Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Рита Иванова: «Ирем армиягә киткәндә улыбыз өч көнлек кенә иде әле»

    Гомер агышларының бигрәк тиз икәнлеге турында әледән-әле сөйләшә Иске Буадан Ивановлар. Соң шулай булмый ни, Аликның, туган авылында башлангыч классны тәмамлап, Байморзага бишенче класска укырга баргач, парта аша гына утыручы Ритага күз салуы әле яңа гына кебек бит.

    Күз салды дип, ул вакытта ук яратыша башламаганнар инде, классташлар дуслыгы гына. Дәресләрен гел хәзерләп килүче, күчертүче дә, акыллы, тыныч кыз әсир итә үсмер йөрәген. Әм­ма сигезенче классны тә­мамлагач, юллары аерыла: кыз күрше Чувашия авылы мәктә­бенә урта белем алырга китә, ә егет авыл көтүчесе була, соң­рак Биектаудагы тракторчылар әзерләүче училищега укырга керә. Мәк­тәптәге дуслык олы мә­хәб­бәткә нигез салган була түгелме соң? Алик абыйның уенда гел сабакташы Рита гына. Авылга кайткач, кич чыгалар, очрашалар. "Кая ин­де ул төне буе йөрүләр, кич сәгать унбер тулдымы, әни эзләргә чыга. Хә­зер генә ул егет белән кыз качып очрашмый, өйләренә үк кереп утыралар", - ди Рита апа.

    Икесенә дә унҗиде тулгач, егет бергә булу турында сүз ката башлый. Әмма Рита бу хакта уйларга да курка. Алты балалы гаиләдә төпчеге бит, әле берсе дә тормышлы түгел. Биш апаңнан алда ничек кияүгә чыгасың ди инде ул?! Ярый ла, Алик әнисенә бер ге­нә.

    Яраткан кызы мәктәп­не тәмамлап, авыл фер­масында эшли башлагач, күңеле тынычлана тынычлануын. Әмма "шә­һәргә туганнарым чакыра", дип әйтүе йөрә­генә шом сала. Болай булса, ычкыначак бит! Баскан җир­дә ут чыгара, диюләре шул Алик кебек­ләр хакындадыр инде. 31 декабрь­дә кичке савым беткәндә генә Ритага бер савымчы аша хәбәр җиткертә: янәсе, эшеңне тиз­рәк бетерергә тырыш, кич бер дус кызның туган кө­ненә барабыз, Яңа ел­ны да шунда каршылыйбыз. Рита фермадан чыгуга, ни булганын да белми кала: җигүле атка күтәреп салалар да, җилдертәләр генә. Кызны урлыйлар. Ә Аликлар өендә бер көтү кунак, табын әзерләп, килен төшүен көткәннәр. Кайнар эздән, Байморзадан Ританың әти-әнисе килеп җитә: "Әйдә кызым, кайтабыз, атка чыгып утыр". Сүзгә булачак каенана Елизавета кушыла: "Калсын инде, бер-берсен сөяләр бит...". Бу вакыйгадан соң 46 ел узган да киткән...

    Көнләшүләр чит булды

    8 июльнең Гаилә, мәхәб­бәт, тугрылык көне икәнлегенә басым ясап, арагызда көнләшү булдымы соң, дип сорыйм Ивановлардан.

    Алик абыйның: "Көнләшә торган гадәтем булса, мин аны армиядән кайтуга аерып җибәргән булыр идем", - диюенә гаҗәпләнүемне күрептер инде, Рита апа сүзгә кушылды:

    - Соң, унсигез яше тулуга Аликның кулына повестка тоттырдылар бит. Ул вакытта мин Андрейны тапкан гына әле, өч кенә көнлек иде. Ике арада са­гыну хатлары гына йөр­де. Ә мин ике ел каенанам белән бер караватта йокладым, уртабызда - бала.

    - Киленнәрне алдан ук каенана белән куркытып куялар бит, ә сез кочагына ук кереп чумгансыз, - дим. Рита апаның күзе яшьләнде. Алик абый да яшьләрен тыя алмады.

    - Әниебезне җирләдек ке­нә шул әле, кырыгын үткәрдек, 86 яшендә безне ташлап китте. Аның кебек әни тагын бармы икән ул?! Яшьли килдем бит, эш рәте белмисең, дип ник бер сүз әйтсен. Барысына да үзе өйрәт­те. 46 ел бергә әниле-кызлы булып яшәдек. Әни өебезнең йозагы булды, беркая бармый иде. Хә­зер берәр кая җыенсак, ишек бикли башлыйбыз да, аны искә төшерәбез. Ишегебез беркайчан да йозак күрмәгән икән бит. Соңгы өч елда каты авырды. Әбекәй салкыннарда урамга чыкмасын дип, балаларыбыз җыелып өйгә су кертте, унитаз куйдылар. Кое әллә кая чокырда, тау астында, үзләре көрәк белән җирен казып, су торбалары суздылар. Бик яраттылар шул әбиләрен. Мин аларны табучы гына бит, караучысы ул булды. Балаларымның әнисе ул. Пенсиясен без­гә бирә иде, әмма алмадык. Шул акчасын миңа, Аликка, оныкларга, аларның балаларына, кияү, киленнәрнең туган көннә­ренә, бәйрәмнәргә бүләк­ләр алуга тотты. Малайлар машина алганда да өлеш чыгарды. Без бит бергә җыелсак, кырыктан артып китәбез. Ун баланың тугызы ирле, хатынлы дигәндәй. Үзебез бе­лән яшәүче Вадим өйлән­мәгән әле. Оныклар да - унбиш.

    - Ун бала?!

    - Әйе шул, биш кыз, биш улыбыз бар. Герой-ана бит мин, орден бирделәр, медаль дә. Ел саен диярлек бәби таптым, декретка чыгулар тәтемәде. Фер­мадан кайткач, өчәр гектар чөгендер эшкәртәсе дә бар иде бит әле. Баштанаяк эшкә чумган идек, кая инде ул көнлә­шеп утырулар. Эшсезлек­тән генә бер-береңнән гаеп таба башлыйсыңдыр ул. Дө­рес, тормыш көт­кәндә җил-давылы да булгандыр, әмма үткәрә белдек. Араларны әни җайлый иде.

    Гаилә бәхете - балаларда

    Бүген өченче баланы да сирәкләр генә алып кайта. Әнә Ивановларда ул - бер оя. Хатыны авырга узган саен, Алик абый шатланган гына. Үзе апа-абыйлы, энекәш-сеңле­кәшле дус-ишләренә кызыгып үскән ул. Каенана да: "Килен, җитәр инде", - димә­гән. Андрейдан соң Марина, аннан Сергей, Николай, Вадим, Влада, Ирина, Елена, тугызынчы, унынчысы - игезәк­ләр Аида белән Алексей.

    - Арада ала да, кола да була дисәләр дә, мин балаларымның берсен дә бусы яхшы, начар дип әйтә алмый. Үзем яшьтән тәмәке тартам, ә улларымның ник берсе аракы белән дус булсын, тәмәке тартсын. Кызлар турында әйткән дә юк инде. Хәзер инде күбәйдек, дүрт килен, биш киявебез бар. Аларның да кунакка кайткач, юбилей, туган көн­нәрдә: "Аракы юкмы?" - дип сораганнарын ишеткәнем юк. Шушы көнгә кадәр берсенең дә авыз ачып каршы сүз әйткәне, безгә кыенлык китергәне булмады, - ди Алик абый, горурланып.

    - Балаларыгызны бу ка­дәр тәртипле итеп ничек үстерә алдыгыз? - дигән соравыма җавабы мондый булды:

    - Әти-әни тәрбиясе белән әби тәрбиясе дә алдылар. Бу да әһәмияткә ия. Аннан соң, өйдәге атмосфера хатын-кызга бәйле. Рәхмәт Ритага, сабыр, уңган ул. Әле дә мич тутырып ипи сала. Зур гаиләнең мәшәкатьләре дә күп. Безнекеләр эшләп үсте. 1988 елда фермада аренда ысулы белән 80 баш үгез асрый башладык. Җәйгелеккә 40лап дуңгыз карадык. Малайлар мәктәптән кайтуга фермага килде, кайсы көтүә, кайсы азыгын са­ла, утарны чистарта. Ә кызлар Байморзага әниләренә сыер савышырга йөрде. Өйдәге эш тә алар җилкәсендә иде. Дус-тату, бердәм, ярдәмчел, туган җанлы булыгыз, дип үс­тердек. Максатыбызга ирештек. Барысы да эш­че һөнәрен сайлады. Авылдагылары дүрт өй салды, читтән шабашниклар ялламадылар, бергә­ләп өмә белән төзеделәр.

    - Улыбыз Николайның Чечняда хезмәт итүен дә ул армиядән кайткач кына белдек бит без. Кайгырып йөрәкләре бетмәсен дигәндер инде, - ди Рита апа.

    Авылга мәхәббәт тә тәр­бия­ли алганнар балаларында. Андрей үз авылында , Николай Мәлкигә төпләнгән. Аидалары Мәл­кидә, Марина - Кыр Буасында, Влада Байморзада кияүдә.

    - Килен-кияүләр - чит оя балалары. Ничек килешә алдыгыз?

    - Балалар өйгә кемне алып кайтып күрсәтте, шуңа риза булдык. Сергейның хатыны мөселман кызы, Гөлиябез Буа районының Кишер Аксуыннан, Еленаныкы - мари, Василий исемле. Влада Тәүфыйкка чыкты, Иринаныкы - Казан егете Илья, рус. Без аларның ба­рысын да яратабыз, алар да керәшен дип тормадылар. Милләтләргә аеру - безгә хас түгел. Иң мөһиме, кеше булсыннар. Беләсездер дә әле, киленебез Тамара Мәлкидә мәк­тәп директоры, киявебез Валерий Поляков - Хуҗа Хәсәндә управляющий, Аиданыкы - көрәшче Николай Горшков. Бармакларның кайсын тешләсәң дә авырткан кебек, бөтенесе дә якын безгә.

    Ивановларның Гаилә, мә­хәббәт, тугрылык көне уңаеннан медальгә чынлап та лаек икәнлегенә инде укучыларыбыз да төшенгәндер...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: