Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Подберезьеда хатын-кызлар арасында эчүчелек арта

    Авыл җирлекләренең еллык эшчәнлекләре буенча җыелышларының эчтәлеге бер төрлерәк булса да, барыбер үзләренә генә хас проблемалары калкып чыга. Зур Подберезьеда узган җыелышта хатын-кызларның эчкечелеге, кәеф-сафа корырга яраткан кайбер аналарның атналар буена өйләренә кайтмавы, шул сәбәпле, балигъ булмаган балаларының караучысыз калуы җан авазы булып яңгырады.

    Социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева исерек аналардан интегүче балалар турында ачынып сөйләгәндә, залдагы хатын-кызларның күбесе күз яшьләрен сөртеп утырды. Шулай булмый ни, авылларында "күке" аналар булуына бар да борчыла. Әнә бер исерек хатынның ире үзе социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать иткән: хатыным атна буе өйгә кайтмый инде, табарга булышыгыз әле. Ә бер хатынның ике кечкенә баласы узган елның июленнән бирле инде Чүпрәле районындагы "Җылы йорт" приютында. Шушы вакыт эчендә бер генә тапкыр, айныган вакытында гына, балалары янына барып кайткан ул. Ә ике улы мәктәптә укый. "Ник дәресләрен еш калдыралар?"- дигән сорауга, аналары, димәк, шулай кирәк, дип җавап биргән. Мәктәп директоры Фәнзилә Биктимерова социаль яктан куркыныч булган гаиләләрдә тәрбияләнүче укучыларның мәктәпкә килгәч кенә туйганчы ашауларын да әйтте. Ә мәктәп, бала хокукларын яклаучы комиссия, социаль яклау бүлеге бу гаиләләр белән ничә еллар инде профилактик эш алып бара, төрлечә ярдәм итә. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да моның зур социаль проблема булуына тукталды.

    - Зур Подберезьедагы эчкечелек барыбызны да борчый. Кызганыч, бу авыл җирлегендә яшь гаиләләр аз, демография аксый, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү өчен кредитларны да аз алалар, йортлар төзелми диярлек, райондагы авыл җирлекләре арасындагы рейтингта арттагылар арасында. Югыйсә монда халык өчен бар да бар: врач амбулаториясе дә, мәктәп тә, мәдәният йорты да, почта да, башкалары да,- диде ул.

    Эшлекле визит белән Казанга кайткан авылдашлары- Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекчелек буенча департаменты директоры Петр Чекмарев, җыелыш буласын ишеткәч, махсус туган авылына кайткан.

    -Хезмәтем буенча, Сахалин белән Камчаткадан кала, бөтен Россияне әйләнеп чыктым. Татарстан Россиядәге иң яхшы төбәкләрнең берсе. Әмма Зур Подберезьеда башкарасы эшләр күп әле. Мин сезгә төрлечә ярдәм итәргә әзермен, планнарыгыз белән мөрәҗәгать кенә итегез. Кызганыч, эш өчен янып йөрүче, инициативалы кешеләр генә юк авылда,- диде ул.

    Зур Подберезьеда аның ярдәме белән орлык заводы төзелә башлады, аңа 56 миллион сум акча кертелгән инде. Бу -өстәмә эш урыны да. Авыл җирлеге башлыгы Станислав Кириллов чыгышыннан күренгәнчә, монда да юллар төзү буенча эш алып барыла. Быел Зур Подберезье, Кече Подберезье, Сосновка, Пләтәни, Каргалыда урамнарны яктырту буенча дәүләт программасы буенча эш башланчак. Моның өчен 1 миллион 378 мең сум акча карала. "Бердәм Россия" партиясе көннәре кысаларында узган җыелышта авыл халкын борчыган сорауларга җаваплар бирелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: