Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбычта яшәүче Зөлфирә Минһаҗиева әтисен күрү теләге белән яши

    Зөлфирә Минһаҗиева редакциягә Абунәче көнендә килеп керде.

    - Почта элемтәсе бүлегенә газетага язылырга дип кергән идем, анда эшләүчеләр сезгә мөрәҗәгать итәргә кушты. Абунәчеләрегезгә бүләкләр дә тараткансыз икән, мин бераз соңгарак калдым шул, - диде ул, безгә керүенең сәбәбен аңлатып.

    Редакциядә кемнәр эшләве белән кызыксынса да, журналистларны исемнәре белән белә булып чыкты.

    - "Кайбыч таңнары" газетасына даими язылам. Тыл хезмәтчәннәре, сугыш ветераннары турындагы мәкаләләрне аеруча кызыксынып укыйм. Кайберләрен фоторәсемнәренә карап таныйм.

    - Бу тема белән кызыксынуыгыз юкка гына түгелдер, - дип сорадым Зөлфирә ападан.

    - Әйе шул. Мин әтисез үстем, әтиле булу турындагы балачак хыялым да, аның фотосын гына булса да күрү теләгем дә тормышка ашмады. Нинди булган икән ул: озын буйлы, киң җилкәлеме, яхшы кешеме? Бу сорауларга әле дә җавап таба алганым юк. Әмма күз алдыма ул гел шулай килеп баса. Без, Кошманнан Сәлах Минһаҗевның дүрт баласы, гел аның фотосын булса да табасы иде, дигән хыял белән яшәдек. Хәзерге вакытта Кемерово шәһәрендә гомер кичерүче абыем Акмалга аны күрү бәхете татыган, шуңа да әтине ничегрәк итеп хәтердә калдыруы турында еш сорашам. Әти фронтка киткәндә миңа ике генә яшь булган, сеңлем Рәшидә ул киткәч туган. Әтинең һәлак булуы турындагы хәбәрне абыйга Кемеровога җибәрдем, анда ата-анасы фронтта һәлак булучыларга пособие түлиләр. Дәүләт туендыручысын югалтучыларны әнә шулай компенсацияли. Әтидән килгән соңгы хәбәрне әни гомере буе саклады, - дип, күңелендәгесен ачып салды ул.

    - Тыл хезмәтчәннәре турында язган мәкаләләрегезне күз яшьләрсез укый да алмыйм. Ачлы-туклы балачагыбыз, фронттан кемнеңдер әтисен, ирен, абый-апасын көткән чаклар күз алдына килеп баса. Хәтердән берсе дә җуелмый. Ике абыем, мине, сеңлемне туендыру, киендерү өчен әнигә зур көч куярга туры килде. Әтинең, кулына повестка алгач, фронтка җыенуы, аны озатулары турында еш сөйли иде ул. Әниемне тыңлаганда йөрәгем телгәләнә иде. Ул вакытта тугыз яшьлек булган Акмал абый әтиләр утырган ат артыннан Кошманнан Мөрәлегә кадәр йөгереп барган. Әйтерсең лә, аны бүтән мәңге күрмәячәген нәни йөрәге белән тойган. Тылдагыларга да җиңел булмады. Ирләр фронтта чакта хатын-кызларга нинди генә авыр эшләр башкарырга туры килмәде! Урманын да кис­теләр, үгезен дә җиктеләр, җилкәләрендә авыр йөген дә ташыдылар. Балалары хакына барысына да түзде алар. Әнинең бер телем икмәк өчен ничек тир түгүен күрәм дә, әти кайчан кайта, дип сораштыра башлыйм. Аның кайтмаячагын белгәч, әтинең энесенә "әти" дип эндәшә башладым. Минем дә әти бар, дип, иптәш кызларым алдында мактанасым килә иде. "И, авыр хәлгә куя да инде мине бу бала", - дип, әнием Минзифаның сукрануын да еш ишетә идем. Без әтинең энесе Хәбир гаиләсе белән бергә яши идек.

    Балачак хыялы онытылмый

    Ул бәхет эзләп Кыргызстанга китте, безне дә һәр елны кунакка чакыра иде. Мин аларда берничә тапкыр булдым. Ә бер баруымда бөтенләйгә калдым, эшкә урнаштым. Фермада капчык ташып, көн-төн эшләп тә тиеннәр генә алудан туйган идем инде. Анда үз тиңемне очраттым һәм озакламый кияүгә чыктым. Иремнең әти-әнисе Нурлат Октябрьскийдан иде. Хәмзә белән гомер кичерә башлавыбызга илле ел тулды, быел алтын туеыбызны үткәрдек. Кырык ел буена Ош өлкәсендәге Карасуда яшәдек. Иремнең әтисе вафат булгач, туган якка әнигә якынрак кайтып урнаштык. Әни янына ел саен кайтып йөрдек, туганнар белән очрашкан саен Кайбычка күченеп кайту теләге арта гына иде. Мин үзем интернат-мәктәптә эшләдем, хезмәттәшләрем һәм күршеләрем белән бер гаиләдәй дус-тату яшәдек. Интернатта кыргыз балалары мине үз әниләре кебек якын итә иде. Авыр сүз әйткәннәрен бөтенләй хәтерләмим. Бер-беребезне милләтләргә аермадык. Татарстанга күченеп кайтучылар белән хәзер дә аралашабыз. Кыргызстанда яшәгән елларымны аерым бер җылылык белән искә алам. Ни дисәң дә, кырык ел вакыт шунда узган бит. Әмма минем Ватаным монда, Олы Кайбыч мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы булып эшләүче кызым Тәскирә дә монда, сеңлем Рәшидә Кошманда яши. Сеңлем генә югары белем алды, моңа әни бик горурлана иде, чөнки ялгызы укытты бит. Рәшидә хәзер сәламәтлеккә туймый, барысына да сугыш гаепле. Мин аның янына еш барам, Акмал абыебыз да кайткалый. Габделхак туганыбыз вафат инде. Еллар узган саен, әтинең йөзен күрү теләге көчәя генә. Хәрби комиссариатта исәпкә кую карточкасындагы өчкә дүрт зурлыгындагы фотосы сакланмавын әйттеләр. Их,фотосын шушы учыма алым, күрәсе иде әтиемнең йөзен, - дип тәмамлады ул сүзен.

    Мин аның җан әрнүен бөтен тирәнлеге белән аңлыйм. Үземнең дә әнием сугыш чоры баласы. Ул әле хәзер дә сугыш эзсез югалткан газиз әнисе, абыйсы турында нинди дә булса хәбәр ишетү уе белән яши. Шушы 70 ел дәверендә туганнары, якыннарын табу хыялы белән яшәүчеләр бик күп әле ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: