Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Гөлнара Сафиуллина авитаминоз хакында

    - Гөлнара ханым, организмның авыруларга каршы торучанлыгы кимү елның кайсы айларына туры килә? - Гадәттә, февраль - март айларына. Март-апрель исә аның иң югары ноктасы. Җәен без җиләк-җимеш, яшелчә белән сыйланып, организмны тиешле витаминнар, фай­далы микроэлементлар белән бае­табыз. Кояш нурлары, як­ты көннәр аларны тиешле күләмдә тупларга яр­дәм итә. Әмма салкыннар...

    - Гөлнара ханым, организмның авыруларга каршы торучанлыгы кимү елның кайсы айларына туры килә?

    - Гадәттә, февраль - март айларына. Март-апрель исә аның иң югары ноктасы. Җәен без җиләк-җимеш, яшелчә белән сыйланып, организмны тиешле витаминнар, фай­далы микроэлементлар белән бае­табыз. Кояш нурлары, як­ты көннәр аларны тиешле күләмдә тупларга яр­дәм итә. Әмма салкыннар башлану бе­лән җәй дәвамында организм үз­ләш­тергән әлеге витаминнар запасы кими һәм язга та­ба инде кешедә авитаминоз билгеләре сизелә башлый. Депрессия, тырнакларның сынучанга әй­ләнүе, тән тиресе корышу, хәл бетү, көчсезләнү, тиз ярсып китү, бик еш йокы килү, баш әйләнү... Болар барысы да авитаминоз билгеләре. Хәтта тән температурасы да күтәрлергә мөмкин, грипп кебек вируслы инфекция­ләр йоктыру куркынычы да арта. Бу чорда начар тукланган, үз организмын кайгыртмаган кешеләр сәламәтлегендә катлауланулар булырга мөмкин. Шул сәбәпле кеше чиргә тиз бирешүчәнгә әверелә. Мондый вакытта дәвалануны озакка сузарга ярамый. Югыйсә авыру хроник төс алырга мөмкин.

    - Авитаминоз булдырмас, организмны һәрчак тонуста тотар өчен нишләргә кирәк соң? Аның билгеләре белән ничек көрәшергә?

    - Иң беренче чиратта, тиешенчә йоклау, җәй айларында гына түгел, ә кышкы, язгы чорда да дө­рес туклану, витаминнары җитәрлек дәрәҗәдә булган ризыкларга өстенлек бирү зарур. Өлкән бу­ын кешеләрнең һәм балаларның туклану рационына аеруча игътибарны арттыру сорала. Организмны витаминнар белән тәэмин итү бигрәк тә авыр физик хезмәт башкаручылар, йөкле һәм бала имезүче хатын-кызлар өчен мөһим. Төрле ярмалар һәм бәрәңгедән тыш, яшелчә, бозау, кош итләре, балык, чикләвек, сөт продуктлары, җи­меш­ләр һәрвакыт рационда булырга тиеш. Хәзер бит кибет, базарлар свежий яшелчәләрдән өзелми. Кайбер кешеләр үзләре дә җәй-көз айларыннан ук сәламәтлеген кайгырта башлый, мәтрүшкә, гөл­җимеш, юкә чәчәге, җиләк, карлыган яфракларын җыеп, киптереп куя. Суган, сарымсакны да өстәл тү­реннән төшер­мәс­кә кирәк.

    - Ә тагын башка төрле чаралар да бармы?

    - Саф һавада ешрак бу­лу, күбрәк җәяү йөрергә тырышу, өйдә, эш урынында бүлмәне җилләтү... Саулыгын кайгырткан ке­ше спиртлы эчемлекләр белән дә мавыкмаска тиеш.

    - Әңгәмәгез өчен рәх­мәт. Барыбыз да сәла­мәт булыйк. Сәламәт яшәү рәвешенә гадәт­лә­ник.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: