абый Шәрәфиев та әбинең бертуганы булып чыкты, ул да Сахара апа белән Рабига апаларга килгән, инде апаларын да үзләре янына чакыралар.Читтә яшәүче кызлары, оныклары да еш кайта хәлен белергә. Әнә шулай туганлык җепләрен саклап яшиләр алар, бер-берсенә терәк. Рәхимулласы белән балалар үстереп, нәни улын сигез айлык чагында ук, инде гаилә корып яши башлаган ике малаен 26 шар яшендә, кызы Фәридәсен 55е тулганда мәңгелеккә югалткан ана йөрәге ничекләр түзде икән? Ярты гасырдан артык бергә гомер кичергән Рәхимулласы да 2001 елда вафат булган. Бөек Ватан сугышы ветераны булган ул, фронттан 1945 елның язында кайткан. 1942 елда Бакырчыга окоп казырга киткән Әминә анда ике генә атна эшли. Колхозга хисапчы кирәк булгач, чакыртып алалар да, Апаска укырга җибәрәләр.
- Ул вакытта Кошман ике колхозга -"Авангард" һәм "Ударник" колхозларына бүленгән иде. Мин "Авангард"ның хисапчысы, хәзергечә әйтсәк, бухгалтеры булдым. Икмәк, арпа урлаучыларга закон каты иде, суд каршысына бастырдылар, - ди Әминә апа.
Соңрак укытучы да була, секретарь, буфетчы да. Ә ире бригадир булып эшләгән. 90 яшьлек әби хәтере яхшы булуы белән генә түгел, газеталарны күзлексез укуы белән дә гаҗәпләндерде. Илгә-көнгә, балаларга, бәндәләр күңеленә рәхим-шәфкать теләп түр башында әледән-әле тәсбих тартучы Әминә Габдрахманованың үзенә дә тыныч картлык телибез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11000
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.24100
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.17700
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.3400
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.16400
-
16 гыйнвар 2021 - 07:572021 елга Мөселман бәйрәмнәре 18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.28200
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.91500
-
13 гыйнвар 2021 - 14:48Кайбыч терлекчеләрен салкыннар куркытмый Кайбыч районы хуҗалыкларында иртәнге савым башланганда көн 38-41 градуска кадәр салкын иде.11000
-
13 гыйнвар 2021 - 11:32“Кайбыч таңнары” бүләкләр тарата Агымдагы елның беренче яртыеллыгына “Кайбыч таңнары” газетасына язылучылар арасында призлар уйнаттык.32100
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.43600
-
9 гыйнвар 2021 - 11:00Чүтидә Раштуа турниры узды Раштуа бәйрәме алдыннан Чүти урта мәктәбенең спорт залында “Гөбенә” агрофирмасы призына волейбол буенча Раштуа турнир” үткәрелә.44500
-
8 гыйнвар 2021 - 14:38Кайбычлылар бадминтон чемпионатында катнашты Яңа ел каникуллары көннәрендә районыбыз спорт сөючеләре ярышларда актив катнаша.51300
-
6 гыйнвар 2021 - 15:30Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!14600
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
22 гыйнвар 2021 - 14:22Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә халык җыеныХуҗа Хәсән авыл җирлегенең халык җыенында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, прокурор Алмаз Сөләйманов, районга республикадан куратор итеп билгеләнгән ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, оешмалар җитәкчеләре катнашты.1000
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.24100
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.17700
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.16400
-
20 гыйнвар 2021 - 09:12Ябалак җирлегендә халык җыены узды Ябалак авыл җирлегенең халык җыены Кече Кайбыч авылындагы мәдәният йортында узды.13500
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11000
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.3400
-
22 гыйнвар 2021 - 14:22Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә халык җыены Хуҗа Хәсән авыл җирлегенең халык җыенында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, прокурор Алмаз Сөләйманов, районга республикадан куратор итеп билгеләнгән ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, оешмалар җитәкчеләре катнашты.1000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика