Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Подберезьеда яшәүче Павел Нагоркин 80 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте

    Сиксән яшьлек Павел Нагоркин бүген дә урып-җыю эшләре, уңдырышлылык белән дә кызыксына, басуларны куәтле техника иңләвенә дә сөенә. Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйган фидакарьләргә аның исеме яхшы таныш, чөнки Павел Петрович 35 елдан артык агроном булып эшләгән!

    Юбилее белән котларга килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Олы Подберезье авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев, ветераннар Советы рәисе Екатерина Елисеева да аның җир кешесе, туган ягыбызның чын патриоты булуына басым ясадылар.
    - Туган җирен, кече Ватанын чын күңелдән яраткан кешеләр генә сезнең кебек сайлаган һөнәренә гомере буена тугры булып кала аладыр ул. Элеккеге "Подберезье" хуҗалыгының сөрү җирләре шактый зур иде. Димәк, агрономның да эше җитәрлек булган. Хәзерге замандагы кебек куәтле техника булмаса да, туфракны вакытында эшкәртеп, орлыгын чәчкәнсез, заманына күрә уңышын да җыеп алгансыз. Рәхмәт сезгә, - диде Альберт Илгизәрович юбилярга бүләген, Рәхмәт хатын тапшырып.
    - Павел Петрович белән миңа да бергә эшләргә туры килде. Ул үз эшен җиренә җиткереп башкаручы чын агрном булды. Бүгенгедәй хәтеремдә, безнең хуҗалык­та Апас районы составында булганда да киңәшмәләр еш уза иде. Игенчелек тармагына багышланган киңәшмәләрдә райком секретаре Габделхәй Хәйруллов янына һәрвакыт Павел Петровичны чакырып китерә иде. Агрономия турында сүз чыкса, ул аңардан да киңәшләр сорый иде. Димәк, ул хезмәтен теоретик яктан да яхшы белгән, -дип искә алды Федор Александрович үткән елларны.
    Туган авылы мәктәбен 1959 елда тәмамлагач, Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономнар әзерләүче факультетына укырга кергән егет хезмәт юлын "Подберезье" колхозында башлаган. Бер-ике ел эчендә үзен чын агроном итеп танытырга өлгерә инде ул. Яшь белгечне Татарстан КПСС өлкә комитетының беренче секретаре Фикрәть Табиев имзасы куелган Мактау кәгазе белән дә бүләклиләр.Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, район башлыгының күп санлы Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләренә лаек була.
    Габделхәй Хәйруллов берничә тапкыр хуҗалык җитәкчесе булырга тәкъдим ясап карый аңа, ризалашмый, агроном - минем гомерлек һөнәрем ул, ди.
    Дөньяны мәхәббәт яшәтә, диләр бит. Гаиләдәге ярату, хөрмәт хисеннән торучы мохит кешенең күңеленә ныклап урнашып, үзе белән ияреп йөри һәм хезмәтендә уңышларга ирешүдә дә нык ярдәм итә. Һәрхәлдә, Павел һәм Валентина Нагоркиннар гаиләсендә шулай. Әлеге гаиләнең уңыш формуласы гади: хезмәт, тынычлык, бер- береңә хөрмәт. Аларның гаилә учагы студент елларында 1963 елда кабынган. Әлки районының Чуваш Борнае авылында туып-үскән Валентина Никитична да Казан авыл хуҗалыгы техникумында экономист һөнәрен үзләштерә. Агроном һәм экономист! Икесе дә авыл өчен кирәкле һөнәрләр! Валентина Никитична да үзенең хезмәт юлын "Подберезье" хуҗалыгында экономист буларак башлаган, аннан соң озак еллар хуҗалыкның баш бухгалтеры булган.
    - Минем Павел институтта укыганда ук күп белергә омтылды, сәбәпсез лекцияләр калдырмады. Үзлектән дә күп укый, агроном һөнәренә кагылышлы төрле китаплар сатып ала иде, аларны ул бүген дә саклый әле. Эшли башлагач та чәчелгән мәйданнары, тишелеп чыккан игеннәре өчен борчылып йөри иде. Балаларыбызга ул яхшы әти була алды, бергәләп аларны хезмәт сөючән итеп тәрбияләргә, югары белем бирергә тырыштык. Кызганыч, улыбыз гына арабыздан яшьли китеп барды. Кызларыбыз, онык­ларыбыз бездә еш кунак булалар, - диде Валентина Никитична.
    Надежда, Александр, Светлана - аларның мәхәббәт җимешләре.Надежда бәхет эзләп читкә китмәгән, колхозда секретарь булып эшләгән. Казан авиация институтын тәмамлаган уллары хәрби хезмәт юлын Әфганстанда узган. Әмма гомере кыскарак булып чыккан шул.Улларын мәңгелеккә югалткач таңнар атмас, кояш бүтән чыкмас кебек тоелган аларга.
    - Район башлыгының өйгә килеп, юбилей белән котлап бүләк тапшыруын, үземә карата зур ихтирам буларак кабул иттем. Район җитәкчесенең болай да мең төрле мәшәкате бар, шуңа карамастан, безгә килеп, җылы әңгәмә корырга да вакыт тапты, бик зур рәхмәт аңа. Чөнки без картларга хәзер игътибардан кала берни кирәкми, -диде Павел Петрович күңеле булып.
    Нагоркиннар бүгенге көндә дә хуҗалыкларында яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр, кош-корт асрыйлар. Алар авылның хөрмәтле кешеләре булып гомер итәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: