Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Сосновкага кибет тә, күпер дә кирәк

    Ике ел район газетасы журналисты булып эшләү дәверендә Кайбычның һәр почмагында, һәр авылында булырга өлгердем, дисәм, ялгышканмын. Чувашия Республикасы чигендә үк урнашкан Сосновкага бер дә аяк басканым булмаган икән.

    Бәхетемә, "Кече авыл көн­нәре" программасы кысаларында "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең өйгә барып социаль ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Светлана Нуруллина, белгеч Гөл­нур Гомәрова, педагог Алсу Биктимерова һәм социаль яклау бүлеге белгече Ландыш Камалетдинова Сосновкага җыена икән. Бик теләп аларга иярдем һәм... Америка ачтым! Тау башыннан уч төбендәгедәй кү­ренгән 18 йортлы авылга бару - океан кичеп, икенче материкка эләгү белән бер. Кече Подберезьега кадәр асфальт юлдан баргач, тузанлы басу юлына килеп чыктык. Язгы-көзге пычракта, кышкы бураннарда монда бару мөмкин түгел.

    - Җәй көне велосипедта, кыш көне атта (анысын агрофирма биреп тора), атнасына дүрт көн Зур Подберезьедан Кечесе­нә, аннары үзебезнең Сос­новкага почта ташыйм. Юл уңаенда һичшиксез кибеткә сугылам - кемгә ни кирәк, алып кайтырга тырышам, - ди хат ташучы Надежда Варенова.

    Вареновлар - авылдагы хезмәт яшендәге өч гаи­лә­нең берсе, авылның башка кешеләре - өл­кән­нәр, лаеклы ялдагылар. Гаилә башлыгы Валентин Павлович агрофирмада бригадир булып эшли, ярый әле, сарык фермасы авылга терәлеп үк урнашкан. Сыер, үгезләр асрыйлар. Бердәнбер уллары Яшел Үзәндә техникумда укый икән. Авылга кайтырга атлыгып тормый, билгеле.

    - Авылның иң яшь гаиләсе сез, алайса? - дип сорыйм.

    - Бездән яшьрәкләр бар - Иван белән Татьяна Герасимовлар, - дип, аларның кая яшәвен өйрәтеп җибәрде Надежда.

    Иван безне капка тө­бен­дә каршылады, кечкенә кызы да янында велосипедта мәш килә.

    Герасимовларның балалары икәү: Анжела 3 сыйныфны тәмамлаган, кечкенә Настя әле быел гына укырга керә. Сүз уңаеннан, Зур Подберезье ур­та мәктәбенең автобусы балаларны Ке­че Подберезьедан килеп ала, ә менә Сосновкадан анда пычракта яки кар-буранда барып җитү - үзе бер бәла.

    Сосновкадагы тынычлык үзенә җәлеп итә. Монда зур авылларга хас каударлану, тормыш куу юк, хәер, гомер көзенә җиткән өлкәннәр кая ашыксын соң? Биргәненә шөкер итеп, булмаганын көтми генә, гомер йомгакларын сүтәләр... Сосновка үзе дә, гүя, көз фасылында тукталган: яңгыр күрмәгән чирәмнәр саргаеп, бөрешеп калган... Ярый әле, үле тынлыктан ара-тирә кошлар сайравы, чикерт­кә тавышы, кигәвеннәр безелдәве коткара.

    Уйлана-уйлана, авылның бердәнбер урамы буйлап атлыйбыз. Авыл башындагы йортның капка төбендә ялгыз яшәүче Зоя апа Давыдова каршы ала.

    Кышын шәһәргә, балалары янына китә ул, шулай да, туган авылдан бөтенләй өзелә алмый, йөрәге кушмый. Социаль хезмәткәрләрнең шулай дәррәү килеп, хәл-әхвәле белән кызыксынуына әбекәйнең күңелләре тулды. Мондый кунаклар авылга си­рәк килә шул. Таныш тү­гел автомобильне сос­новкалылар шәйләде бул­са кирәк, бер-бер артлы капка төпләренә чыгып утыра башладылар.

    Тагын бер гаилә - Кузьма һәм Мария Филипповлар.

    Киевтан кунакка кайткан кызлары Галина керә-керешкә үпкәсен белдерергә ашыкты:

    - Кайткан саен әти белән әни өчен йөрәгем әрни. Еш авырыйлар, әтигә Чувашиядә бик җитди операция ясаганнар иде. Шуннан бирле район сырхауханәсенә бара алмый - ерак, транспорт та юк. Сырхауханәдә исәптә тормагач, табиблар да килми, фельдшерны да телефоннан шалтыратып кына чакырырга мөмкин. Киевка гына алып китәр идем дә, ата-бабалар авылын ташларга теләмиләр бит... - ди Галина.

    Әмма Филлиповларны борчыган тагын да җитдирәк мәсьәлә бар әле.

    - Авылдашыбызны соңгы юлга озаттык, элеккедән килгән гадәт буенча, күр­ше Кичкееводан арырак урнашкан Гришино зиратына җирләргә алып китә­без. Сосновкадан өч чакрым ераклыкта ул. Елга аша күпер булмагач, мәр­хүмне кулларга күтәреп, су аша чыгарырга туры килде. Кышка кадәр чарасын күрәсе иде. Авылда су үткәрелгән, тик колонкалар кыш көне катар, дип куркабыз, аннары суны ерактагы чыганактан барып аласы бу­ла, - диләр алар.

    Николай белән Валентина Афониннар да ялгыз яши, балалары шәһәргә китеп урнашып беткән.

    Тормыштан зарланмыйлар, хәтта киресенчә:

    - Безгә артыгы кирәкми: пенсияне ай саен китерәләр, инвалидлык буенча да алабыз. Безгә ул акчаны коммуналь хез­мәт­ләр өчен түләүдән башка куяр урын да юк, авылда кибет юк бит. Якын-тирә авылларга баручыларга әйтеп җибәреп, ипи-тоз, азык-төлек алдыртабыз кайчак. Күр­ше республиканың Кичкеево авылы, әнә, кул сузымында, елга аша чыксаң, чакрымнан бераз гына артык. Дөресен әйткәндә, тундрадагы сыман яшибез инде, район үзәгенә барып кайту өчен машина яллау 800 сумга төшә, - дип сөйләде безгә Николай Иванович.

    - Без күбрәк өйдә утырабыз, менә яшьләргә, фельд­шер, хат ташучыга авырга туры килә. Кайбычка барып, йорт-җир документлары ясату да, ай-һай, кыйммәткә төшә... Фельдшерыбыз, шөкер, ташламый, шалтыратуга ук, килеп тә җитә, - дип рәхмәт укып алды Валентина Алексеевна.

    Кулымдагы кәрәзле телефонымны күреп, Николай ага кисәтергә ашыкты:

    - Сез монда телефоннан күп сөйләшмәгез, бездә, сеңлем, роуминг - элем­тә­не Чувашия аша алабыз, - диде ул. "Заманадан калышмыйлар хәзерге әби-бабайлар", - дип уйлап куйдым эчтән генә. Бу хакта анда-санда кү­ренгән спутник тәлинкәләре дә сөйли. Ә Афониннарның бакчасында лилия чәчәкләренең ниндие генә юк! Шуларга карап, озак сокланып тордык. Безне озатканда, Николай Иванович әйтеп куйды:

    - Кечкенә авыллар белән дә кызыксына башладылар, диген ә... Болар гел зарлана, дип уйламагыз тагын, без бары тик яхшыга гына өметләнәбез. Тора-бара хәл ителер. Сәламәтлек кенә булсын иде әле, безгә шуннан башкасы кирәкми дә...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: