Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Зәкия апаның тутый кош юраган язмышы

    Гадәттә безгә урамда очраган әрсез чегәнәр язмыш юраса, Зәкия апаның 90 яшьне дә узып китәсен тутый кош юраган.

    Горький шәһәренә икмәк заводына эшкә урнашырга килгән 21 яшьлек кыз, иптәшләре белән базарга баргач, озын чиратта басып торучыларны күреп ала. Анда бер абзыйның иңенә кунган тутый кош савыттагы кәгазьне томшыгы белән тартып ала да, язмышын юратучыга бирә. Зәкия моны шактый вакыт кызыгып күзәтә дә, үзе дә чиратка баса. Ә инде кәгазьдә язылганны укыгач, кычкырып көлә: "Менә ичмасам, нинди карт әби булачакмын икән бит". Яшьлеге бөреләнеп кенә килгән кызга үзен 90 яшьлек әби итеп күз алдына китерү кызык булгандыр шул. 1944 елда булган бу хәл.

    Тутый кош чынлап та хаклы булып чыккан бит: Олы Кайбычта яшәүче Зәкия Бәдретдиновага 8 октябрьдә 90 яшь тулды. Озын гомерле әбигә, тыл хезмәтчәне буларак, Россия Президенты Владимир Путин да Кремельдән котлау хаты җибәргән. Бөек Ватан сугышы ветераны Әгъзам абыйның тол калган хатыны да әле ул. Саран­ский янындагы авылда туып-үсеп, сугышның нәкъ кайнаган чагында Горький шәһәренә килгәч очрата чая мишәр кызы Олы Кайбыч егете Әгъ­замны.Сугыш беткән­нән соң да өч ел армиядә хезмәт иткән солдат та шушы шәһәргә эшкә килгән була. Ока елгасы буендагы тәүге очрашу ике яшь йөрәктә мәхәббәт уты кабыза. 1951 елда өйләнешергә уйлыйлар, бу хакта ике якка да хәбәр бирәләр, туйга чакыралар. Зәкиянең әнисе килә, кайбычлылар килә алмагач, туй күчтә­нәч­ләре салып, посылка җи­бәрәләр. Яшьләр ЗАГСта язылыша, заманына күрә туй табыны да коралар. Искәндәр белән Наҗия­ләре Горькийда якты дөньяга аваз сала, алты елдан соң Олы Кайбычка бөтенләйгә кайтып төп­ләнәләр. Монда өченче балалары Дания туа. Матур яшиләр, балаларын да тәрбияле итеп үстерәләр. Авырлыкларны да бергәләп җиңәләр. Үз гаиләсен корып матур гына яшәп яткан җиреннән юл фаҗигасенә очраган Искәндәрләрен югалту хәсрәтен дә күтәрә ата белән ана йөрәге. Зәкия апа сырхауханәнең туберкулез авырулар бүлегендә санитарка була, ә Әгъзам абый подстанциядә эшли.

    90 яшьлек Зәкия апа сөйләгәннәрне тыңлап, мин аның иренә назлы хатын булганына инандым. Яратышып яшәгән­ алар, Ока елгасы буенда кабынган мәхәббәт пар канатлары каерылганчы дәвам иткән. Шулай булмаса, ул чакта модада булган кримплен күлмәк сатып алу сылтавы белән туганнарына Мәскәүгә кадәр чыгып китәрләр идеме икән?

    - Миңа 65 сумга күлмәк алдык. Ул заманда зур акча инде бу. Әгъзамга да үзенә килешеп торган ике костюм алдырттым. Ә аның аласы килми, кызларга бүләккә акча калмый, ди. Кичке якта үзе генә чыгып китте кибеткә. Лимон яратканымны белә бит, каян тапкандыр, ике кило лимон күтәреп кайтып керде, - ди әби, иренең киң күңелле булуы турында сөйләп.

    - Арада көнләшү булмадымы соң?

    - Юк, кая ул?! Мәҗ­лесләрдә җырладым да, биедем дә, ирем сүз әйтмәде.

    - Балалар тәрбияләгәндә кайсыгыз корырак булды?

    - Мин. Эшне җиренә җиткереп башкарырга өй­рәтеп үстердем аларны. Җирдә карандаш ятканын күрсәгез дә, алмагыз, чит кеше әйберенә кызыкмагыз,- дип тәрбияләдем.

    1996 елда каты авырудан мәңгелеккә ташлап китә аны Әгъзамы. Сугыш ветеранының тол калган хатыны буларак фатир да ала Зәкия апа. Яшьлегендә матур киенергә яраткан әниләрен кызлары бүген дә матур күлмәк яулыклар, җылы кофталар белән сөендерә. Безгә дә шатлана-шатлана күрсәтте ул аларны. "Кызларым бүләкләрен кешегә күрсәтеп мактанырга яратам",- дип көлә әби. 90 яшьлек Зәкия апаның җор телле, җитез, хәтере яхшы булуына сокланып кайттык. Юбилеена камыр ризыкларын да үзе пешергән әле ул. Район башлыгы, сырхауханә коллективы исеменнән бүләк тапшырырга килүчеләрне дә тормышындагы кызыклы хәлләр турында сөйләп көлдерде ул.

    - Озын гомерләр бирде, Ходай. Бу якты дөньяларны ташлап китәргә ашыкмыйм әле. Озак яшәүнең сереме? Эчкерсез мин, уен-көлкене яратам. Сирәк, әмма барысын да ашыйм, ризык талымлап тормыйм. Яхшы чыга торган чәйгә күп итеп җимеш, лимон салып эчәм, конфетның да кыйммәтлесен генә алдыртам, балны көн-төн ашыйм, дисәм, һич ялган булмас.

    Район судында эшләүче оныгы Алия белән яшәүче Зәкия апа әнә шундый көр күңеллеге белән әсир итте безне.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: