Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Йөрәк ярасы

    Гөлгенәнең чем-кара керфекләре тәрәзә аша урамга озак карап торудан тәмам талдылар. "Озакламам, дәваланып кына кайтам да, сине килеп алырмын, кызым, мин чирләп киттем бит әле, балам", дип озатып калган әнисе бүген тагын күренмәде. Балигъ булмаган балаларны вакытлыча сыендыручы иркен, якты приют стеналары Гөлгенәгә шыксыз кебек тоелды.

    Ирексездән, бала күңелендә хатирәләр уянды.

    Әтисе белән әнисе назында бердәнбер иркә бала булып үсеп килә иде Гөл­генә. Менә аны әтисе җи­тәкләп балалар бакчасыннан алып кайта, алар икәүләп кибеткә керәләр, кызга әтисе төрле тәм-томнар алып бирә , өйдә аларны тәмле ашлар пешереп көтеп торган әнисенә дә күчтәнәчләре бар. Нәни кызчык, үсә тө­шеп, мәктәпкә укырга керде. Сания белән Гамир бу шатлыклы вакыйгага алдан яхшылап әзерләнде: бердәнбер кызларына кием-салымны, уку әсбапларын өр-яңаны ал­дылар. 1 сентябрь көнне Гөлгенә матур киемнәрен киде, әнисе кызның чәченә ап-ак бантик такты. Ата бе­лән ана, күбәләккә охшаган кызларын икесе ике яктан җитәкләп, беренче сыйныфка укырга озатты. "Үзем күтәрәм, авыр түгел ул, әтием, җип-җиңел ул, әнием!", дип, уку әсбаплары тутырылган сумкасын беркемгә дә бирмичә, үзе күтәреп барганын бүгенгедәй хәтерли Гөлгенә. Кыз шулай тырышып укый башлады. Әтисе дә, әнисе дә аңа дәрес әзерләшергә булыштылар.

    "Барысы да шундый матур иде бит , кайчан гына башланды соң әле үзгә­решләр", дип уйлый-уйлый, Гөлгенә тормыш миз­гелләрен барлый башлады. Кинәт кенә авырып әтисе вафат булгач башланды бугай күңелсез вакыйгалар. Көтелмәгән бу хәсрәтне кызның әнисе хәмер эчеп онытырга теләде. Баштарак бераз гына эчкәләсә, соңрак ча­ма хисен югалта башлады. Мәктәпкә өс-башы ялт итеп йөргән Гөлгенәнең киемнәре керләнде, кызның "бишле" билгеләре белән генә балкып торган көндәлеген "икелеләр" ямьсезли башлады. Кыскасы, кызына карата битарафлык күрсәтте Сания. Сыйныф җитәкчесенең ана белән сөйләшү­ләре, аны төзәлергә үгетләве дә уңай нәтиҗә бирмәде. Ана кеше өйгә үзе кебек аракы колына әверелгән дус-ишләрен җыя башлады. Салкын, әшәке өйдә закускадан калган калдык-постыкларны гына капкалап йоклаган көн­нәре ешая барды нә­ни Гөлгенәнең. Кайчандыр горурланып туймаган әни­се өчен бик оялды кыз; чын күңеленнән аның туры юлга басуын теләде. Нинди булса да, әнисе аның өчен дөньяда бер­дәнбер якын кеше бит!

    Ләкин балалар мондый шартларда яшәргә, аларның хокуклары кысылырга тиеш түгел. Район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышы карары нигезендә, Гөлгенә вакытлыча приютка озатылды, Саниягә исә шул вакыт эчендә эчүчелектән дәваланырга тәкъдим ителде. Ай-һай авыр булды ла соң Гөлгенәгә газиз әнисеннән аерылып, бер күрмәгән җиргә китүе. Баланың нәни йөрәге, йомшак күңеле өчен бу тәүге авыр сынау иде. Кыз бик еш күңел төшенкелегенә бирелде, төннәрен юрган астында яшеренеп кенә күз яшьләрен түкте. Өченче ай китте инде, "Тиздән килеп алам"дигән ана кеше һаман күрен­мәде. "Әнием, бәгърем, син кая, әнием минем, кадерлем, ник һаман мине алырга килмисең?" Өзелеп сагындым мин сине, күзләреңә карап, миңа булган җылыңны тоясым, элеккеге кебек куеныңда эреп, таңнарда синең кочагыңда йокыдан уянасым килә, аңлыйсыңмы шуны, әнием?!" дип, бала күңеленнән анасы белән сөйләште. Ярый әле кыен вакытларда балаларны сыендырырга приютлар бар, нарасыйларга биредә кайнар ризык, җи­ләк-җимешләр ашаталар, алар һәрдаим медицина хезмәткәрләре күзәтү­ендә яшиләр. Ләкин якты, иркен, җылы приют, биредәге ягымлы, түземле һәм һәр балага игътибарлы приют хезмәткәрләре - берни дә ананың балага биргән назын алыштыра, нарасыйларның әти-әнидән аерылу газабы, сагынулы күз яшьләре салган йөрәк ярасын дә­валый алмый. Хәмергә үрелер алдыннан һәр ата-ана шул хакта ныклап уйласын, бәхетле булыр өчен бу якты дөньяга тудырган гөнаһсыз җаннарны мондый кичереш­ләргә дучар итмәсен, тө­зәл­мәс­лек йөрәк ярасы ясамасын иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: