Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Розаларга төренгән йорт

    Иске Тәрбит урамыннан барганда, өй каршындагы бакчасы купшы роза чәчәкләренә күмелгән йорт янында тукталдым да шушы матурлыкка сокланып шактый басып тордым.

    Кыска сабаклы розалар булса, бәлки игътибар да итмәгән булыр идем, болар коймадан да биегерәк булып үскән һәм һәр ботагы кып-кызыл чәчәкләргә күмелгән. Бу йорт үзе дә әллә каян балкып тора, тәрәз саен гөл үсә, хуҗалары да уңгандыр, мөгаен. Мондый гүзәл бакча үстерүчеләр, гадәттә, тормыштан ямь һәм тәм табып яшәүче кешеләр булып чыга.

    -Романовлар яши монда, Анатолий Валерьянович белән Антонина Ивановна,- диде кибеттән кайтып баручы бер апа.-Тоня мәктәптә кырык елга якын пешекче, җыештыручы булып эшләп, ике ел элек пенсиягә чыкты, Толик шофер, мәктәп автобусын йөртә.

    Капка төбендә сөйләшкән тавышка хуҗалар үзләре дә урамга чыкты. Таныштык. "Кайбыч таңнары"ның даими укучылары да булып чыктылар, исемемне әйтәгә, фамилиямне үзләр әйтеп бирде. Әлеге танышуга төп сәбәпче розалар булгач, сүзебез дә шуннан башланды

    - Бу күпьеллык розалар безнең бакчада инде күптәннән үсә. Йортыбызны 1989 елда салдык, шуның икенче елында Канаш базарыннан алып кайтып утырткан идек. Көз көне сабакларын җиргә күмеп калдырып, тамырландырабыз, әнә шулай үзеннән-үзе үрчи. Кышка кергәндә розалар өстенә пычкы чүбе сибеп калдырабыз, бу аларны салкыннардан саклау өчен кирәк. Җәй буе, көзгә кадәр шау чәчәктә утыралар, бакчабызга сокланмаган кеше юк. Чәчәкләренең авырлыгыннан сабаклары хәтта сына. Розаларны бәйрәмнәргә сорап килүчеләр күп, барысына да бүләк итеп бирәбез,- диде Антонина Ивановна.

    Бакчачылык белән бик яратып шөгыльләнә икән Романовлар. Яшелчә, җиләк-җимешен дә мулдан үстерәләр. Авыл кешесе мал-туарсыз яши алмаган кебек, алар да ишек алды тутырып терлекләр асрыйлар, сыерлары булса да, кәҗә сөте файдалы дип, кәҗә дә тоталар, күркә, казлары бибиләрне үзләре чыгара.

    Авылның үрнәк гаиләләренең берсе дә әле алар.Утыз алты ел буена парлап канат кагалар, дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Олы кызлары Елена Львова үз авылларына кияүгә чыккан, башлангычларны укыта, Казандагы кызлары Светлана хәзер декрет ялында, педагогия университетының чит телләр бүлеген тәмамлаган, Сергей Мәскәүдә юридик белем алган, хәзер шунда эчке эшләр органнарында эшли, фельдшер һәнәрен сайлаган Анастасияләре дә Мәскәүдә.

    -Ул-кызларыбызның уңышларына сөенеп яшибез, алты оныгыбыз бар. Каенанам Анастасия Андреевна белән 30 ел бергә яшәдек, кеше арасына сүз чыгармадык, каенатам Валерьян Григорьевич та әйбәт кеше иде. Хәзер инде менә ишле гаиләдән өйдә икәү генә калдык,-диде Антонина Ивановна гаиләсе белән таныштырып.

    Иске Тәрбиттә яшәүче гап-гади гаилә дөньяны үзенчә яратуы, тырышлыгы, эчкерсезлеге белән сокландырды мине.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: