«Йомыркалары алтынмы әллә?» дип аптырый Кайбыч халкы

Татарстан телевидениесеннән шимбә көнне кич белән булган тапшыруда Казанда йомырканың бер дистәсе 60 сумнан сатылуын ишетеп бер гаҗәпләнсәм, әле кичә генә, Татарстанстат мәгълүматларына күз салып, икенче гаҗәпләндем.
Узган атнада йомырканың бәясе 12 процентка арткан булса, хәзер 19 процентка кадәр күтәрелгән һәм 80 сумга җиткән. Тавыкларыбыз алтын йомырка сала башлаганмы әллә? Әлегә кадәр дистәсе кырык сумнан гына сатылган йомырка бәясе күтәрелүне безнең район кешеләре ничек кабул итте икән?
Гөлфия Нәҗиева, Мөрәле: Минем йомырка сатып алганым да, сатканым да юк. Шуңа күрә аның ничә сумга сатылганын белмим дә. Унбишләп тавыгыбыз бар, йомырканы салып кына торалар, үзебезгә дә, Казанда яшәүче кызларыбызга күчтәнәчкә җибәрергә дә җитә. Үзеңдә булмаса, сатып аласың, кирәк булгач, кая барасың? Карабодайның килограммы йөз сумга җиткәч, бер дә алмыйча тормадык бит әле.
Гүзәл Шаһивәлиева, Олы Кайбыч: Минемчә, йомырка бәясе ул кадәр күтәрелергә тиеш түгел. Ул бит көндәлек ихтыяҗдагы азык-төлек товарлары рәтенә керә. Аны кибеттән дә, шәхси хуҗалыктан да сатып алам. Ярый, без аны ул бәягә сатып та алырбыз, әмма аз керемле, күп балалы гаиләләр дә бар бит. Ризык әзерли башласаң, аннан башка булмый. Камыр куйсаң да, салатлар ясасаң да, йомырка кирәк.
Зоя Зарипова, Байморза: Йомырка кыйммәтләнү иген бәясе артуга бәйледер, дип уйлыйм. Тавык кына дисәң дә, ашатырга күп кирәк бит аларны. Быел терлекләргә, кош-кортка сигез мең сумга бер тонна ашлык сатып алдык. Гел йомырка гына ашап утырмыйсың бит, сораучыларга дистәсен 45 сумнан саттым. Хәзер кайберәүләр сыер түгел, тавык та асрамый. Югыйсә, файдасы да бар. Әнә, сөтнең литрын хәзер хөкүмәткә 15 сум 60 тиеннән җыялар, 15 көн саен акчасын бирәләр. Бер сыердан аена 7-8 мең сум акча кереп бара. Икенче сыерыбыз да бозаулады, хәзер аның сөтен дә тапшыра башлыйбыз. Йомырка кыш көне сигез сумга сатылса да, җәйгә бәясе төшәр, дип уйлыйм. Шәһәр кешесе йомырка бәясенә шакката, ә авыл тормышының мәшәкатьле булуы турында уйламый. Авылда җитештерелгән товарның бәясе болай да юк бит инде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
9 август 2022 - 15:38Кайбычның урак алдынгылары Район басуларында уңыш язмышы хәл ителә. Комбайнчылар арасында аеруча югары күрсәткечләргә ирешеп эшләүчеләр бар. Урак батырларының исемнәрен сезгә дә тәкъдим итәбез. Күрсәткечләр 9 августка.4200
-
9 август 2022 - 14:58Кайбычлылар «Мин күкне сайлыйм!» дип исемләнгән авиация бәйрәмендә катнашты «Казан» гаилә үзәге янында «Мин күкне сайлыйм!» дип исемләнгән бәйрәм узды. Ул авиацияне популярлаштыру, яшьләрне әлеге тармакка җәлеп итү максатыннан ел саен үткәрелә. Быелгысы «Туполев» конструкторлык бюросына нигез салынуга 100 ел тулуга һәм Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның 90 еллыгына багышланды.4600
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.9100
-
5 август 2022 - 14:35Соравылда яңа күпер сафка басты Авылларны төзекләндерүдә һәм социаль яктан мөһим булган башка мәсьәләләрне хәл итүдә хөкүмәттән бирелә торган ярдәм – грантларның файдасы зур. Иске Тәрбит авыл җирлеге дә, конкурста катнашып, быел 1,5 миллион сум грант откан. Шул акчага Соравылда җәяүлеләр өчен яңа күпер эшләп куйганнар. Аны карарга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да барды.28400
-
4 август 2022 - 08:46Электр линияләренең сак зонасында таләпләрне үтәмәү нәрсәгә китерә? “Челтәрле компания” ААҖ электр тапшыру линияләренең сак зонасында төзелеш алып бару очракларын еш ачыклый. Әмма милекчеләр үзләренең гаебен танымый һәм әлеге очракны бетерергә ашыкмый.22800
-
1 август 2022 - 10:33«СалаваTik»лар гөмбәләр турында җырлый Бүген интернет киңлекләренә «Гөмбәләр биюе» җырының видео-клибы чыкты.20900
-
30 июль 2022 - 13:52«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео урнаштырылды Яңа подкаст «Шулай язган» стресс турында.12000
-
29 июль 2022 - 10:32Кече Кайбычта Төркиядә яшәүче райондашыбыз белән очрашу узды Чит илдәге тормыш, анда яшәүче милләттәшләребез язмышы кайсыбызда гына кызыксыну уятмый икән? Үзәк китапханә хезмәткәрләре дә, китап укучыларны Төркиядәге гореф-гадәтләр, йола, бәйрәмнәр белән таныштыру максатында, шушы кояшлы илдә яшәүче якташыбыз Кадрия Әхтәриева-Сойтекин белән очрашу үткәрде.44300
-
27 июль 2022 - 09:01Кайбыч районында яңа суд рәисе билгеләнде Татарстан Республикасының Югары Суды рәисе Илгиз Гыйләҗев Кайбыч районы суды коллективына яңа суд рәисен – Эльвира Нигъмәтҗанованы тәкъдим итте.22800
-
26 июль 2022 - 15:00Ак Барс Банк ТР Дәүләт хезмәтләре картасы буенча 10% күләмендә кешбэк күчерәчәк Ак Барс Банк яңа клиентлар өчен зур күләмле акцияне дәвам иттерә – барлык сатып алуларга 10% кешбэк.23000
-
20 июль 2022 - 12:25«Салават күпере» һәм «Сабантуй» редакцияләре «СалаваTik» проектына кастингка чакыра Җырлы-биюле «СалаваTik» проектына кастингка гаризалар килү вакыты 2022 елның 1 августына кадәр озайтылды.21400
-
20 июль 2022 - 08:38Комбайннарның әзерлегенә бәя бирелде Басуларда игеннәр матур гына күтәрелеп килә. Язның соңга калуы чәчүне шактый тоткарласа да, игенчеләребез бурычларын намус белән үтәп чыкты.9200
-
14 июль 2022 - 16:42Гөлнара Светликова: Чигү күңелне тынычландыра «Осталар һәм остазлар»ның яңа чыгарылышы чигү хакында.25600
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
4 август 2022 - 15:27Район башлыгы Ульянководагы ашлык киптерү комплексы төзелеше һәм эретмә узелы эшчәнлеге белән таныштыТиздән Ульянковода “Август-Кайбыч» җәмгыятенең беренче ашлык киптерү комплексы кулланылышка тапшырылачак.20200
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.9100
-
9 август 2022 - 14:58Кайбычлылар «Мин күкне сайлыйм!» дип исемләнгән авиация бәйрәмендә катнашты «Казан» гаилә үзәге янында «Мин күкне сайлыйм!» дип исемләнгән бәйрәм узды. Ул авиацияне популярлаштыру, яшьләрне әлеге тармакка җәлеп итү максатыннан ел саен үткәрелә. Быелгысы «Туполев» конструкторлык бюросына нигез салынуга 100 ел тулуга һәм Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның 90 еллыгына багышланды.4600
-
9 август 2022 - 15:38Кайбычның урак алдынгылары Район басуларында уңыш язмышы хәл ителә. Комбайнчылар арасында аеруча югары күрсәткечләргә ирешеп эшләүчеләр бар. Урак батырларының исемнәрен сезгә дә тәкъдим итәбез. Күрсәткечләр 9 августка.4200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика