Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Югалту һәм табышлар

    Сабантуйдан алган мизгелләр күңелдә матур хатирә булып әле дә саклана. Шулай булмый ни, бу көнне бер-берең белән хәл-әхвәл алышасың, күптән күрешмәгән туган-тумачаң белән кочаклашып күрешәсең. Менә шундый кочаклашуларның берсендә бик гаҗәп хәл булды быел.

    Борындык Сабан туенда аерылышканда апам Рәйсә:

    - Менә Әлисә алтын алка тапты, белдерү биреп карарсың, хуҗасы табылмаса, эретеп, үзеңә берәр пар алка ясатырсың, - ди.

    Моның энҗе-мәрҗәннәр белән бизәлгән бик кыйммәтле алка икәне күзгә ташланды. Сумкама салдым һәм... оныттым.

    Барыбыз да бик арып кайтып, капкаларны бик­ләп үк ял итәргә яттык. Бераздан әни:

    - Рушания, безгә кемнеңдер керәсе килә, ахры, койма тирәсендә йөри,- ди. Үзебезнең Фирая (туганнан туганыбыз) икән. Алар Бөгелмәдә яши. Кайткач беррәттән дәү апаны күреп китим, дип килгән. Керде, сөйләшеп утырабыз. Бервакыт кү­зем колагына төште: бер алкасы бар, берсе юк. Алкасы минем сумкадагы алкага охшаган кебек. Сумкамдагы алканы күз алдына китереп:

    - Алка синекеме? - дим.

    Ул да сорауга артык игътибар итми генә, җавап бирде:

    - Әйе.

    - Бер алкаң кайда? - дим.

    Фирая, сул колагын капшап карады да:

    - Кара, Чулпаннарда (сең­лесе) күлмәк алыштырганда төшеп калгандыр инде, кайткач карармын, - ди.

    Артымдагы сумкадан алканы алып суздым.

    - Бу сиңа ничек килеп керде? - ди Фирая, гаҗәпләнеп.

    Сөйләп күрсәттем. Аннан ул Рәйсә апасы белән кочаклашып күрешкәндә кофтасының апам киеменә эләгеп китүен, шулчак колагының чак кына авыртып та китүен искә төшерде. Кофтага эләгеп, алка да төшеп киткән булган. Игътибар гына итмә­гәннәр ул чакта.

    Алка хуҗасының табылуна барыбыз да бик шатландык. Әлисә бигрәк тә, чөнки аңа «бүләкләү» булды.

    Чынлап та, бик кыйммәтле, кадерле алка булып чыкты ул. Әгәр Фирая ул көнне безгә килмәсә, әни белән сөйләшкәндә, колагында алка юклыгын күр­мәсәм, кадерле әйберен югалтучы табылмас та иде, хуҗасына килеп кер­мәс тә иде.

    Менә, дуслар, насыйп мал ничек бәреп керә, ә? Югалт­канын да белмичә табылуын кара син! Могҗиза!

    2003 елның 31 декабрендә үзем белән дә шундый ук хәл булган иде. Сатучы Гөлия Мотыйгуллинадан Яңа ел табынына тәм-томнар җыйдым да, өйгә кайтып киттем. Берәр сәгатьтән соң:

    - Шәмпан шәрабы ал да, акчаңны алырга кил, - дип хәбәр итәләр.

    - Нинди акча?

    - Пакет белән кем акчасы соң? Сумкаңны кара әле, - диләр тагын.

    Астын-өскә әйләндерсәм дә, сумкамда 12 мең (!) акча салган кечкенә пакетым юк!

    - Эчендә 12 меңме? - дим куркуымнан.

    Алар санап та тормаган булган. Бергәләшеп санадык.

    Әйберләр алгач җитмәгән сумманы NS дан алып түләгәнмен һәм, бәйрәм итү шатлыгын күз алдында тотыптыр инде, чыгып йөгергәнмен. Алланың рәхмәте яусын, Гөлиянең сеңлесе Роза кереп ашамлыклар өстендә яткан акчалы пакетны күр­гән һәм, иң соңгы сатып алучыны исәпләп , мине эзләп тапканнар. Бик тырышып, суыткыч алырга җыйган акчабыз иде ул.

    Әле беркөнне генә эш телефоным шалтырый.

    - Син нишләп сотовыеңны алмыйсың? - ди Чулпан.

    - Миңа шалтыраткан кеше юк бит,- дим.

    - Ал әле телефоныңны, кара, ничә тапкыр шалтыраттым, - ди бу. Эзли башладым - юк.

    - Мин аның кайда икәнлеген дә белмим, - дим.

    - Белмәсәң, «Бульвар» кибетеннән чыгып ал, - ди Чулпан миңа.

    Тагын шулай, товарлар алганда тартмалар янына куеп калдырганмын, Фә­ридә Куликова табып алган. Рәхмәт яусын!

    Менә шулай, дуслар, яхшылык җирдә ятмый ул!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: